“Тукай- безнең күңелләрдә”
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

“Тукай- безнең күңелләрдә”

“Ераклардан сихри моң яңгырый,

“Нинди моң?”- дисезме? Тукай моңы.

Беркайчан да күңелләрдән китмәс,

Мәңге яшәр җирдә Тукай җыры,

Табигатьтә янә яз хөкем сөрә.

Әкренләп, ашыкмыйча гына, җиргә апрель аяк баса.

   Һәр елны, апрель җитү белән, 26 нчы числода, без бөек Тукаебызның туган көнен билгеләп үтәбез.

   Безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай 1886 нчы елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында дөньяга килә. Кечкенәдән ятим калып, кулдан-кулга, авылдан -авылга күчеп үтә аның балачагы.

     Тукай кечкенәдән үк моңлы була. Ул шигырьләр, әкиятләр, халкыбызның җырларын тыңлап үсә. Үзенең кыска гына гомере эчендә Г.Тукай бик күп шигырьләр, әкиятләр, әсәрләр иҗат итә. Ул үзенең әсәрләрендә гомере буе халыкның ачы, авыр тормышта яшәвен сурәтли. Тукаебызның иҗат җимешләрен безнең бабайларыбыз ятлап үскән, әти-әниләребез укыган, без өйрәндек; хәзер исә балаларыбыз үзләштерә. Тукайның әсәрләре җанны җылыта, күңелне яктырта,туган телгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияли. Аның балалар өчен язылган “Кәҗә белән сарык” әкияте, “Бала белән күбәләк”, “Мияубикә”, “Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи” кебек шигырьләре һәркемгә таныш.“Су анасы”н укый-укый, инде ятлап бетергәнем хәтердә.

   Су буена барганда, елгадан Су анасы килеп чыгар кебек тоела иде.

   Урманда йөргән чакта артымнан Шүрәле килеп җитәр дә, “кети-кети” уйнарга чакырыр шикелле иде.

   “ Мин кечкенәдән үк җырчы идем,- диеп язган шагыйрь үзенең хәтимәсендә дә. –Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый идем”-дип яза.

Ишеттем мин кичә берәү җырлый

Чын безнеңчә матур, милли көй.

Башка килә уйлар төрле-төрле

Әллә нинди зарлы, моңлы көй...

Аның “Әллүки” җырының сүзләре дә, моңы да беркемне дә битараф калдырмас,мөгаен.

Тукаебызның иҗаты- татар мультфильмнарының башында тора дисәк тә була.

“Шүрәле”,”Су анасы”, “Эш беткәч уйнарга ярый”,” Бала белән күбәләк” һ.б шагырьнең иҗат җимешләрен без мультфильм буларак та беләбез. Тукай иҗаты белән эшләнгән 30дан артык мультфильмны барлык балалар да яратып карый. Алар исә безгә тәрбия, белем бирә, туган телгә өйрәтү чарасы булып тора. Исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында иң олы урын алган, әдәбият күгендә иң якты йолдыз булып янган Г.Тукайның мирасы, әдәби әсәрләренең рухи байлыгы-милләтебезнең горурлыгы ул.

Еллар үткәч, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын яулый. Туган көнебездән алып гомеребезнең ахырына чаклы озата килә.

   Шагыйрьнең күп әсәрләре туган халкына, туган җиренә чиксез хөрмәтен чагылдыручы гимн булып яңгырый.

Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы, тәмен беләм,

Шуда күрә, сөям җаным-тәнем белән,

ди шагыйрь.

Үзенең балалар өчен иҗат иткән “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт”, “Кәҗә белән сарык” әсәрләрендә Тукай балаларның матур, мул тормышта яшәүләрен күрергә тели, аның гүзәл шигырьләре балаларны кыю, батыр, тугрылыклы булырга, хезмәт сөяргә, тырышып укырга чакыралар.

   Г.Тукай һәр күзәнәге, бөтен асылы белән татар шагыйре, халык шагыйре ул. Бүген дә Тукай телендә кошлар сайрый, бу телдә чишмәләр чылтырый сыман.

Без дә шушы илаһи телдә сөйләшәбез, аралашабыз, җырлыйбыз.

Шагыйребезнең әкиятләре, шигырьләре аша балалар кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатларына, ялганламаска, җәнлекләрне, табигатьне яратырга өйрәнәләр, аларны рәнҗетергә ярамавын күңелләренә сеңдерәләр.

   Тукаебызның ”Исемдә калганнар” әсәрен укымаган кеше юктыр. Шагыйрь анда үзенең туганнан алып соңгы көннәренә кадәр тәрҗемән хәлен сурәтли.” Минем гомерем шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен язасым килде” –ди Тукай.

     Күпме авырлыклар кичереп, язмышының күпме кыерсытуларына түзеп яшәгән.

   Тукай җирдә, татар милләтенең күгендә бер якты нур булып балкый, сихри моң булып яңгырый. Ачы язмышка дучар ителсә дә, авырлыкларга бирешмичә, сынмыйча,сыгылмыйча, күнеленең матурлыгын, тормышка мәхәббәтен югалтмыйча яшәгән ул.

   Күренекле халык шагыйре хатирәсен татар халкы бик хөрмәтли. Республикада иң яхшы әдәби әсәрләр һәм сәнгать әсәрләре Г.Тукай премиясенә лаек була.

   Дәүләт филармониясе бөек шагыйрь исемен йөртә. Шәһәрләрдә урамнар, китапханәләр Тукай исеме белән аталган, Казанда метро станциясенә Г. Тукай исеме бирелгән. Республикабызның башкаласында ул яшәгән йортларга мемориаль такта беркетелгән.

     Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр.

   Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен бүген карты да, яше дә Г. Тукайны укый һәм аны олылап искә ала.

   Әйе, чыннан да, Г.Тукай –безнең күңелебезнең аерылгысыз бер кисәге ул. Халкыбызның, милләтебезнең мәхәббәт җырчысы, туган телебезнең сайрар кошы ул.

   Еллар үтсә дә, сөекле шагыйребезнең исеме, иҗаты мәңге яшәр!

Авторлар: тәрбиячеләр- Козырева Наталья Николаевна, Ахметова Резеда Растямовна

У вас нет прав для создания комментариев.