Эссе: « Яраткан шагыйрем – Тукай»
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

МБДОУ «Новошешминский детский сад « Золотой ключик» Кубиева Фирдауса Мингалиевна «Литературное творчество» -эссе

МБДОУ « Новошешминский детский сад «Золотой ключик» Новошешминского муниципального район РТ.

Эссе: « Яраткан шагыйрем – Тукай»

Эшләде: югары категорияле татар

теле тәрбиячесе Кубиева Фирдәүсә

Мингали кызы

Яңа Чишмә авылы, 2018 нче ел.

Һәр буын ел саен апрель аенда Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый. Без чыннан да, гомер буе Тукай белән бергә яшибез. Ул калдырган иҗат мирасы – безнең горурлыгыбыз. Тукаебызның әкиятләре булмаса, гүзәл балачагыбыз булыр иде микән? Ул « Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» нинди генә бөек кешеләр тәрбияләмәде икэн! « Сабыйга», «Эшкә өндәү», «Эш беткәч, уйнарга ярый» шигырьләре исә нинди генә һөнәр ияләре үстермәде! Димэк, без бәхетле. Тукай безне кеше итте, Тукай безне телле итте. Тукай безне эшкә өйрәтте.

Тукай... Әлеге исемне ишеткәч , күңелдә төрле хисләр туа, бала чагым, мәктәп еллары искә төшә. Мин Тукайның иҗатын кечкенәдән яратып, өйрэнеп үстем. Ул безне акыллы, тыйнак булырга өйрәтте. Табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өндәде.

Ә хәзер инде мин балалар бакчасында Тукайнын иҗаты белән һәр ел саен очрашам. Безнен балалар бакчасында апрельда туган көн атналыгы уза. Бик матур чаралар үткәрәбез. Зурлар төркемендәге балалар Тукай әкиятләрен сәхнәләштерә, кечкенә төркемдәге балалар Тукайның шигырьләрен сөйләде. Балалар әти – әниләр белән бергә Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр, поделкалар ясады. Тәрбиячеләр балаларга һәм әти-әниләргә “ Су анасы”, һәм “ Шүрәле” әкиятен күрсэттелэр. Тукайнын барлык әсәрләрендә туган җиргә мәхәббәт бар, балалар күңеленә бу хисләрне салып куялар.

Әйе, Габдулла Тукай иҗаты-серле бакча кебек, могҗизалы ил.Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре бик кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый, укыган саен укыйсы килеп тора. Анын иҗаты чынлап та мәңгелек. Тукай татар халкы күңелендә мәңге яши һәм яшәячәк! Мин Габдулла Тукай иҗатын бик яратып укыйм. Без Тукайга рәхмәтле.

Туган телебез татар телен яратабыз, аның белән горурланабыз.

Туган телебездән башка

Яшәүләр ул юк икән.

Матур иллэр ул күп булса да,

Туган тел берәү икән.

У вас нет прав для создания комментариев.