Тукай абый белән сөйләшү.
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 
Нуриева

Зифа

Ильшатовна
3 класс МБОУ СОШ с. Калтаево Кушнаренковского района Республики Башкортостан Сафина Гузель Аухатовна Литературное творчество

Тукай абый белән сөйләшү.

Минем дә бар Актырнагым

Бик яраткан маэмаем.

Аның белән уйнаганда

Һәрчак истә Акбаең.

Акбайга биргән киңәшең

“Эшкә, - дип, - яшьли өйрән”.

Оныкларың күңеленә

Кереп калды бик тирән.

“Эш беткәч уйнарга ярый”,

Бу да бит синең сүзең.

Әйтерсең лә арабызда

Йөрисең Тукай үзең.

Бакчаларда йөргән чакта

Кулга куна күбәләк.

Нәкъ синеңчә эндәшәм мин

“Сөйләшик, - дип, - бергәләп”.

Сарыкларны каршылыйм мин

Ә Тукай абый истә.

Ничек булмасын истә?

Кәҗә сарык әкиятен

Бишектә тыңлап үс тә!?

Кая бакма синең иҗат

Син безнең арабызда.

Әкият, шигырьләрне

Ярата барыбыз да.

Җырлыйбыз синең җырыңны

“Әткәм – әнкәм теле”, - дип.

Яратабыз сине, Тукай абый,

Хөрмәтлибез баш иеп.

У вас нет прав для создания комментариев.