Габдулла Тукай – тәрҗемәче.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Салахов

Булат

Ринатович
8 класс МАОУ «СОШ №1 г.Набережные Челны» Салахова Илуза Хамитовна Литературное творчество

Муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

«1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Габдулла Тукай – тәрҗемәче.

Фәнни эшне башкарды: Салахов Б.Р. Фәнни эшне тикшерде: Салахова И.Х., татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Яр Чаллы шәһәре

2019 ел

Эчтәлек.

I.Кереш 3-4 бит

II. Төп өлеш................................................................................................4-7 бит

III.Йомгаклау..............................................................................................8 бит

IV.Кулланылган әдәбият............................................................................9 бит

..Укый яңа буын,

Укыр аны туар кешеләр,-

Кешеләр бит

Пушкиннары белән,

Тукайлары белән көчлеләр...

Хәниф Хөснуллин.

Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Г абдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш, ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.Әдәбият күгендә нибары 7-8 ел ялтырап, үз йолдызлыгын – шигъри мәктәбен – тудырган шагыйрьнең мирасы күп тармаклы, киң кырлы. Тукай мирасындагы әсәрләрнең бер өлеше тәрҗемә ысулы белән язылган. Тукай рус һәм көнбатыш Европа авторларының (Пушкин, Лермонтов, Плещеев, Майков, Байрон, Гете...) әсәрләренә дә ияреп шигырьләр иҗат итә.

Г.Тукай иҗатында тәрҗемә, иярү – гаять зур һәм тиешенчә өйрәнелмәгән тема. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Тукай иҗаты – татар халкының гаҗәеп зур байлыгы. Мәкаль, әйтем, канатлы сүзләргә әйләнеп киткән шигъри юллары, гимн вазифасын башкаручы «Туган теле», җир шарының бөтен халыкларын сокландырган «Шүрәлесе», үзе генә дә ни тора?!

Татар милләтен бәхетле, киләчәкле иткән Тукайны беркайчан да онытырга ярамый.Әдәбият белемендә менә шушы бай тәҗрибәне гомумиләштерү, өйрәнү Тукай турындагы фәнгә бер өлеш булыр иде. Шушы бурычны күз уңыбызда тотып әлеге мәсьәләгә мөрәҗәгать иттем. Үз алдыма түбәндәге максатны куйдым: Г.Тукай иҗатына рус классиклары әсәрләренең йогынтысын тикшерү, анализлау һәм билгеле бер системага салу.

Бурычлар:

– Г.Тукайның рус классиклары әсәрләренә ияреп иҗат иткән шигырьләрен барлау, чагыштыру;

– бу шигырьләрнең үзенчәлекләрен билгеләү;

– шагыйрь хакында әдәби мәкаләләр барлау, аларны өйрәнү, рус классикларына ияреп иҗат ителгән әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларны бүгенге көн яссылыгында тикшерү.

Өйрәнү объекты һәм предметы – Г.Тукай һәм рус классиклары шигърияте.

Фәнни хезмәтемне язганда түбәндәге чыганакларга мөрәҗәгать иттем: Г.Тукай, А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Н.А. Некрасов әсәрләре. Шулай ук күп кенә фәнни-теоретик әдәбият белән танышырга туры килде.

Методологик нигез - чагыштыру методы

II. Төп өлеш

Габдулла Тукай.... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала...? Юктыр.

Габдулла тумыштан ук гаять үткен, зирәк һәм сәләтле бала була. Ул мәктәп бусагасын атлап кергән елларда ук, күп кенә рус галимнәренең мәгълүматларына караганда, татарлар арасында укый-яза белү чагыштырмача югары була. “Россия. Полное географическое описание нашего отечества”(1901) дигән китапның 6 томында түбәндәге сүзләр бар: “Мәхәллә халкының килереннән уннан бер өлеше хисабына үзләрен җитәрлек тәэмин иткән муллалар һәм аларның күпсанлы ярдәмчеләре ир балаларны, ә хатыннары кыз балаларны укыталар. Шуңа күрә татарларда укый-яза белү, руслар белән чагыштырганда, киңрәк таралган”. [165 бит]

Габдулла Уральскига килгәндә анда өч мәдрәсә эшли торган була. Җаекта да Тукай дәртләнеп укырга керешә. Ул вакытта мәдрәсә каршында рус классы яшәп килгән. Дөньяга шактый аек карый торган Галиәсгар Тукайны әлеге рус классына йөртергә карар иткән. Әхмәтша учитель Габдулла белән дәрестән

тыш та шөгыльләнгән һәм аның укырга сораган китапларын биреп җибәрә торган булган. Җиңел аңлаешлы кечкенә шигырь китаплары булган алар. Күп кенә рус шагыйрьләренең яңгыравыклы шигырьләрен беренче тапкыр үз күзе белән карап, үз теле белән кычкырып укыган ул. Шулай итеп, Тукайның русча теле Пушкин, Лермонтов шигырьләре белән ачыла, һәм Уральскиның өч еллык рус классы шагыйрь өчен рус культурасына һәм әдәбиятына керә торган ишек, ә рус теле шул ишекне ача торган ачкыч хезмәтен үтәгән. Рус классын тәмамлагач та Тукай рус әдәбиятын өйрәнүне ташламый. Крылов, Пушкин, Лермонтов, Кольцов, Толстой аның яраткан язучыларына әйләнәләр. Алдан әйтеп үтелгәнчә, Габдулла Пушкин һәм Лермонтов томнарын Уральскида ук хәдис урынына йөртә, бик кадерләп Казанга алып килә Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,

Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам, – дип язды ул соңыннан. Тукай нәкъ менә 1906 нчы елда үзенә кумир итеп А.Пушкинны алуын игълан итә. 1910 нчы елда Тукай А.С.Пушкинның “Любопытный” (1828) шигыренә тәкълид яза һәм үз әсәрен “Ике иптәш арасында” дип атый. Ә 1911 нче елда ул “Веселый пир” (1819) шигырен эшкәртә һәм аңа “Мәҗлес” дип исем бирә. Болардан тыш та татар классигында Пушкинга ияреп иҗат ителгән башка әсәрләр дә байтак.

Рус классикларының кайбер әсәрләрен ул шул вакытта ук тәрҗемә итә, ләкин татарча матбугат булмагач, бастыра алмый.

Беренче тәрҗемәләре – Крылов мәсәлләре – 1906-1907 елларда “Әлгасрелҗәдит” журналында басыла. Габдулла Крыловның 75 мәсәлен тәрҗемә итә. Крылов сатирасы Тукайга көчле йогынты ясый. Аны Крылов сатирасының реалистик көче һәм халыкчанлыгы үзенә тарта. Тукай тәрҗемәләре элеккеге тәрҗемәләрдән оригинал үзенчәлекләрен саклап калулары, оригиналның тел һәм художество элементларын детальләштереп бирүләре белән аерылып торалар. Шуңа күрә Тукай мәсәлләрендә татар халык сөйләменең байлыгы да киңрәк һәм тирәнрәк гәүдәләнә.

Тукайның балалар өчен тәрҗемә иткән әсәрләре дә игътибарга лаек. Аларның күбесе реакция елларына, татар әдәбиятында милләтчелек

настроениеләренең киеренке бер төс алган елларына туры килә. Ул әсәрләрне балаларга аңлаешлы формада бирә һәм тәрҗемә өчен дә аларга таныш картиналы әсәрләрне сайлый. Моңа мисал итеп А.Плещеевтан алынган “Яхшы хәбәрләр” шигырен күрсәтергә була.

Язгы яңгыр тамчысы бер башка тамчыдан сорый

(Әллә белмичә сорый, әллә шаярыпмы юри):

“Ни сәбәп, уклар кеби без берьюлы күктән төшеп,

Бу тәрәзәгә килеп тә бәреләбез: “шып” та “шып?”

Бу сөаленә җавапта иптәше әйтә моңар:

“Бу начар өйнең эчендә икмәге юк ярлы бар.

Җиткерәбез без аңарбер бик матур шатлык хәбәр:

Алдагы көзгә арыш,һич шөбһәсез, булыр чибәр”.

Тукайның рус классикасыннан тәрҗемә иткән шигырьләре башка татар шагыйрьләре өчен дә бай материал булып торалар. Мәсәлән, Мәҗит Гафуриның Тукай иҗатына, бигрәк тә аның балалар өчен калдырган әдәби мирасына мөрәҗәгать итүе билгеле. “Тукай,- дип күрсәтеп уза ул, - һичшиксез , талантлы шагыйрь иде. Мин аңа байтак моментта ияргәләдем. Мәсәлән, балалар өчен язган шигырьләремне мин Тукайдан үрнәк алып яздым. Аның балалар өчен язган шигырьләре, шөбһәсез, минекеннән яхшылар. Ихтимал, минем дә Тукайда табылмаган кайбер артыклыгым булгандыр.” Билгеле булганча, Тукай “Кошларга” исеме белән Плещеевның “Напрасно птички вас...” шигырен тәрҗемә итә. М. Гафури, шушы тәрҗемәдән файдаланып шул ук исемдәге әсәрен тудыра.

Тукайның барлык тәрҗемәләре – нигездә ирекле тәрҗемәләр. Аларны шартлы рәвештә ике төргә бүлеп була: оригиналга якын һәм оригиналдан ераклашкан тәрҗемәләр. Беренчеләрендә рус текстларын тәфсыйльләп аңлату, киңәйтеп тәрҗемә итү очраса, икенчеләренең характеры төрлечә. Алар арасында шагыйрьнең үз строфалары кушылган өлешчә тәрҗемәләр бар. Ул тәрҗемәләрдә оригиналның кайбер строфалары, үзләрендә чагылган фактларның татар халкы тормышына, әдипнең үз иҗади рухына туры килмәве

аркасында төшерелеп калдырылган (“Мужик йокысы”, “Китап”). Оригиналдан ераклашкан тәрҗемәләр арасында Тукайның үз әсәрләре булып үсеп киткәннәре дә күп. Мәсәлән, Никитинның “Гдездо ласточки”әсәренең тәрҗемәсе булган “Карлыгач”, “Киңәш” шигырьләрен шундыйлардан исәпләргә мөмкин.

1821нче елда “Я пережил свои желанья» көньяк сөрген елларында язылган әсәрендә шагыйрь үз язмышы турында уйлана. Ул әле яшь, ләкин күпне күрергә өлгергән. Шагыйрь үзен бәхетле итеп саный алмый. Яшәргә теләми. Ә бу яшьтә (22 генә яшь) бәхет һәм мәхәббәт турында уйларга, хыялланырга кирәк бит.

Ә Тукай 1909 нче елда язган“Теләү бете” шигырендә теләкләрем бетте, сүнде, фәкыйрь калдым. Тормыш миннән биргәнне дә алды. Хәзер авыр хәсрәт, кайгы гына калды. Өметсез калган шагыйрь кайчан соңгы көнем җитәр, дип уйлана, соңга калган яфрак кебек калтырый. Искә төшерсәк, бу шигырь Г. Тукай тормышындагы - 1909 нчы елда Г. Камал белән чыгара торган сатирик “ Яшен” журналы чыгудан туктау вакыйгасы белән бәйле рәвештә язылган.

Тукайның барлык тәрҗемәләрендә дә гади сөйләм теле үзенең гүзәл чагылышын тапты. Шулай ук рус классикасы әсәрләренә хас булган гадилек һәм кыскалык сыйфатларын Тукай татар халык телендәге канатлы сүзләр, фразеологик әйтемнәр, мәкальләр кулланып күрсәтә алды. Алай гына да түгел, төп нөсхәдәге сүз әйләнмәләренең гадилеге, кыскалыгы шагыйрь өчен поэтик осталыкка өйрәнү мәктәбенә әверелде. Рус классиклары әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү Тукай иҗатына тәрҗемәләр аша кергән поэтик образлар системасының баюына да зур йогынты ясады. Шагыйрь иҗатына тәрҗемәләр аша кергән поэтик образлар лирик әсәрләрнең дә аерылмас бер өлеше булдылар.

III. Йомгаклау.

Г. Тукайга кадәр бер генә татар язучысы да рус әдәбиятын болай тирән өйрәнмәгән. Тукай әсәрләренең төрле урыннарында Никитин, Тургенев, Толстой h.б. турында энҗеләр шикелле ничаклы фикерләр сибелгән.

Өйрәнгән , Пушкинны да, Гейне, Шиллерен дә, Байронын да өйрәнгән. Шагыйрь җаны шулай кушкан, шулай таләп иткән , күрәсең…

Минемчә, Г Тукай мәдрәсә белеме белән берлектә европача гыйлем алган булса hәм аңа гаилә учагы җылысы тәтегән булса , ул бөтен җиhанга танылыр иде. Әлеге дөнья «рәхәтләрен » татый алмау аның күңелендә , тутырып булмастай бушлык хасил иткәндер.

Кешелек, кеше үзенең кеше икәнлеген аңлаганнан башлап, үзе турындагы мәгълүматны киләчәккә җиткерергә теләгән. Дөньяның төрле кыйтгаларында мәгарәләрдә, тау куышларындагы сюжетлы рәсемнәр, рун, уйгур язулары hәм бозау тиреләренә, папрус кәгазьләренә язылган китаплар турында без бик яхшы беләбез.

Гасырларны гасырлар алыштырган, дөньяда бер- бер артлы дәүләтләр hәм hәр халыкның үз әлифбасы барлыкка килгән. hәр дәүләтнең исә үз елъязмачысы булган. Ә бит , чынында, hәр ил, халык тарихының асылында кеше язмышы , кеше тарихы ята. Г. Тукайның әдәби язмышы да, шәхси язмышы да илебез тарихыннан аерылгысыз. Шартлары туры килгән , я инде Тукай безнең заманда яшәгән булса , ул күптән инде татар әдәбиятын дөньяга ук танытыр hәм Нобель премиясе лауреаты булыр иде.Тукайның бар уе милләттә, халыкта булды. Ул – милли шагыйрь. Үзе яшәгән елларның бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек бер генә вакыйгасына да битараф калмый. Ул милләтебезнең кол хәлендә яшәвенә сызлана, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә тели.

Кулланылган әдәбият

1. Тукай, Г.М. Әсәрләр: 5 томда. Т. 1 / Г.М. Тукай. – Казан : Татар.кит.нәшр., 1985. – 276 б.

2. Кутуй Г. Рус әдәбиятының Г.Тукайга тәэсире / Китапта: Г.Кутуй.Сайланма әсәрләр. – К.: Татар китап нәшрияты, 1965.

3. Заһидуллина Д.Ф. Шагыйрь иҗатын өйрәнергә яңача караш // Мәгариф, 2006. – №4. – 12 бит.

4. Камалова Г. Р. «Тукай - тәрҗемәче» ,фәнни эш. - 11 бит.

5.Галиуллин Т.Н. Тукайның Җаек чоры иҗаты – дөнья әдәбиятлары югарылыгына беренче адым / Китапта: Творчество Тукая в контексте евразийской культуры. – К.: Фикер, 2002.

У вас нет прав для создания комментариев.