Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
ГилмуллинаИльсоярГабдраисовна Учитель начальных классов МБОУ «БехтеревскаяСОШ»Елабужского муниципального района ГилмуллинаИльсоярГабдраисовна Литературное творчество

Кызыклыукучы (Тукайгаияреп)

- Әйдәле, улым, утыр син, дәресләрең әзерлә!

Мәктәп биргән белемнәр кирәк менә хәзер дә.

- Ник газаплыйсың , әнием, мин әле бит кечкенә;

7 яшем тулып кына үтеп китте бит кичә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә,

Шул телефонда уйнап, җиңү яулыйсым килә.

Бик кызыктыра уеннар, тартып тора үзенә,

Җиңмәсәм дә, җиңәрмен дип, өметләндерә менә.

Дәресләр уку иртәрәк! Үсим әле әз генә!

Өлгерермен барсына, әнием, син түз генә!

- Ах, юләр улым! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

Белем үрләрен яулавы яшьтән бик уңайлы ул.

Укымасаң хәзер син – аңламассың аннары,

Телефонда гел уйнап, гомерең бушка үтә бары.

Телефон бик зыянлы сәламәтлек өчен дә,

Гел селкенми утыргач- булмас синең көчең дә.

Ә тормышта яшәү өчен сәламәт булу кирәк!

Белем алган сау балалар Туган илгә зур терәк.

Илсөяр Гыйльмуллина Габдрәис кызы ,  башлангыч сыйныфлар укытучысы, Бехтерево гомуми белем бирү мәктәбе

Бала белән күбәләк (заманча вариант)

Күбәләк.

Әйт әле, балакай,

Озын көннәр буе

Планшетта уйнап,

Армыйсың син ничек?

Бала.

Арыдым, арыдым.

Башларым авырый,

Күзләрем алҗыды,

Аркаларым сызлый.

Тик ташлап булмый шул,

Уеннар бик кызык.

Дәресләргә бирәм

Вакытның бик азын.

Күбәләк.

Син мине тыңлачы,

Вакытны дөрес бүл.

Сәламәт яшәүнең

Серләрен син бел!

Менә мин көн буе

Саф һава сулыймын.

Чәчәкләргә кунып,

Дөньяны матурлыйм.

Табигать бик ямьле,

Яшәве бер дигән.

Тик гомрем бик кыска

Бары бер  көн генә.

Син дә, балакаем,

Яшәүнең кадерен бел.

Файдалы эш белән

Үтсен көнең гел.

Бала.

Рәхмәт, күбәләгем,

Аңладым мин сине.

Йөгердем уйнарга,

Саф һава суларга.

Урамнан кергәчтен,

Дәресләр хәзерлим.

Бар эшкә өлгереп

Файдалар китерим.