Тукай әкиятләре буйлап...
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
МБДОУ "Детский сад №3" г. Лениногорск Республики Татарстан Камалова Ильсия Габдулловна Воспитатель

Тукай әкиятләре буйлап...

Сабый чактан ятлап үстем

Бөек Тукай шигырен.

Чәчкәдән-чәчкәгә кунган

Ак нәфис “күбәләген”.

Урман юлы сукмагыннан

Чыгар төсле Шүрәле.

Былтыры да ерак түгел,

Шунда йөридер әле.

Һәр яз саен оя кора,

Ияләште “карлыгач”.

Очыра ул балалаларын,

Канатлары ныгыгач.

“Су анасы” тарагына

Ялгыш кына мин тидем.

Әнкәй орышкан чагында,

Мин бик кечкенә идем.

Даһи Тукай шигырьләрен,

Үсә төшкәч – ятладым.

Яшьли хезмәтне сөюне

Күңелдә кабатладым.

Күркәм, зирәк әсәрләре

Тәрбияли, үстерә.

Батыр булып яшәр өчен

Көчсезләргә көч бирә!

Камалова Илсөя Габдулловна

У вас нет прав для создания комментариев.