Тукай иҗаты мәңгелек
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
ГБОУ

«Сабинская

школа-

интернат

для детей

с ОВЗ»
Сабирова Нурия Корбангалиевна литературное творчество- эссе

Тукай иҗаты мәңгелек

Сәнгатебез күкләрендә —

Кояшыбыз, Аебыз,

Бар җиһанга күренерлек

кадерле Тукаебыз !

Илдар Юзеев

Тукай, Тукаебыз, дибез. Ə төптән уйлап карасак, без, чыннан да, гомер буе Тукай белән бергә яшибез. Кечкенәдән бәләкәй Апушны кызганабыз, Шәрифә карчыкны явыз, дибез. Без үскән саен Тукай үсә, ул үскән саен – без.Ә шагыйрьнең нигә шундый сабыр, балалар сөючән, игътибарлы, гадел булуын һәрбер кеше дә төгәл әйтә алмыйдыр. Минемчә, Габдулла Тукайны шундый гади һәм сабыр булырга, кешеләргә ачу – нәфрәт сакламаска яшьтән үк тормышы өйрәтә. Белгәнебезчә, ул авылдан – авылга, кешедән – кешегә, кулдан – кулга озак еллар буе йөри. Әлбәттә ул гаиләләрдә чит, кирәкмәгән бала һәм артык тамак булып исәпләнә. Аны һәркем дә яратып та җиткермәгәндер, бәлки. Бөтен кешенең дә холкы бер булмый бит. Ләкин Апушка нинди йөз белән карасалар да, ул барыбер ягымлы, сабыр, гади булып кала.

Габдулла Тукаебыз — татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз һәм мактанычыбыз. Җаныбыз аның шигырьләреннән, ул тудырган гаҗәеп дөньядан аерыла алмый .

Халык күңеленә үтеп кергән һәм тиз арада йөрәген яулап алган шәхесләрнең иҗаты кулдагы бармакларда гына санарлык. Башка милләт шагыйрьләре белгән, яшь чагында ук олыларча үз – үзенә бәя бирә алган кеше татарларда ул – Габдулла Тукай. Тукайның бөеклегенә һәм аның милләтебез горурлыгы, куанычы булуына без вакыт узган саен ныграк ышана барабыз. Зур картина ерактанрак караганда яхшырак күренгән кебек, Тукай иҗатының да еллар узган саен, әһәмияте арта, бу шәхеснең олылыгы тагын да ачыграк төсмерләнә бара.

Теләсә кайсы милләтне милләт иткән ике төп нәрсә бар. Аларның беренчесе – туган тел, икенчесе – милли көй, милли моң. Уйлап карагыз әле. Габдулла Тукай сүзләренә җырлана торган “Туган тел”, “Туган авыл”, “Бәйрәм бүген”, “Әллүки”, “Тәфтиләү” җырларыннан башка татарны, аның күңелен һәм рухын күз алдына китереп буламы? Юк, әлбәттә. Дөньяда яхшы җырдан да олырак сәнгать юктыр. Ни өчен дисәң, җырда туган телнең иң затлы, иң тәмле, иң хисле, иң моңлы сүзләре бергә җыела.

Ə Тукаебызның əкиятлəре булмаса, гүзəл балачагыбыз булыр иде микəн? Ул «Су анасы», «Шүрəле», «Кəҗə белəн Сарык» əкиятлəре нинди генə бөек кешелəр

тəрбиялəмəде икəн! «Сабыйга», «Эшкə өндəү», «Эш беткəч, уйнарга ярый» шигырьлəре исə нинди генə hөнəр иялəре үстермəде! Димəк, без бəхетле, без Тукайлы халык. Тукай безне кеше итте, Тукай безне телле итте. Тукай безне эшкə өйрəтте. Тукай безне дөньяга танытты. Без Тукайга бурычлы. Без Тукайга рəхмəтле.. Туган телебез татар телен яратабыз, аның белəн горурланабыз. Халкыбызның милли əкиятлəрен яратып укыйбыз, бер -беребезгə сөйлибез.

Һәр апрель аен - Тукай аен олы хөрмәт белән көтеп алабыз. Тукай гомере нәкъ салават купере кебек кыска булды. Әмма иҗат иткән әсәрләре - мәңгелек! Синең алдыңда баш иябез, бөек Тукай!

У вас нет прав для создания комментариев.