Бөек Тукай.
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Гарипова

Раниля

Рамилевна
2 класс Атнинский район МБОУ “Большеменгерская ООШ ” Хуснутдинова Гулия Камилевна Литературное творчество – стих

Гарипова Ранилә, 2 класс

Олы Мәңгәр төп гомүм белем бирү мәктәбе

Бөек Тукай.

Тукай- олуг,Тукай -бөек Зат ул

Татарларның бөек йөрәге.

Нинди генә хәлдә булса да ул

Мин татар дип тибә йөрәге.

Шигырьләре яңгырый һәрбер җирдә

Җырлары да төрле төбәктә.

Чын тормышчан,сихри шигырьләре

Урын алды безнең йөрәктә.

Татар булып горур басып торган

Беркайчан да башын имәгән.

Татар халкын бик ихтирам итеп

Аллаһыга аны тиңләгән.

Туган телне- Тукай теле дибез,

Татар теле үлмәс беркайчан.

Халкы аның сабыр,тыйнак, төгәл

Кайчакларда була ул уйчан.

Әтнә-Арча ягы Тукай өчен

Гомер бүләк иткән бер төбәк.

Шундый көчле шәхес ,якташ булу

Безнең өчен ул зур,нык терәк.

Тик гомере генә кыска була

Авыртуга каршы торалмый.

Йөрәгендә кала күп шигыре

Дәфтәр битләренә күчә алмый.

Караңгы төн,күктә күп йолдызлар,

Аның берсе Тукай йолдызы.

Тукай булган Мәңгәр авылының

Шигырь язды сезгә бер кызы.

У вас нет прав для создания комментариев.