Печать
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
ГБОУ ”Нижнетабынская школа-интернат для детей с ОВЗ” Муслюмовского муниципального района РТ Галимзянова Халида Азгамовна Литературное творчество-эссе

Тукай туган көндә туган уйлар

Радиодан, күңелләрне кузгатып, моңлы җыр агыла. Үз моңыбыз, чып-чын татар моңы. Шуңадырмы, йөрәккә үк үтеп кереп, аның иң нечкә кылларын тибрәтә, милли хисләр уята.

Зәмирә, урын-җирен җыештыра-җыештыра, радиодан агылган моң дәрьясына чумды. Тукайның “Туган тел”е аны бала-чагына, мәктәп елларына кайтарды. Әйе, алар “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен тыңлап, “Туган тел”не көйләп үстеләр. Алар өчен Тукай – татар халкының бөек таланты, милләт символы булды. Тукай сүзләренә язылган милли моңнарны да радио-телевидениедән еш яңгыраталар иде ул чакларда. Ә хәзер көне буе эшли торган татар каналларында да бик сирәк ишетелә борынгы моңлы җырларыбыз. Ни сүзе, ни көе күңелгә керми торган җырлар белән шыплап тулган музыкаль каналлар.

Менә шундый күңелсез уйлар биләде Зәмирәне. Күңелендәге шушы авыр тәэсирләрне кем белән дә булса уртаклашасы килеп, бармаклары күптән күрешмәгән балачак дусты Рәмзиянең телефон номерын җыйды.

Алар Рәмзия белән бергә укыдылар, партадаш булдылар. Мәктәпне тәмамлагач, юллары аерылды, хәзер икесе ике шәһәрдә гомер итәләр. Шулай да авылга Сабантуйга кайткач очрашкалыйлар, сирәк булса да, телефоннан хәл-әхвәл белешәләр.

Озын гына гудоктан соң, телефоннан үсмер малайның “Алло, вам кого?”-дигән тавышы ишетелде. Зәмирә, ялгыш эләктем ахры, дип уйлап, номерны кабат җыйды. Тагын шул ук тавыш ишетелгәч, Зәмирә дә, русчалатып, Рәмзияне сорады. Трубканың теге ягында: “Мам, это тебя”,- дигән тавыш ишетелде. Секунд эчендә Зәмирәнең башыннан икеләнүле сораулар үтте: ни дисен инде ул Рәмзиягә? Замана яшьләре татарлыкларын онытып баралар, үткәнебезгә битараф булып үсәләр, татарча сөйләшергә дә оялалар дисенме? Рәмзиянең Мараты кебек үк, аның Альберты да русча аралашуны кулайрак күрә бит. Бары өйдә генә татарча сөйләшәләр, ә ишекне ачып, подъездга атлау белән, урыс кешесенә әйләнәләр дә куялар. Ә Рәмзияләр менә ишекнең эчке ягында ук татар кешесе түгел икән инде...

Рәмзиянең “Алло, кто это?”-дигән соравына җавап та бирмичә, трубкасын куйды Зәмирә. Урыныннан кузгалмыйча, күзләрен йомып, йомшак кәнәфидә утыруын дәвам итте. Күңелсез уйларыннан качарга теләп, телевизор пультына басты. Ни гаҗәп, анда да “Туган тел”не башкаралар. Нилектән бүген татар халкы телен, милләтен исенә төшергән соң әле? Шулчак Зәмирә календарьга күз салды. Юкәдә икән чикләвек: 26 апрель –Тукайның туган көне икән бит! Әле дә туган көнне билгеләп үтү гадәте бар, югыйсә, онытылыр иде бөекләр...

Галимҗанова Халидә Әзһәм кызы