Матурлык эзләп...
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Галлямова

Альмира

Альбертовна
МБОУ «Большеменгер-ская ООШ» Атнинского муниципального района РТ
Литературное творчество

Матурлык эзләп...

Авылыма кайтып киләм әле. Сагындырды... Нигәдер күңелем дә тыныч түгел. Юл букчама кирәкле вак-төяк әйберләрне салып, әти-әнием яраткан күчтәнәчләремне алып, юлга чыктым. Көн матур. Кояш та бүген мулрак елмая. Әйтерсең, минем туган ягыма ашкынуымны ул да хуплый, күңелемдәге шатлык хисе белән бүлешә.

Юл кырыеннан ашыкмый гына атлыйм. Шәһәрнең сукбай этләре мине көн дә тукталышка кадәр озатып куялар. Таныш апаның кечкенә сумкасында алар өчен нинди дә булса күчтәнәч ятканын белеп бетерде шул инде җанашлар. Әнә бүген дә, күзләрен мөлдерәтеп, асфальтка берәр кисәк колбасаның килеп төшүен көтеп, карап торалар. Юлларым уңсын, мин әйтәм, сәдака булсын дип, җан ияләренә көндәгечә азык – төлек калдырып киттем. Этләр мине, хәерле юл теләгәндәй, озак кына күзәтеп, озатып калдылар.

Мин утырып кайтасы автобус озак көттермәде. Урыным тәрәзә кырыена туры килгәнгә, табигатьне күзәтеп, уйга чумып кайтам. Көндәлек эшкә бирелеп, дөньяның бар ямен күрмичә яшәп ятабыз икән бит. Тынчу автобустан төшеп калып, чәчәкле болын итәгенә ятып, болытларны күзәтәсем, тау битендә ак каеннар белән куышлы уйныйсым, имән егетләре белән биисем килеп китте. Ирексездән битемнән яшь бөртекләре тәгәрәде, бала чагым искә төште.

Уфалла арбасына “җигелгән” әти артыннан бер көтү бала-чага йөгереп болынга печәнгә төшә идек. Әти хуш исле печән чаба, ә без рәхәтләнеп җиләк ашыйбыз. Монда җиләк күп дигәндәй, күбәләкләр үрти-үрти безне болынның икенче башына ук алып китәләр иде. Уйнап аргач, тау битенә утырып, әни төреп биргән ашъяулык эченнән сак кына ипи сындырып алып, катык белән тамак ялгый идек.

Шаулашкан, кычкырышкан тавышка айнып киттем. Автобус ватылган икән. Кешеләр сукрана-сукрана, бер-берсен этә-төртә урамга агыла башлады. Алар артыннан мин дә иярдем. Биткә рәхәт, ничектер бик тә-бик тә якын булган чиста, саф авыл һавасы килеп бәрелде.

- Атлагыз инде, йоклап киттегезме әллә? – дигән тупас тавышка борылып карадым. Карап торышка текә генә киенгән кыз бала олы апасына акыл сата икән. Ул да булмады, әлеге кызның иптәшләре автобустан төшеп, “чистарынырга” тотындылар. Чипсы, кириешки, тәмәке каплары, пиво шешәләре һәм башка шуның ише чүп-чар җәйрәп яткан иген кырына “бизәк” булып төшеп утырдылар. Әле генә

мин сокланып карап торган матурлык бер мизгелдә юкка чыккандай булды. Ромашка чәчәкләренә карарга оялдым хәтта. Кая бара бу дөнья? Йөзләренә карап, өмет чаткысы күрмәгән шундый яшьләребез кулына каламы безнең табигать, безнең киләчәк? Нидер әйтергә теләп, авызымны ачкан идем, телсез-өнсез калдым. Чүп-чар арасында ярты ипи ята иде. Күз алларым караңгыланып китте. Кечкенә чакта әнинең иске ипине парда яңартып безгә ашатканын хәтерли-хәтерли җирдә яткан иң кадерле ризыкны алдым, валчыкларын бөртекләп җыйдым. Тамагыма төер утырды. Нинди ана, нинди ата үстергән икән бу балаларны? Мондый зәгыйфь буыннан ни көтәргә?

- Ачтыр инде ул, бераз сәеррәк тә бугай, чүплектә актарынмас иде,- диде яшьләрнең берсе минем турыда. Бу “акыллы” бәндәләр янында минем бәям шуның кадәр иде. Инде сүз әйтергә теләгем дә, хәлем дә, кәефем дә калмаган иде. Бу вәхшилектән арынырга теләп, йөгерә-атлый юлга кузгалдым. Юлымда очраган машина шоферына рәхмәттән башка бер сүз дә әйтмәдем, күңелемне авыр тойгылар биләп алган иде.

Авылга кайтуның да иң куанычлысы әти-әни белән генә күрешү булды. Бала чагымдагы су буйларын, “Ак үрдәк” тауларын, “Әбекәй” чишмәсен эзләп, озак кына әйләндем авылымны. Тик, таба гына алмадым. Әнинең мендәр өстенә каплап куйган челтәрен алып чыгып китеп, балык сөзгән “Тирән күл” дә, кыш буе шау-гөр килеп чана шуган биек “Ак үрдәк” тавы да юк. Каршымда чүплек, кычыткан, тигәнәк каплаган чишмә урыны. Аның чишмә икәнен лайлаланып, мүккә күмелгән черек бүрәнәләр генә хәтерләтә.

“ Тирән күл”дә инде күптәннән балыклар юктыр. Чебенләп, сазлыкка әйләнгән бу сулыкка якын килергә куркыныч: тирә-юнен камыш баскан, ватык тәрәзәләр, тирес өеме, хайван, кош-корт үләксәләре... Кыскасы, авылның чүплеге шушы урында икән дигән уйлар белән урам буйлап туган нигеземә атладым. Капка төбе саен утыртылган гаҗәеп чәчәкләр, гөлҗимеш бакчалары матур булып күренми иде инде миңа. Шадра биткә сөрткән кершән шикелле..

У вас нет прав для создания комментариев.