«Тукай абый»
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Газимзянова

Камилла

Маратовна
доу МБДОУ №5 г.Лениногорска Низамова Танзиля Халиковна Литературное творчество - стих

Тукай абый.

Кояш җылы нурлар сибә,

Карлар эри, җир кибә.

Кошлар кайта җылы яктан

Сагынып көткән яз килә.

Шундый матур язгы айда

Тукай абый туган.

Аның туган көнен ел да

Үткәрәбез зурдан.

Матур шигырь, әкиятләрен

Яратып без тыңлыйбыз.

“Туган тел”ен барыбыз да

Көйгә салып җырлыйбыз.

Шигырьләре бик мәгънәле

Безә тәрбия бирә.

Аны укыган бала

Күп белемнәргә ия.

Без Тукайны һич онытмыйк

Күңелләрдә саклыйк.

Аның белән горурланып

Ышанычын аклыйк.

У вас нет прав для создания комментариев.