“Тукай безнең күңелләрдә”
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
МБДОУ «Детский сад №6 комбинированного вида села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан Ахтямова Айгуль Азатовна (воспитатель) В номинации «Литературное творчество»

“Тукай безнең күңелләрдә”

Габдулла Тукай турында белмәгән, ишетмәгән бер татар кешесе дә юктыр. Тукайның серле әкиятләрен, моңлы “Туган тел”ен тыңламаган, шигырьләрен ятламаган кеше сирәктер.

Безнең “Каенкай” балалар бакчасында да һәр ел саен бөек Тукаебызга багышланган чаралар үткәрелә. Мәктәпкә әзерлек төркеме районда үткәрелгән “Тукай безнең күңелләрдә дигән бәйрәмдә катнашалар. Ел дәвамында аның шигырьләрен, әкиятләрен сәхнәләштерәбез. Аның һәйкәленә чәчәкләр салабыз.

Тукайның нинди генә әкиятен кулыңа алма, ул әдәпкә, әхлаклы булырга өйрәтә. Аның хикәяләре шуның кадәр кызыклы, аларны кабат-кабат укыйсы гына килеп тора.

Тукай безнең күңелләрдә – бөек шәхес буларак мәңгелек яшәячәк.

Тукай абый шигырьләрен

Кечкенәдән беләбез,

“Туган тел” белән ачыла

Безнең телебез.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр,

“Бала белән күбәләк”,

Халык күңелендә булыр,

Яшәр мәңгелек.

Тукайга зур илһам биргән

Кырлайның куе урманы,

Саф сулы чишмәләре,

Сусыл, кызыл җиләкләре.

Бик аз гомер яшәсә дә Тукай,

Күпме шигырь язып калдырган,

Балаларның күңелен әсир итеп,

Туган телгә нигез салдырган.

Тукай иҗаты үлемсез,

Серле, могҗизалы ул.

Мәңге яшәр бөек шәхес,

Мәңге яшәр - татар улы ул!

(Айгөл Ахтямова, язылды 24.04.2018 ел)

У вас нет прав для создания комментариев.