“Кайда да йөрәктә”
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №87» Мухаметгалиева Гельназ Вазыховна учитель татарского языка и литературы Стих “Кайда да йөрәктә”

Кайда да йөрәктә.

Габдулла Тукайга багышлана

Кушлавычта тугансың,

Кырлай, Сасна, Өчиле,

Казан, Җаекта торгансың.

Шуңадыр син өметле.

Син кабызган ялкын, нурланып,

Чолгады татар халкын.

Еллар үткән саен, сагынып,

Кабыза халык уй чаткыларын.

Син яшисең безнең йөрәкләрдә,

Бөек шагыйребез бүген дә;

Яшәрсең Тукаем җанлы булып,

Мәңге безнең күңел түрендә.

Бөек әдибебез илебездә

Исемең яңгырый көчлерәк.

Ел саен шигырь бәйрәмендә

Сине уйлап тибә һәр йөрәк.

Безнең йөрәк горурлана:

“Габдулла Тукай – бөек! – диеп.

Безгә калдырган мирасны

Таратмыйк, җыйыйк, диеп.

Язын сыерчыклар кайткач,

Табигать тә җанлана.

Тукай рухына дога кылгач,

Көнебез дә нурлана.

Мухаметгалиева Г.В.

У вас нет прав для создания комментариев.