Бөек Тукай
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 28 Апрель 2018
-
Просмотров: 393
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №87», Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан | Ахмадиева Гульфия Раифовна |
Литературное творчество - стих |
Гөлфия Ахмадиева
Бөек Тукай
Тарих битләрендә шагыйрьләр күп
Бөек шагыйрь Тукай бер генә.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр аша
Үтеп кердең минем күңелгә.
Татар телен, туган телемне мин
Яратырга синнән өйрәндем.
Әткәм - әнкәм теле матурлыгын
Яшь буынга бирү теләгем.
“Әллүки”не, “Тәфтиләү”не тыңлап,
Синең иҗатыңа таң калдым.
Олуг Тукай, сине күңелемдә
Әле бик күп еллар саклармын.