Тукай әкиятләрен сагыну
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Габдулхакова

Аделя

Наиловна
7 класс МБОУ «Мамаширская средняя школа” Кукморского района Республики Татарстан Сафиуллина Нурзида Шайдулловна Стих к празднику

Тукай әкиятләрен сагыну

Сабый чакта Шүрәлене, Бик тә күрәсе килде. Күрәсе килү теләге Курку хисемне җинде. Җыендым да мин беркөнне Урманга чыгып киттем. Жырлый - жырлый атлый торгач, Ниһаять, барып життем. Баруын бардым да, димен, Куркып торам керергә. Керми булмас, мин бит килдем , Шүрәлене күрергә. Үзем керәм - узем эзлим Былтырны , Шүрәлене. Курыксам да беркем сизмәс Алардан шүрләвемне... Ләкин аларны күрергә

Миңа насыйп булмады. Бик өметләнеп барсам да , Минем юлым уңмады. Кәеф төшеп кайтып киттем , Нишләтәсең булмагач. Барып аларны күрәм дип, Юлларым да уңмагач. Кайтып керүгә әнием, Орышып каршы алды. Кая йөрдең әйтмичә дип, Мине бик нык тиргәде. Мин бит, әни, Шүрәлене

Күрергә барган идем. Әни, ачуланма,башка Сорамый йөрмәм, дидем. Шул көннән соң әкияткә Мин ышанмый башладым.

Рәхсәтсез йөрү гадәтен Бөтенләйгә ташладым.

У вас нет прав для создания комментариев.