Печать
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Тахавова

Эльза

Рамилевна
9 класс МБОУ «Сугушлинская ООШ» Тахавова Сирина Аскаровна Литературное творчество- cтих

Республиканский открытый конкурс творчества

«Тукай безнең күңелләрдә»

_________________________________________________________________

Номинация «Литературное творчество – стих»

“Күңелемнең нечкә кыллары”

Тахавова Эльза Рамилевна

МБОУ “Сугушлинская ООШ”,

9 класс,

Лениногорский район, село Сугушла,

Республика Татарстан

Руководитель –

учитель татарского языка

первой квалификационной категории

Тахавова С.А.

2019 г.

Милләтебез йолдызы.

Күңелне дулкынландырып,

Тукай туган көн килә.

“Туган тел”е, “Әллүки”е

Үзәкләрне бит өзә.

Тукай абый, сиңа бу моң

Кайлардан килде икән?!

Кырлайның урманнары

Сиңа көч бирде микән.

Шүрәлесе әллә инде

Үз кулын сузды микән!?

Авырлыкны бик күп күргән,

Дип уйлап куйды микән.

Юллардагы һәр сүзегез

Күңелгә үтеп керә.

Һәрберсенең үз мәгънәсе

Аңлаган кеше белә.

Инде күп еллар үтсә дә,

Синең мирас кадерле.

Туган тел дип, туган ил дип

Җан атып йөргән мәлне.

Синең кебек, телебез өчен

Борчылучылар сирәк.

Аны саклап калу өчен,

Безгә бит ярдәм кирәк.

Каян алыйк без таяныч,

Кемнәрдән сорыйк ярдәм!?

Өмет чаткылары бирә

Бары тик синең мирас.

Сиңа карап, мин сокланам,

Горурланам һичшиксез.

Милләтебез йолдызы

Балкы, нур чәч мәңге ,син!

Нинди һөнәр сайларга?

Һөнәрләр күп чыннан да,

Ләкин кайсын сайларга.

Барсы да бик кирәкле,

Ләкин күңел теләрме?

Табиб дисәм, каннан куркам,

Сатучыга – шикләнәм,

Әллә космонавт булырга,

Галәм гизеп йөрергә.

Нефтьчегә – нефть бетәр,

Юристлар бик күп диләр.

Әти – әни юлыннан

Әллә мөгаллим булырга.

Өлкән бабам укыткан,

Әти , әни укыта.

Мин дә буын чылбырын

Дәвам итәрмен, ярар.

Балаларны яратам,

Туган телемне сөям.

Минем һөнәр ,мине эзләп,

Янымда йөри бугай.

Болай булгач, икеләнми,

Укытучы булам мин.

Армый, талмый, чын күңелдән

Илгә хезмәт итәм мин.

Шатлансын әти-әнием, Безнең дәвамчы ул,дип.

Ышанычларын аклармын,

Нәсел җебен саклармын.

Юл билгеләре

Юлда билгеләр бик куп,

Игътибар ит аларга.

Алар безгә ярдәм итәр

Юллар буйлап барганда.

Өч күзле светофорыбыз

Елмаеп каршы ала.

Ике күзе кисәтә,

Берсе-рөхсәт чыгарга.

Зебра ята сузылып:

“Тукта син,машина!-ди,

Башта балалар чыксын,

Өлгерерсең ,ашыкма!”-ди.

Ашыйсың килсә синең,

Ашханә ерак түгел,

Дип кисәтә юл билгесе,

300 метрдан борыл.

Авырып китсәң юлда,

Борчылырга урын юк.

Тиздән сырхауханә диеп,

Елмаеп тора билге.

Менә шулай,дусларым,

Санап китсәң, алар күп.

Барысы да кирәкле,

Артыклары бер дә юк.