Тукайны искә алып.
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 27 Апрель 2018
-
Просмотров: 349
Даутов Разиль Айратович |
5 | МБОУ «Бурметьевская СОШ Нурлатского муниципального района РТ | Халитова Ильмира Василовна | Стих |
Тукайны искә алып.
Моннан бик күп еллар элек
Ятим малай яшәгән.
Бәләкәй генә булса да
Авыр эшләр эшләгән .
Үксез бала һәркайда да
Тик артык кашык булган.
Дөньяга танылган шагыйрь
Бәхетсез булып туган.
Яратам Тукай абыйның
“Шүрәле”әкиятен.
“Киткән,- ди,- егет урманга
Булган,- ди,- караңгы төн”.
Былтыр дигән зирәк егет
Шүрәлене алдаган.
Ярыкка бармагын тыгып,
Хур булган бит , и-и-и надан.
“Су анасы” әкияте
Урлашмаска өйрәтә.
Урламаска, алдамаска
Әниләрне бигрәк тә.
Тукай абыем шикелле
Шагыйрь булырмын әле.
Күңелемдә хисләремнең
Яз бөреседәй мәле.
Рәзил Даутов