Нәни Апуш, бөек Габдулла
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Хусаинова

Ильгиза

Ильдусовна
7 класс Кайбицкий р-он МБОУ “ Старочечкабская ООШ” Гайнутдинова Алсу Газизовна эссе

Эссе

Нәни Апуш, бөек Габдулла

Нәни Апуш...Габдулла...Габдулла Тукай...Ул бары тик 27 ел гына яшәде һәм иҗат итте. 26 апрель – татар халкының бөек улы Тукайның туган көне.Белгәнебезчә, тормыш Габдуллага бик тә рәхимсез була.Тукайның язмышын тулысынча диярлек силкәлтәле юллар урап алган.Бу олуг шәхеснең биографиясе тулысы белән аның шигырьләрендә.Үзенең бер шигырендә ул болай дип яза: “Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем”.

Какканны вә сукканны күтәрдем дип әйтүе белән Тукай тулысынча хаклы иде. Малай вакытында гына Габдулла 6-7 гаилә “баласы” була.

Авылында туып, йорттан-йортка ана җылысын эзләп йөргән, мәдрәсәдә белем алган бу егет шул елларда нәрсәгә ирешә соң?Ул илдә бара торган сәяси вакыйгаларга шигырьләре белән аваз биреп бара.

Аның иҗаты 8 ел гына дәвам итсә дә, - ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык.Әйе, Тукайны халык устерде, халык яратты! Ул чын мәгънәсендә халык шагыйре!

1913 елның 15 апрелендә татар халкының бөек улының йөрәге мәңгелеккә туктап кала. Бу вакытта аңа нибары 27 яшь була. Халыкның үз баласына булган мәхәббәте аны соңгы юлга озату вакытында бик сизелә: Казанның мона кадәр беркайчан да, беркемне дә шулай зурлап озатканы булмый, үзенең яклаучы җырчысын югалткан татар халкы кайгылы кала.

“ Ташладың син безне, Тукай мәңгелеккә ташладың,

Син хәзер дөньяда түгел, үзгә хәят башладың”.

Әйе, бөек шагыйрь халык күңелендә яши. Шушы шигырь юларын укыганда, нидидер бер талантлы горурлык яңгырый түгелме соң?! Минемчә, ул Тукай өчен, Тукайны тудырган халык өчен горурлык!

Кем иде ул, һәм кем булып калды

Нәни Апуш, бөек Габдулла-

Ятимлектән зур дөньга чыкты,

У вас нет прав для создания комментариев.