Тукай бәйрәме
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МБДОУ «ЦРР-детский сад№86 «Электроник», города Набережные Челны Салахова

Раушания

Габделхаковна,

воспитатель по

обучению

детей

татарскому

языку.
Литературное творчество-стих. (Стихотворение собственного сочинения)

Тукай бәйрәме

Без бәхетле татар балалары

Гел йөрибез шулай макталып.

Татар булып горур йөрибез,

Без танылган Тукайлы халык!

Һәр яз саен бакча балалары

Үткәрәләр Тукай бәйрәмен.

Чаллыбызда аңа һәйкәл тора

Тирә-ягы - чәчәк бәйләме.

Бакчабызда тәрбияче апа

Тукай шигырьләрен өйрәтә.

Балалар, ди, аның шигырьләрен

Табалмассыз, хәтта, кыйммәткә.

Менә бүген дә без елдагыча

Тукай шигырьләрен сөйлибез.

Һәрбер юлын аның кабатлыйбыз,

“Туган тел” ен бергә көйлибез.

Без үсәбез, Тукай безнең белән,

Күңелләрдә - Тукай шигыре.

Син яшәрсең безнең белән Тукай,

Шигырьләрең озын гомерле.

 

У вас нет прав для создания комментариев.