Печать
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
МБДОУ Мало-Уруссинский детский сад “Лейсан”Ютазинского мунипального района РТ Фахурутдинова Флюза Камиловна Литературное творчествоКәҗәмне эзләгәндә”, “Шүрәлене күрсәң иде”, “Тукайны төштә күрдем”

Кәҗәмне эзләгәндә

Күршеләрнең сарыгы юк,

Ә безнең сөзгәк кәҗә.

Эзләмәгән җир калмады,

Менә сиңа мәкәрҗә.

Өч көн эзләп йөрдем дә мин,

Башка шундый уй килде:

Тукай геройлары кебек

Болар урманга китте.

Урман буенда бер төптә

Утырып уйлар уйладым,

Тукайнын әкиятенә

Керде китте уйларым...

Юк, куркыныч бу урманда

Буреләр яшиләрдер.

Менә алар җыелышып

Сарыкны ашыйлардыр.

Кәҗә мескен, елап тора:

“Миңа чират җитә “,-дип,

“Ач бүре сөенеченнән

Мине кабып йота “,-дип.

Мин дә инде ишетәмен

Бүре тешен кайравын.

Ак йонлы кәҗәкәемнен

Куркудан калтыравын.

Шулчак бүре авызын ачып ,

Кәҗәмә ташланганда...

Кинәт уянып киттем мин

Кәҗәкәй ялаганга.

Шүрәлене күрсәң иде

Тукай абый Шүрәлесен

Без бик яхшы беләбез.

Кырлай Шүрәлесеннән

Курыкмыйбыз, көләбез.

Әле хәзер дә Кырлайның

Урманнары бармы икән?

Ә анда Шүрәлеләр

Күпме, әллә азмы икән?

Их, шуларны рәхәтләнеп,

Бер барып күрсәң иде,

Теге Шүрәле белән бер

Чын- чынлап көлсәң иде!

Ютазы урманына да

Ияртеп кайтыр идем.

Урманны чүпләүчеләрне

Аңа күрсәтер идем.

Тукайны төштә күрдем

Мин Тукайны бүген төштә күрдем:

Ачуланамы безгә, әллә борчыламы?

Аңламадым...

Шүрәлеләр урманнарда

Күптән беткән.

Су анасының зәңгәр күле

Күптән кипкән.

Акбайлары йөри сукбайлыкта

Урамнарда.

Күбәләкне кырды пестицидлар

Урманнарда...

Нәрсә калды изге бу татарда?

Мин Тукайны бүген төштә күрдем:

Ачуланамы, әллә борчыламы?

Татар мәктәпләре бетеп бара,

Татар теле авылларда да югала.

Сабыйлар да “мама” диеп атый

Әнкәйләрне, газиз әнкәйләрне.

“Елан агуын” эчеп юкка чыга

Күбебезнең газиз әткәйләре.

Нәрсә калды изге бу татарда?

Мин Тукайны тагын төштә курдем:

Нәрсә әйтте, шуны аңламадым...

Әллә инде аңларга да теләмәдем.

Хәзер дөнья шулай корылган:

Өстәгеләр көтә дөнья фәрман белән,

Без эшлибез шул “татарча” дәрман белән.

Кече Урыссуы “Ләйсән”балалар бакчасы

Iнче категорияле тәрбиячесе

Фәхертдинова Флүзә Камил кызы