Тукай абыйга
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Сибгатуллин

Булат

Маратович
4 б Столбищенская СОШ Лаишевского района РТ Хисамова Ландыш Мансуровна Литературное творчество

Тукай абыйга

Карлар эри, тамчы тама,

Урамда сулар ага.

Җирләр кибә,кошлар кайта,

Бу айда бәйрәм була.

Тукай абый –яхшы шагыйрь,

Без бит аны беләбез.

Шүрәлесен укыганда

Эчләр катып көләбез.

Әкиятләр-поэмалар

Язарга ул бик оста.

Ни кызганыч, аз яшәгән,

Гомере булган кыска.

Бик аз гына яшәсә дә,

Күпме мирас калдырган.

Халык аны хөрмәт итеп,

Музей, һәйкәл салдырган.

Онытмыйбыз,Һәр яз саен

Билгелибез бәйрәмең.

Мин үзем дә, Һәйкәлеңә

Куям чәчәк бәйләмен!

Сибгатуллин Булат Марат улы

4б класс Столбище урта мәктәбе

Җитәкчесе –Хисамова Ландыш Мансур кызы

У вас нет прав для создания комментариев.