Хыял диңгезенә сәяхәт...
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Закирзянов

Ильмир

Раушанович
Средняя группа МБДОУ «Карелинский детский сад» Шарафутдинова Гузель Шамилевна Литературное творчество (эссе)

Хыял диңгезенә сәяхәт...

Ап-ак атым жилдән тизрәк чаба. Кояшның жылы нурлары, салкынча жил битемне иркәли, тик алайда мин ашыгырга тиеш… Яшел аланлыкка килеп житкәч, биек үскән чирәмнәр арасыннан атлап бардык та, куе, кара булып үскән урманга якынлаштык. Аның елаган тавышы ишетелә, тизрәк урман эченә ашыктым. Күзләремә пәрәвәз ябыша, агач ботаклары битемне тырный, ялварган тавышлар ягына борылып, йөгерүемне дәвам итәм. Чү, бу Ул тугелме соң? Әйе ул, – Шүрәле бит, нихаять мин аны эзләп таптым! Бил бавыма кыстырган балтамны чыгардым да, бүрәнәнең ярыгына сугып икегә ярдым. Кесәмдәге тылсымлы майны алып, Шүрәленең бармакларын бәйләдем. Шулчак, ул миңа күз тулы яшьләре белән карап, елмаеп куйды. Сызланулары басылгач: «Кем син?», - диде, - «Минем исемем - Ильмир» дип дәштем мин аңа.

Шулай итеп безнең дуслык башланды. Башка беркемгә дә начарлык эшләмәскә, минем кебек ярдәмчел булырга вәгъдә итте миңа Шүрәле. Без аның белән көне буе уйнадык, урманның иң матур, жиләк-гөмбәле жирләрендә йөрдек, балалар бакчасында яратып уйный торган «Качышлы», «Эссе бәрәңге», «Куышлы», «Тәңкә салыш» кебек уеннарны өйрәттем мин аңа. Инде караңгы төшкәч кенә, мин өемә юл тоттым.

Әниемнең башымнан сыпырып алуы хыялларымнан уятты. Эх, тагын йокы вакыты да килеп житкән инде, сизмидә калганмын… Тик шулай да, мин Шүрәлене коткардым, үземдә горурлык, мохтаж кешеләргә ярдәм итү хисе тагын да ныграк артты миндә.

Тагын кемгә ярдәм итим микән? Әһә, белдем!!! Су анасының тарагын урлаучы малайны кыңгыр эшеннән туктатып калырга кирәк миңа…

- Әни, әнием, миңа Габдулла Тукайның «Су анасын» тагын бер кат сөйләрсең әле, яме? Минем алар белән төшемдә очрашасым бар.

- Әй, хыялый кошчыгым, тагын хыялларга чумып утырдыңмы? Сөйләрмен, улым, сөйләрмен, сезнең якты хыяллар - безнең якты киләчәк бит ул…...

У вас нет прав для создания комментариев.