Тукай абый әкиятләре
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Фаттахов

Данис

Ильсурович
Воспитанник доу МБОУ «Мамаширская средняя школа” (дошкольная группа) Кукморского района Республики Татарстан Габдулхакова Ляля Минтимеровна Стих к празднику

Тукай абый әкиятләре

Тукай абый әкиятләрен

Яратып укыйм үзем.

Нәкъ аның әкиятләре

Турында бүген сүзем.

Су анасын, Шүрәлене

Әни бик күп укыды.

Карак малай булма, дип

Күп тапкырлар тукыды.

“Кәҗә белән сарык” әкиятен

Әти укыды миңа.

Утыр, диде,бер кызык

Әкият укыйм сиңа.

Кәҗә,сарык чыгып киткәч,

Ач килеш көн күрергә,

Алга таба ни буласын

Теләдем бик белергә.

Бүре башын тапкач алар,

Мин бик куркып калдым.

Куркуга түзә алмыйча,

Хәтта елап та алдым.

Ләкин алар бирешмәде

Унике бүрегә дә.

Миңа насыйп булыр әле

Аларны күрергә дә .

Мин зур үскәч, аларны

Барып эзләп табармын.

Аннары соң алып кайтып,

Абзарыма ябармын.

Кәҗә белән сарыкка мин

Бирермен печән, салам.

Шуның белән, дускайларым,

Шигырем минем тәмам.

У вас нет прав для создания комментариев.