Вакыт арбасына утырам да...
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Ямалиева

Лилия

Фанилевна
6 МБОУ «Завод-Ныртинская СОШ имени И.С.Башкирова Сабинского муниципального района РТ» Хафизова Рушания Халиловна Литературное творчество – сти

Вакыт арбасына утырам да...

Туган көнең җиткән бу көннәрдә,

Синең үткәнеңә күз салам.

Күпме нужа күргән синең башлар,

Мин шуларны уйлап, тын калам.

Синең юлың ерак гасырлардан

Безнең юлга килеп тоташа.

Вакыт арбасына утырам да,

Үтәм әле синең юл аша.

Кушлавычың - туган авылың синең,

Ә Өчиле - бабаң авылы.

Күп газаплар күреп үскәнгәдер,

Какшаган шул синең саулыгың.

Кайда гына яшәсәң дә, Тукай,

Изге булган синең күңелең.

Сосна, Кырлай, Җаек белән Казан

Шул юлларда үткән гомерең.

Бу төбәкләр тарих битләрендә,

Синең исемең белән бәйләнгән.

Син булганга Кырлай һәм Казанның

Исемнәре җырга әйләнгән.

Туган көнең җиткән бу көннәрдә,

Синең үткәнеңә күз салам.

Вакыт арбасына утырам да,

Син үткән юл буйлап кузгалам.

У вас нет прав для создания комментариев.