Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МБДОУ №5 города Лениногорска Гиззатуллина

Лилия

Фоатовна-

воспитатель
Литературное творчество- стих “Тукай китаплары”

Тукай китаплары.

Мин яратам кечкенәдән

Әкиятләр тыңларга,

Китап битләрен актарып,

Рәсемнәрен карарга.

Кем соң бу әкиятләрне

Уйлап чыгарды микән?

Шул турыда сорарга дип

Әби янына киләм.

Әбием алдына утыртып,

-“Габдулла Тукай”-диде.

-“Бөек шагыйрь, бөек шәхес,

Бу аның әсәрләре.

Мәгънәсенә төшенеп,

Укы аларны, балам,

Аннан алган белемнәрне

Киләчәктә син куллан”.

Хәзер инде үзем әни-

Бар кызым һәм улларым.

Тәрбиягә ярдәмлеккә

Алам Тукай китабын.

Нинди олы булсалар да,

Һәр буын бу әсәрләрне

Үз чорына кабул итә,

Мәңгелек үлмәс итә!