Тукай – шигъри чишмәбез
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Хевронина

Полина

Михайловна
10класс МБОУ «Рождественская СОШ»Лаишевского района Фатыхова Рафида Фоатовна Литературное творчество

422631 с.Рождествено ул.Школьная д.46

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Рождественская средняя общеобразовательная школа»

Лаишевского муниципального района РТ

Директор – Хусаинова Гульнур Нурисламовна

Тукай – шигъри чишмәбез

Автор Научный руководитель

Хевронина Полина Фатыхова Рафида Фоатовна

Михайловна учитель татарского языка

ученица 10 класса МБОУ Рождественская СОШ

д.Дятлово ул.Маяковского д.13 тел.89872205370

тел. 89179194589

Рождествено - 2019

Тукай – шигъри чишмәбез

Язгы көндә, агачлар яфрак атканда, гөлләр чәчәк чыгарганда, кояшның нуры көлә-көлә бөтен дөньяны үпкәндә татар дөньясына табигать бер шагыйрьне тудырып бирде. Аны Габдулла Тукай исеме кушып, йөрәгенә шагыйрьлек күәсен тутырып татар дөньясына бүләк итте.

Быел аның тууына инде 130 ел була. Зур картина ерактанрак караганда яхшырак күренгән кебек, Тукай иҗатының да еллар узган саен әһәмияте арта, бу шәхеснең олылыгы тагын да ачыграк төсмерләнә бара.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньда нибары егерме җиде ел яшәгән, бары тик сигез ел иҗат иткән - шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган.

Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә Габдулла Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Чөнки ул шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да.

Шагыйрьнең туган ягы - инешле-чокырлы, урманлы Казан арты. Монда әүвәл-әүвәлдән җирне урманнан явлап алганнар, җир азлыктан халык иза чиккән. Казан артының исә төп матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында, су анасы яши торган буаларында. Шул төбәкнең Кушлавыч авылында йөз утыз ел элек мулла гаиләсендә Габдулла Тукай дөньяга килә. Дүрт ай ярым үткәч, әтисе үлеп китә, тол калган әнисен кияүгә бирәләр. Әнә шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана. Дөньяның бер генә шагыйренең дә җылылык эзләп үз гомерендә җиде-сигез хатынга “Әни” дип дәшеп караганы булмагандыр.Тукай исә әнә шундый язмыш кичерә.

Тукай язмышы - татар тормышы. Ачы язмыш малайны кулдан-кулга йөртеп, берничә мәртәбә Печән базарына чыгарып саттырып, Казанның “балчыгыннан” туйганчы коендырып та кыска гына гомерендә дөньяның беренче дәрәҗә шигъриятле шигырьләр бүләк иттерә. Тукайның ятим үсүе, ятим яшәве аның иҗатына нык тәэсир итә: аның шигырьләрен үзенә генә аеруча хас булган буявына буйый.

Тукайга иҗат итү өчен язмыш тарафыннан бары сигез ел гына вакыт бирелгән булып чыкты.1905 елда аеруча ялкынланып яза башлаган каләме 1913 елның апрелендә туктап та калды. Ләкин Тукай кебек зур талантларның гомер озынлыгы еш кына аның ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел,бәлки үзенең нинди әдәби мирас калдыруы белән билгеләнә.

Ә Тукай бик тә әһәмиятле вазифа башкарырга өлгерде: урта гасырлар һәм ХIХ йөз әдәбиятлары казанышларына таянып, татар сүз сәнгате үсешенең яңа дәверенә нигез салды; шигъриятебезне сәнгатьлек ягыннан гаять югары дәрәҗәгә күтәреп, аның дөнья мәйданына чыгуын тәэмин итте.

Тукайның шигырьләре, милли моңнары аша бөтен дөньяга ишетелә, көннән-көн тәэсире тирәнәя бара, көн үткән саен аның кыйммәте күтәрелә. Бөек шагыйребез халкыбыз рухында яши бара: аңа багышлап күп җырлар, башка музыкаль әсәрләр, рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде. ХХI гасырга да ул олуг шагыйрь, зур җәмәгать эшлеклесе, биек фикер иясе буларак килеп керде.

Габдулла Тукай – татар балалар әдәбиятына да нигез салучы. Аның әсәрләре менә ничә дистә еллар инде балалар тәрбияләүгә игелекле хезмәт итә. Тукайга багышланган кичәләрдә, дәресләрдә безнең күңелләребездә иң матур хис уяндыра торган, иң пакъ бизәкләр белән бизи торган сүзләр, шигырьләр укыла. Безнең өчен иҗат итеп калдырган күп санлы әкият-поэмаларны, шигырьләрне, мәсәлләрне киләчәктә дә яратып укырлар.

Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,

Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам;

Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,

Мәгълүмдер ки, курку берлән өркү харам.

Әгәр Тукайга язмыш ярдәм итсә, Габдулла Тукай ниләр эшләгән булыр иде? Татар шигырен нинди кыйммәтле әсәрләр белән бизәкләгән булыр иде

У вас нет прав для создания комментариев.