Габдулла Тукай иҗатында татар халкының гореф-гадәтләре
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Айдашев

Наиль

Ильшатович
МБОУ «Гимназия №4» Айдашева Кадрия Амирзяновна Литературное творчество

Габдулла Тукай иҗатында татар халкының гореф-гадәтләре.

“И туган тел, и матур тел”- дигән Габдулла Тукай һәм шунда ук, матурлыгын сиздереп: “әткәм- әнкәмнең теле!”- дип өстәгән. Бу сүзләрдә күңел назы, бөтен җаның - тәнең белән ярату, өзелеп әйткән тойгылар җанлана.

Бөек шагыйребез Г. Тукай халык авыз иҗатына зур бәя биргән. “ Халык җырлары- безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр... Белергә кирәк ки, халык җырлары халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рушан көзгеседер. Бу – бертөрле сихерле көзгедер”- дигән ул. Әйе, халык авыз иҗаты – халыкның күңел көзгесе. Ул көзгедә тарих чагыла.

Татар халык авыз иҗаты әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез. Халык авыз иҗатының барлык төрләре дә кешеләрнең тормыш турындагы уйлануларын, тәҗрибәсен һәм хыял-омтылышларын чагылдыра. Шуңа күрә дә татар халык авыз иҗаты кебек олы мирасны читләтеп үткән, шул чишмәнең суын татымаган, аның гүзәллеге, тылсымлы көче белән илһамланмаган кеше юктыр дөньяда. Халык авыз иҗатын зур бер рухи йорт дип күз алдына китерсәк, әлеге йортның нигез ташларын бишек җырлары тәшкил итә.

Бишек җыры – ул табигатьтәге иң олы мәхәббәтне – ана һәм бала мәхәббәтен – чагылдыручы бер символ. Бишек җырлары белем һәм тәрбия бирүдә аеруча зур әһәмияткә ия. Әлеге әсәрләр моннан берничә гасыр элек үк барлыкка килгән. Аларның эчтәлеге еллар үткән саен камилләшә барган. Бишек җырларына мәшһүр татар классиклары Дәрдмәнд (Закир Рәмиев), Н. Думави (Нәҗип Тактамышев), Габдулла Тукай, Муса Җәлил һ.б. мөрәҗәгать иткән. Хәзерге чор әдипләре иҗатында да бу җырлар киң чагылыш таба.

Бишек җырларында нәрсә турында җырлана соң? Гадәттә, аларда баланың бәхетле, гыйлемле кеше булуын теләү чагылдырыла . Бишек җыры – ананың үзенчәлекле догасы ул. Бу уңайдан, Габдулла Тукай иҗат иткән “Бишек җыры”н искә төшереп үтик:

Әлли-бәлли итәр бу, Мәдрәсәгә китәр бу, Тырышып сабак укыгач, Галим булып җитәр бу. Гыйззәтем син, кадрем син, Минем йөрәк бәгърем син , Куанычым, шатлыгым Тик син минем, синсең, син!

Бөек Тукаебыз язган “Бишек җыры”нда баланы укымышлы, акыллы, галим итеп күрү теләге ята. Аның җырында “йолдызым, бәгырем, гыйззәтем, кадерем, куанычым, шатлыгым” кебек иркәләү, назлау сүзләре урын алган. Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә "балам" дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.

И туган тел! Синдә булган

Иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм

Әткәм-әнкәмне, Ходам!

Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алганнар .

Тукай заманнарында еллар җиңел булмаган. Әниләребез һәм апаларыбыз. көннең-көн буена басудан кайтып кермәгән, урак урган, печән чапкан.

Шулай да, аларның йөзләрендә һәрчак елмаю, авызларында уен сүз һәм җыр булган. Үзләренең балаларын да гореф - гадәтләргә таянып тәрбияләгәннәр.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

Һәр милләтнең халык иҗаты булган энҗе-мәрҗәннәрен оста башкаручы җырчы, уенчыклары булган кебек, татар халкының да урман-болыннарының, чишмә- елгаларының, басу– кырларының моңын сайрый торган үз тургайлары бар.

Аулак өйләр һәрчак уен-көлке, җыр-бию белән гөрләп торган. Анда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның матурлыгы макталган, татар халкының шаян биюләре, уен-такмаклары җырланган.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар , якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигъри юллары, балачагыбызның онытылмас хатирәләре булып, әле дә күңелебездә саклана. Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Безнең бала-чагыбыз, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы олы тормышка юл күрсәтә. Чишмәләр белән беррәттән гореф- гадәтләребез дә сакланган, чөнки алар бер- берсен тулыландырып, матурлап торганнар.

Авылларыбызда һәр ел саен гөрләп каз өмәләре үткән, казларны чишмәләрдә юганнар, су юлларына , казларның киләсе елда да күп булып уңуын теләп, каз каурыйлары сипкәннәр. Шулай ук бәрә ат кичендә зәм-зәм суы алу

йоласы, чишмә янында изге теләк теләү йоласы, яшь киленгә су юлы күрсәтү, чишмә суына көмеш акча салу, сөлгеләр элү йолалары булган.

Елгаларга таба челтер-челтер йөгерә торган чишмәләргә карап, без хыял аша балачак иленә, үткәннәргә кайтабыз, халкыбызның гореф – гадәтләрен искә төшерәбез, чөнки алар халык тормышының истәлек хатирәләре һәм олы тарихы турында сөйлиләр.

Татар халкының иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе – Сабантуй бәйрәме. Габдулла Тукай үзенең мәшһүр “Шүрәле”сендә мәйданны, сабан туе һәм җыен белән беррәттән, аерым бәйрәм дип атый:

Бу авылның мин җыен, мәйдан, Сабан туйларын

Язмыймын куркып, еракларга китер, дип, уйларым.

Тукай гади шагыйрь генә түгел, ул тәрбияче дә. Аның нәниләргә язылган шигырьләре һәммәсе дә диярлек тәрбияви әһәмияткә ия. Мәсәлән: олыларга ихтирам, олы мәхәббәте “Бабай” шигырендә чагыла. Бабай инде картайса да, үз якыннары өчен һәрчак матур, сөйкемле.

Шагыйрьнең иҗатында бердәнбер җылы кочагы, аны шатландыручы да, күңелен юатучы да булып - табигать тора. Аның табигатькә булган мәхәббәте чиксез, саф. Казан арты, Кырлай авылы...Ул Тукай йөрәгендә аерым урын алып тора. Г. Тукайның чын-чынлап гади крестьян тормышы белән танышуы да, табигатькә якынаюы да , туган илгә, аның гүзәллегенә мәхәббәт хисләре бөреләнә башлавы да нәкъ менә шушы авылдан башлана. Туган җирнең гүзәллеге, андагы барлык җан ияләренең дә күңеленә якынлыгы, аларга соклану аның шигырьләрендә зур урын алган.

Шагыйрь күңеле нигездә сабыйныкы сыман. Аның "Бәйрәм вә сабыйлык вакыты” шигыре бар.

Сабый вактын сагынмакта һәр шагыйрь дә,

Ачы-тәмле хыялдыр бу һәр шагыйрьгә;

Бәйрәм җитсә, минем дә исемә төшә:

Уйнамакчы булам сыйбъян берлән бергә.

Әнкәемнең тавышлары колагымда:

“Гает җитте, тор, аппагым! ”

Бу шигырьне ныклап торып укып чыксаң, аның тирән мәгънәгә ия булуын беләсең. Тукай үзенең бала вакытта бәйрәм көннәрен, әнисенең җылы сүзләрен, ягымлы карашын, иртән уйнап йөргән чакларын искә ала. Кире әйләнеп кайтуларын сорый.

Шигърияте төп ике максатны күздә тота: тәрбияләү һәм танып-белергә өйрәтү.Тематик яктан бәяләгәндә, аның шыгырьләре күп төрле һәм үзенчәлекле. Бүгенге көндә балаларны тәрбияләүдә игътибар үзәгендә торырга тиешле татар милләтен, телен, туган җирен, аның гореф-гадәтләрен, фольклорын, әдәбиятын яратуы, горурлануы турындагылары аеруча әһәмиятле.

Татар бәхете өчен мин җан атармын,

Татар бит мин, үзем дә чын татармын,-

дип яза Г. Тукай 1906 нчы елда “Үз-үзенә” шигырендә. Милләтенә булган мәхәббәте, туган теленә хөрмәте, телнең бала тәрбияләүдә тоткан урынын билгели алуы бүгенче көндә милләтнең гимны булып әвәрләнгән “Туган тел” шигырендә дә ачык чагыла:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Гомумән Тукай үзенең хезмәтләрендә матур әдәбиятның, халык авыз иҗаты һәм сәхнә әсәрләрен, рәсем сәнгатен, җыр һәм музыканы балага тәрбия бирүдә көчле чара дип исәпләвен белдерә.

У вас нет прав для создания комментариев.