Габдулла Тукай эзләре буйлап..
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Закирзянов

Ильмир

Раушанович
Средняя группа МБДОУ «Балтасинский детский сад №2» Закирзянова Ландыш Рафилевна Литературное творчество (эссе)

Габдулла Тукай эзләре буйлап...

Бүген тагын эштән соңарып, арылып кайтылды. Инде ашарга әзерләп, савыт-саба юып барып кына утырган идем, кечкенә улым: «Әни, әнием, Шүрәле белән Былтыр булып уйныйк әле», диеп килде. Аның гади, зәнгәр күзләренә карап ничек итеп “юк” диясең инде?

Кулдан ясалган киемнәрне әзерләп тә өлгерде ул, әке-бәке санап, кем Шүрәле, кем Былтыр икәнен билгеләдек тә, уенга керештек. Үзем уйныйм, үзем уйга батып утырам… Улымның яттан белгән, иң яратып уйный торган әкиятләре «Шүрәле», «Су анасы», «Мактанчык чыпчык», «Кәҗә белән Сарык», «Кыз белән Күбәләк» бит, ләбаса! Ә ни өчен менә алар икән? Бу сорауны улыма биргәч, ул: «Алар нәкъ минем кебек бит, әнием», диде. Ә нинди соң ул минем улым? Мин, әни кеше, бу сорауга төгәл җавапны беләм микән соң?

Габдулла Тукай әкиятләрендә балалык хисе, самимилек чагыла, бала фантазиясен шунда ук әйләндереп әкият дөньясына алып кереп китә. Эх, Тукаебыз исән булса, ул искиткеч әти, бабай, абый була алыр иде. Балаларыбызны яхшылыкка өнди торган, күпме яңадан-яңа әкиятләргә бай булыр иде бит татар милләте! Әйе шул, Тукай кебек бала жанлы татар язучыларыбыз бик күп, ләкин Шүрәле белән Су анасы татар халкыбызда онытылмас әкият геройлары булып калды.

Тукта, бөек шагыйребезнең туган көннәре дә якынлаша түгелме соң? Бу көнне аны татар милләтенең бик күп олы шәхесе, яше – карты искә алыр, аның рухына сәдакалар бирелер....

Уйларымнан мине нәни Шүрәлем аерып алды: «Әни, әни, дим, әйдә минем бармакларымны кыстыр инде!»

У вас нет прав для создания комментариев.