Галиуллина Айсинә Таһир кызы
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Галиуллина

Айсинә Таһир

кызы
9 нчы сыйныф Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре “ 2 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Минегалиева Илгизә Мансур кызы Әдәби иҗат- шигырь (Литературное творчество – стих)

Укучы (автор): Галиуллина Айсинә Таһир кызы, 9 нчы сыйныф

Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре

“ 2 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Җитәкче : Минегалиева Илгизә Мансур кызы

Тел: 8 (987)-260-55-37

***

Әни күзләренә серлелек Йолдызлардан, ахры, күчкәндер. Чәчләренә хуш исләрен бөркеп, Болын чәчәге исе сеңгәндер. Җырларына чишмәләрнең моңы Ургып кушылгандыр тын гына. Әкрен генә әни җырлаганда, Күңелләргә моңнар урала. Әни кулларына җылылыкны Кояш әллә үзе салганмы?! Балаларын сөеп назлаганда Жылытсынга иркә куллары. Әниләр бит гомер буе серле Йөрәгендә моңы,сагышы Әниләрнең алтын кулларында Яшәеш һәм тормыш ачкычы.

***

Тал бишекнең көйләп тибрәнгәнен Онытасым юк минем беркайчан. Әниемнең бишек жырларын да Отканмындыр инде мин шуннан. Тал бишегем тал чыбыктан үргән Былбыл оялары дисеңме?! Былбыл очкач оялары бушый Минем тал бишегем шикелле, Әниемнең иркә кулларында Тал бишекләр җырлап туймаган, Изге теләкләрен дога белән Ак бәхетләр әни юраган. Канат чыгып инде очып киткәч,

Әни теләкләре озата. Бала чакта калган тал бишегем Күргән саен үзенә тарта. Тормыш юлы тал чыбыклар кебек Ак, карасы тыгыз үрелгән Әниемнең изге теләгеннән Ак бәхеткә язмыш төренгән. Әкрен генә сыйпап куямын да, Тал бишегем - татлы балачак Әни жыры,тал бишеге белән Күңелемдә мәңге калачак.

***

Дәү әнием назлы кочагында,

Иркәләнеп үскән әтием.

Шул кочакка бездә сыенабыз бит,

Оныкларың җыелып килеп.

Өең чиста, өстәлләрең мулдан,

Пешкән һәрчак коймак, бәлешең.

Безнең өчен иң кадерле кеше,

Дәү әнием безгә үрнәк син.

Озын гомер, саулык телим сиңа.

Сызламасын аяк-кулларың.

Өй түренең шиңмәс гөле булып,

Дәү әним яшәче тагы!

И әнием, әнием!

И әнием, әнием,

Беркайчанда авырма!

Гел елмаеп, көлеп тор-

Шундый кызың барында.

Кызың тиз үсеп җитәр,

Доктор булып та китәр.

Син әз генә түз инде,

Мин үскәнне көт инде.

Йолдызлы җир.

Бар минем бер хыялым-

Әкияттәге шикелле,

Ак болытка утырып,

Дөнья гизәсе иде:

Күктән йолдызлар чүпләп,

Җиргә сибәсе иде!

У вас нет прав для создания комментариев.