Печать
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
МАДОУ №67 Шигабиева Гульназ Фаридовна Литературное творчество –эссе

Тукай әсәрләрендә әхлак тәрбиясе

Габдулла Тукай — XX гасыр татар поэзиясенең нигезе, алтын баганасы.

Сөекле шагыйребезнең безнең көннәргә килеп җиткән иҗат мирасы– зур мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.Аның олуг исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Г.Тукайның кайсы гына әсәрен алсаң да, анда әхлак тәрбиясе, туган телебезгә, туган ягыбызга, аның гүзәл табигатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү максаты куелган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне,матурлыкны күрә белергә, яратырга өнди. Г.Тукай әсәрләре аша балалар табигать һәм кешенең аерылгысыз булуы турында мәгълүмат алалар.

Тукай турында уйланмаган, аның шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр. Гомумән, татарларга гына түгел, бөтен төрки дөньяга якын шәхес ул. Тукай кыска гына гомере эчендә халыкның бәгыренә үтеп керерлек әсәрләр иҗат итеп калдырган.

Бөек шагыйребез сүзләренә җырлана торган җырлар халкыбыз күңеленең түрендә урын алган. Аның “Туган тел” җыры халкыбыз җанының гимны булып әверелде. Җырны ишеткәч, тыңлагач балаларда туган телгә, туган илгә, әти-әнигә карата кызыксыну, ярату хисләре уяна. Тукай иҗаты бүгенге заманда да яши, үзенең активлыгын югалтмый. Нигә шулай? Чөнки бу бөек иҗат – дөнья мәдәниятының аерылгысыз бер өлеше. Г.Тукайның балалар өчен язган шигырьләре белемле, зирәк, тапкыр, әхлаклы булырга, туган телне, туган җирне яратырга өнди. Шагыйрьнең “Эшкә өндәү”, “Сабыйга” шигырьләре яшь буында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп иҗат ителгән. Анда кешеләр өчен хезмәт иң кирәкле, иң бөек нәрсә итеп билгеләнә. Шигырьдә “Кешене кеше иткән нәрсә — эш”,- дип балаларны турыдан – туры өндәү рәвешендә иҗат ителгән бу шигырь балаларда хезмәткә дөрес караш, омтылыш тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный. Яшь буынның туган төбәгенә, туган җиренә булган мәхәббәтен,ярату хисен үстерергә, намуслы хезмәтнең бөеклегенә дан җырлана,хезмәт кешенең дөньяда яшәве өчен иң кирәкле шартларның берсе булуы тасвирлана. Балалар өчен язган әсәрләрендә Тукай аларда хезмәтне сөю, эшчәнлеккә өндәү белән бергә онытылмаслык изге һәм данлыклы исем бары тик тырышып, намуслы эшләү аркылы гына була ала дигән фикерне ныгыта. Балалар белән ата-аналар арасында тирән ярату булырга тиешлеген, балаларның ата-аналарга хөрмәт белән карауларын бик күп әсәрләрендә кабатлый. Бала тәрбияләүдә кирәкле фәлсәфә нечкәлекләрен укучыларына җиткерү өчен, шагыйрь төрле тел чараларын, реаль тормыш ситуацияләрен, үсемлекләр, хайваннар дөньясының үзенчәлекләрен киң куллана. “Мияубикә”, “Гали белән Кәҗә”, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Фатыйма белән сандугач”, “Туган тел”, “Су анасы” кебек әсәрләрендә кеше тәртибенең иң кечкенә берәмлеге булган гамәл, эш-хәрәкәтләре тасвирлана.

Балаларга аңлашылырлык җиңел һәм матур телдә язылган шигырьләре, әкиятләре һәм мәсәльләре балаларда иң матур әхлакый сыйфатлар тәрбияли алырлык көч һәм куәт белән сугарылган.

Ел саен без балалар бакчасында яраткан шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәбез.Аның шигырьләрен , әкиятләрен укыйбыз, өйрәнәбез, сәхнәгә куябыз.Балалар бик яратып Тукай әсәрләре геройларын, табигать күренешләрен рәсемнәрдә гәүдәләндерәләр. Максатыбыз –бөек шагыйребезнең шигырьләре, әкиятләре һәм җырлары аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, шулай ук туган табигатебезгә олы ихтирам

тәрбияләү, ялганламаска, табигатьне , анда булган бар тереклекне яратырга өйрәтү, рәнҗетергә ярамавын сабыйлар күңеленә сеңдерү.

Әйе, Габдулла Тукай иҗаты – серле бер бакча кебек, могҗизалы ил. Ул безне гел үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та - мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул безнең бөек шагыйребез, зур горурлыгыбыз!