“Саф һавалы авылым.”
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Воспитатель МБДОУ «Детский сад №24 «Васильки» ЗМР РТ Шакирова Ильсия Мансуровна Литературное творчество Стих

Шакирова Ильсия Мансуровна

“Күкчәчәкләр” балалар бакчасы тәрбиячесе

“Саф һавалы авылым.”

Тукай язган һәр шигырьдә –

Саф һавалы авылым.

Урман, болын, чиста күл,

Кайда калды шул чагым?

Төшләремдә көн дә күрәм –

Су анасы су коена…

«Күлләр нигә пычрак?»- дип,

Чумган ул үз уена…

Шүрәле урман буенда

Утыра моңсу гына…

«Сулар һава бозыла!»-ди,

«Утыртыйк агач монда!!!»

Кәжә белән сарык, маэмай,

Каймактагы тычкан да:

«Киләчәктә ниләр булыр?

Борчылабыз гел шуңа!»

Тукай шигырьләре кебек

Саклансын иде жир, һава!

Авылларым аз калса да

Саф һавасыз яшәп кара!

Безнең заманда яшәсә,

Ни генә язмас иде…

Төртмәле ижаты белэн,

«Халкым!»-дип яшәр иде…

“Рәхмәт!”

Габдулла Тукай исемен

Балачактан беләбез.

Аның шигырьләрен ятлап

Бәйрәмнәр үткәрәбез.

Купме мәгънә салган алар-

Әкият, шигырьләре.

Татар шагыйрен беләләр

Чит илнең гаиләләре!

Моңлы, сагышлы, көлкеле

Ижатың өчен рәхмәт!

«Тукай – татар шагыйре!»-дип,

Яшәү үзе бер рәхәт!

«Без – Тукай оныклары!»-дип,

Гел шулай җырлап яшик!

Куңелдәге аның моңын

Балаларга өләшик!!!

У вас нет прав для создания комментариев.