Туган телем минем.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МБДОУ «Новокинерский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан Гайнуллина Гөлнар Фирдинант кызы Литературное творчество – стихотворение «Туган телем минем.

Гайнуллина Гөлнар Фирдинант кызы

Туган телем минем.

Татар теле, минем туган телем

Иң аһәңле, назлы телем син.

Күңел түрләремдә тамыр җәйгән

Мәңге сулмас, матур гөлем син.

Туган телем минем, татар теле

Синең белән ачылган телем.

Бишек җырың, әкиятләрең тыңлап,

Тыныч үткән минем һәр төнем.

Балдай татлы, туган телем, минем

Синең белән таптым дусларны.

Үткен кылычым да булдың кайчак

Синең белән җиңдем дошманны.

Моңлылардан моңлы, туган телем,

Милләтемнең күңел көзгесе.

Газизләрдән газиз, затлы телем,

Үткәннәрнең матур өлгесе.

Гайрәтле, көчле, туган телем,

Югалмадың, аштың күкләргә

Үз телендә белем туплаганнар

Үрнәк инде хәзер күпләргә.

Туган телем синдә белем алдым.

Синең белән гиздем илемне

Башка милләт халыклары, хәтта,

Хөрмәт итте мине, телемне.

Үз телемдә җырлыйм, укыйм, сөйлим.

Үз динемдә кылам догамны.

Минем телем кебек бай тарихлы,

Тагын берәр асыл тел бармы?

Рәхмәтлемен газиз милләтемә,

Рәхмәтлемен туган телемә.

Шушы газиз туган телем белән

Игелек кылам туган илемә.

Мин татармын, әйе, мин татар,

Көчле рухлы, горур милләтле

Мине динле, телле иткән өчен,

Ходаема мең-мең рәхмәтле

У вас нет прав для создания комментариев.