Тукай абыйга..
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Гильмутдинова

Азалия

Ильдаровна
6 МБОУ «Лицей №159» Советского района города Казани Исмагилова Г.Н. Литературное творчество(стих)

Тукай абыйга

Синең эзләреңә басып

Кырлайга барып кайттым.

Син уйнаган болыннарда

Үземә талда алдым.

Тау башларына да мендем.

Татлы җиләк ашадым.

Син йөгергән сукмакларга

Карап туя алмадым.

Сәяхәтне дәвам итеп

Өчилегә юл тоттым.

Бабаң яшәгән нигезне

Бик җентекләп күзәттем.

Кушлавыч-туган авылың

Бөтенләй моңсуланган.

Нәни Апушын югалткач,

Синсез дөм- ятим калган.

Рәхмәт сиңа, Тукай абый!

Матур әкиятләр өчен.

Шүрәле, Су аналары белән

Таныштырганың өчен.

Апрель, апрель,рәхмәт сиңа,

Безне Тукайлы иттең!

“Әллүки”ле, “Туган тел”ле

Иманлы татар иттең!

Тукай кебек бөек булсам,

Шигырьләр язар идем.

Барча дөньяга казанып,

Танылган булыр идем!!!

У вас нет прав для создания комментариев.