Күз яшьләрен түгеп Тукай карый күктән...
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Давидова Эльвира Халиловна Литературоне творчество - стих

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей №39 «Веселый улей»

Күз яшьләрен түгеп Тукай карый күктән...

Разработчик: воспитатель

1 квалификационной категории

Давидова Э. Х.

2018 год

Югары уку йортларына кергәндә, хокуклар тигез булсын өчен, бала мәктәптә рус телендә укырга тие дип ышандырырга тырышулар турындагы уйланулар

Тукай булып җиргә Апрель килә,

Тукай булып җирләр яшәрә,

Туган җиремнең мең дә бер хакы бар

Тукай булып,

Горур булып,

Тугры булып

Хак юллардан тайпылмый яшәргә.

Тукай булып ява язгы яңгыр,

Тукай булып кошлар дәшәләр,

Туган телемнең мең дә бер хакы бар

Тукай теле булып,

Дәрдемәнд теле булып,

Такташ теле булып

Бәйсез Татарстанда яшәргә.

Үсмер генә кыяфәтле Тукай,

Тик күпме көч аның рухында!

Бүген безгә күктән карап тора,

Яңгырларга,

Чишмәләргә,

елгаларга

Тукайның күз яше кушыла.

Тукай елатырлык көч бармыни?

“Гуманистлар” аны тиз тапты,

Бала хокуклары “тигезләнде”,

Халык үзе телдән баш тартты.

У вас нет прав для создания комментариев.