Габдулла Тукайның киңәшләрен истә тотып...
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №87» Мухаметгалиева Гельназ Вазыховна учитель татарского языка и литературы Эссе “Габдулла Тукайның киңәшләрен истә тотып...”

Габдулла Тукайның киңәшләрен истә тотып...

Туган телем язмышы – милләт язмышы. Тел – милләтебезнең җаны. Ул үлсә, милләт тә яшәми.Минемчә, һәр кеше үзенең туган телен белергә, камилләштерергә тиеш.

Мәктәпләрдә туган телебезне үстерүдә кайбер каршылыклар туып, дәресләрнең саны кыскартылгач, башыма әллә нинди уйлар килә башлады. Нишләргә? Кая барырга? Ничек яшәргә? Шулай төрле уйларга чумып йөргәндә, кулыма Г.Тукайның китабы килеп эләкте. Бигрәк тә күренекле әдипнең “Киңәш” шигырен укып, җаныма тынычлык таптым. Ни өчен дип уйлыйсызмы? Бу шигырь нәкъ минем күңел халәтемә туры килә иде. Эш урынында мин туган проблемам белән ялгызым калдым.Һәр кеше үзенэ күбрәк сәгать алу өчен төрле юллар эзләде, түрәләр белән уртак тел тапты. Мин генә үземне ятим бала күк хис иттем. Беркемгә дә сереңне сөйләп булмый. Сөйлисең икән, алдыңда мактап, артыңнан көлүләре бар.

“Серең белгәч, кызартырлар йөзеңне,

“Җүләр бу!” – дип ачырмаслар күзеңне.

Кача күр, кош кеби, мактауларыннан,

Хәбәрдар бул ки шунда ау барыннан.

Г.Тукай “Киңәш”

Үземнең хисләремне күпме тоеп йөргәнмен? Белмим. Шигырьне укыганда шулкадәр күңелем тулды ки, хәтта елап алдым. Шулчак минем йөрәгемне ачып карасагыз, аңлаган булыр идегез. Мин үземдә җиңеллек тойдым.

“Әгәр басса сине бер-бер заманны

Еламый йомшамас хәсрәт вә кайгы, -

Утыр аулакка, кайда һич кеше юк,

Сабыйдай, тәмле-тәмле күз яше түк”

Г.Тукай “Киңәш”

Дуслар, Г.Тукайның шигырьләрендә үзеңә таяныр дус та, акыллы киңәшләр дә табып була. Бөек әдибебез белән бергә уйлыйк, кайгырыйк, шатланыйк.

“Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул;

Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән”

Мәктәптә киләсе уку елына татар теле һәм әдәбиятын укытуга сәгатьләр бүлү дәвам итә... Киләчәктә мине нәрсә көтә? Бер теләгем бар: “Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде!”

Кулланылган әдәбият:

1.Раушан көзге: Татар балалар әдәбитыннан хрестоматия: Педагогия училищеларының мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү бүлеге өчен кулланма.- Казан: Мәгариф, 1993.-255б.

2.Тукай Габдулла Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. Казан, Тат.кит.нәшр., 1990- 255бит

 

У вас нет прав для создания комментариев.