Безнең чишмә
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 11 Февраль 2019
-
Просмотров: 294
Шакирова Алина Айратовна |
3 класс | Филиал МБОУ «Новокинерская СОШ»-«Кзыл-Ярская НОШ» Арского района РТ | Юсупова Гульфина Василевна | Литературное творчество |
Безнең чишмә
Кызылъярның су буенда
Бик матур чишмә булган.
Бөтен җиргә дә танылган,
Ахун исеме алган.
Чишмәкәйгә таба илтә
Ямь-яшел хәтфә сукмак.
Бөдрә таллар чолгап алган,
Бу чишмәне матурлап.
Аның өен ак калайдан
Ясаганнар абыйлар.
Түбәсендә балкып тора,
Сап-сары ае да бар.
Улагында кер чайкаган
Авылның яшь кызлары.
Өмә ясап каз юганнар
Кызылъяр апалары.
Челтер-челтер итеп ага
Инешкә таба юлы.
Җанга рәхәт,тәнгә сихәт
Бирә бит аның суы.
Җырлап аккан чишмәбезгә
Көндә суга төшәбез.
Алып кайтып йомшак суын,
Чәйләр куеп эчәбез.