Татар телем- туган тел
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Калимуллина

Адиба

Загитовна
6 кл Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Гимназия №37» Авиастроительного района г.Казани Денисова Гелюся Рашидовна Литературное творчество – стих

Татар телем- туган тел

Татар телем -туган тел,

Тукай шигырь язган тел.

Моабит төрмәләреннән ,

Туган илгә кайткан тел.

Тугачтын да бишек җырын ,

Ишетеп үсә һәр бала.

Әкиятләрен тыңлап йоклый ,

Җанга рәхәтлек ала.

И туган тел, и матур тел,

Тукай дөрес әйткән бит.

Телебезне саклар өчен,

Күпме көчләр түккән бит.

Кара йөзләргә дә Тукай,

“Китмибез”- дип кычкырган.

Егерме җиде елда ул,

Күпме эшләр башкарган.

Тукай белгән, ул ышанган,

Телебезнең бетмисен .

Татар теле, татар халкы ,

Җирдә һәрчак яшисен.

Татар телем – туган тел,

Мәңге яшәр олуг тел.

Киләчәк буынга киңәш,

“ Үз телеңне яхшы бел!”

У вас нет прав для создания комментариев.