«ЧӘЧӘКЛӘР КИТЕРЕГЕЗ ТУКАЙГА!»
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МБДОУ №7 «Рябинушка» Город Набережные Челны Камалова Алсу Имамовна(воспитатель по обучению
детей татарскому языку Камалова Аида Дамировна
(воспитатель по обучению
детей татарскому языку
Литературное творчество – эссе» Тема: «Чәчәкләр китерегез Тукайга»

«ЧӘЧӘКЛӘР КИТЕРЕГЕЗ ТУКАЙГА!»

(Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары өчен музыкаль – әдәби кичә)

Бурычлар:

1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга шагыйрь Габдулла Тукайның тормыш юлын, шигырьләрен өйрәтүне дәвам итү.

2. Балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телен үстерү.

3. Шагыйрь иҗатына мәхәббәт, туган телгә хөрмәт тәрбияләү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада Г.Тукай портреты. Аның янында музыкаль кичәнең эпиграфы булып шигъри юллар эленгән.

«Җырдай моңлы татар теле!»

«Без Тукайлы – димәк бәхетле!»

«Тукай белән бергә - гомергә!»

Читтәрәк, Г.Тукай китапларыннан күргәзмә. Залның икенче яртысында язучының әсәрләре буенча балалар тарафыннан ясалган рәсемнәр стенды, әкиятләр буенча кулдан ясалган әкият геройларын макетлары

Бәйрәм кичәсен Г. Тукай шигыренә язылган «Бәйрәм бүген» җыры белән башлап җибәрәбез.

«Бәйрәм бүген» (Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи көе)

Алып баручы:

Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган

Тартыш белән үткән көннәрең.

Шуңа инде искә алынмыйча

Үткән синең туган көннәрең.

Бәйрәмнәрең алда икән әле

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп,

Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

Ал чәчәккә күмеп күтәреп.

(Кулларына чәчәкләр тотып балалар музыка астында залга узалар, ярым түгәрәк булып басалар.)

1 нче бала:

Бар күңеллелек, бу дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? Мин беләм

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

2 нче бала:

Апрель килсә исемеңне, җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы син,

И моңлы, нурлы Тукай!

3 нче бала:

Тылсымлы шигырьләреңне, укыйбыз кабат – кабат.

Балачак хыялларына, бирәләр алар канат.

«Чәчәкләр» белән күнегү

4 нче бала:

Туган телне яттан сөйләп, үсеп җиткәнбез шулай.

Безнең бакча балалары, ярата сине, Тукай!

Алып баручы:

– Балалар! Бик күп язучылар Габдулла Тукайны мактап, аның иҗатын зурлап, аңа багышлап шигырьләр язганнар. Хәзер мин сезгә Хәсән Туфан язган «Чәчәкләр китерегез Тукайга» шигырен укып үтәм.

«Чәчәкләр китерегез Тукайга» (Хәсән Туфан)

Әйләнәңдә – гөлләр...

Сүзен гүя

Шулар аша әйтә күңелләр, –

«Туган көнең белән!» дигән сыман,

Елмаялар кебек бу гөлләр

Килә, килә... Язлар саен сиңа

Илең килә туган көнеңдә,

Бетми торган гомерен кушкан сыман

Синең бөек, кыска гомергә.

Ераклардан, йөзләп сукмаклардан

Килеп меңнәр синең каршыңа,

Еллар саен арта бара торган

Сәламнәрен сиңа тапшыра.

Ял көнендә кырлар – болыннардан,

Урманнардан кайткан уңайда,

Ел эчендә тик бер генә тапкыр Килеп китсә һәркем Тукайга,

Синең янда яздан – кышка кадәр, –

Гөлләр балкыр иде көн саен...

Әйтер иде илләр: «Күрче, ничек

Сөя татар үзенең Тукаен...» («Гөлләр балкыр иде көн саен... Әйтер иде илләр: «Күрче, ничек сөя татар үзенең Тукаен...» сүзләреннән соң балалар чәчәчкләрен Тукайай портреты янына куялар.)

1 нче бала:

Бар күңеллелек, бу дөньяда, бар бер ямь бүген.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Алып баручы:

– Әйе, балалар, бәйрәм бүген! Без сезнең белән зур бәйрәмгә, татар халкының бөек шагыйре – Габдулла Тукайны искә алу кичәсенә җыелдык.

Ямьле язның матур бер көнендә, табигать җанланып, күк йөзендә кояш балкыган апрель аеның 26 нчы көнендә, умырзая чәчәкләре баш калкытканда. Казан арты Кушлавыч авылында сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туа.

Тукайга сабый чактан ук күп нәрсә күчкән: җырга – моңга, туган телгә мәхәббәт. Әнисе, Мәмдүдә апа да, шигырь чыгарырга яраткан. Бабасы, Зиннәтулла абый да, үзе өчен генә булса да, шигырьләр язгалаган.

Тылсымлы әкиятләр, матур моңлы җырлар тыңлап үскән бәләкәй Габдулла.

Әбисе, Габдулланы, кызыклы, тылсымлы әкиятләр, матур шигырьләр сөйләп йоклатса, әнисе аңа бишек җырларын җырлаган. Әнисе, әбисенең: «Әлли – бәлли бәүкәем, җан йөрәгем, нәнкәем» дип җырлаган бишек җырларын, шушы матур кичерешләрне Г.Тукай «Бишек җыры» дигән шигыре аша күрсәтергә тырышкан.

«Бишек җыры» аша баланы акыллы, галим итеп күрү теләген чагылдырган. Җырдагы назлау, иркәләү сүзләрен ана телендә – туган телдә әйтү, бала тәрбияләүдә зур урын алып тора. Сабый баланың беренче сүзләре дә туган телдә яңгырый. Бу исә туган телгә мәхәббәтне тагын да арттыра, балада ана теленә ярату хисләре уята.

Ә хәзер, әйдәгез бергәләп, матур кызларыбыз башкаруында «Бишек җыры»н тыңлап үтик.

Җыр «Бишек җыры» (Кыз балалар, курчаклар белән җырлап бииләр. Соңыннан урыннарына утырышалар)

Презентация «Тукай безнең күңелләрдә» (Тәрбияче балаларга Г. Тукай иҗатына, аның тормыш юлына багышланган презентация күрсәтә. Соңыннан аның әкиятләре буенча ясалган рәсемнәр күрсәтелә)

Дидактик уен «Бу нинди әкияттән?» (Балалар әкият эчтәлегенә туры килгән рәсемнәрне карап исемен әйтәләр. «Су анасы»,«Шүрәле», «Су анасы»... )

Бала:

Шүрәлеләр яшәгәнгә ышанмый кемнәр генә?!

Су анасы әкият сөйли, серле җәй кичләрендә. (Су анасы килеп керә)

Су анасы

– Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Нинди бәйрәм монда?

Балалар: Габдулла Тукайның туган көне.

Су анасы:

– Ә сез беләсезме соң, кем ул Г.Тукай? (Балалар Г.Тукай турында сөйлиләр, аның берничә әсәрен атыйлар.)

Бала:

Тукай исән, безнең йөрәкләрдә

Аның әсәрләре дан алган.

Шуңа күрә безнең күңелләрдә,

Мәңгелек булып калган.

Су анасы:

– Балалар, ә сез мине таныйсызмы? Мин дә бит Г.Тукай әкиятеннән. Килегез, мин сезгә үзем турында сөйлим! (Балалар Су анасы тирәли төзелешеп утыралар, Су анасы аларга үзе турында менә нәрсәләр сөйли):

Су анасы:

– Бер эссе җәйге көнне мин чиста суда чума – чума йөздем, иптәшләрем белән уйнадым. Судан чыгып, бераз кояш нурлары астында басмада утырып ял иттем, тузгыган чәчләремне тарадым. Чәчләремне матур итеп тарап үргәч тә, кояш нурлары астында ялтыраган суга карап сокланып утырдым да, тарагымны онытып яңадан суга төшеп киттем. Тарагымны алырга дип чыксам... Ни күрим – тарагым басмада юк иде инде. Хәзер чәчләремне дә матур итеп тарап үрә алмыйм. Мин беләм, балалар, аны бер малай алып китте. Ә сез, дусларым белмисезме, кем алды икән минем алтын тарагымны?

Балалар: Беләбез, беләбез! Әнә, ул, үзе дә, монда килә! (Кулына тарак тотып, бер малай керә)

Малай:

– Исәнмесез, балалар?! Исәнмесез, тәрбияче апа?!

Тәрбиячегә мөрәҗәгать итеп:

– Апа, сез су анасын күрмәдегезме?

Тәрбияче белән малай арасында диалог:

Тәрбияче:

– Нигә кирәк ул сиңа?

Малай:

– Бик кирәк иде шул миңа Су анасы. (Таракны артына яшерә)

Тәрбияче:

– Тукта, дустым, син нәрсә яшерәсең анда?

Малай:

– Яшермим. Мин куркам, оялам. Бүген су коенырга баргач, басмада алтын тарак күреп алдым.. Озак кына сокланып карап тордым. Кояш нурлары астында ничек ялтырый ул!!! Их – х! Иясе булмагач, алдым да өйгә кайтып киттем. «Әни мин алтын тарак таптым», – дип әнигә таракны бирдем. Ул Су анасыныкы булган. Су анасы мине эзләп безгә килгән. (Бик борчулы).

Малай:

– Су анасын шуңа эзлим мин, апа. Таракны бирергә кирәк. Чәчләрен тарарга тарагы да юктыр хәзер. Нишлим инде апа? Зинһар, ярдәм итегез миңа!

Тәрбияче:

– Я, ярый, кил монда. Әнә, күрәсеңме, Су анасы балалар белән сөйләшә, бар анда, аңлатып бир, ул сине аңламый калмас. (Малай балалар янына бара, Су анасына таракны бирә):

Су анасы белән малай арасында диалог:

Малай:

– Зинһар, гафу ит, мине, Су анасы, мә тарагыңны! Иясе юк дип мин алган идем таракны. (Таракны Су анасы бирә)

Су анасы:

– Рәхмәт, дустым. Китереп дөрес эшләгәнсең. Балалар, иясе юк дип кеше әйберенә тияргә ярамый, шулаймы? «Кырын эш кырык елдан соң да беленә», – ди татар халык мәкале. (Мәкальне бергәләп кабатлыйлар)

Тәрбияче:

– Балалар, Габдулла Тукай кечкенә чагында уйнарга бик яраткан. Ә сез нинди уеннар беләсез? («Яшел яулык», «Миңлебай», «Чума үрдәк, чума каз», «Түбәтәй»...) – Су анасы, әллә балалар белән берәр уен уйнап аласыңмы?

Су анасы:

– Без дус кызларым белән тарак белән дә, көзге белән дә уйнарга яратабыз. Мин бик шатланып сезгә үзем яраткан уенымны өйрәтәсем килә. Әйдәгез тарак белән бер уен уйныйбыз.

Уен: «Тарак кемдә?» (Балалар түгәрәк ясап басалар. Су анасы тарагын тотып түгәрәк кырыеннан, балалар түгәрәктә йөри. Музыка туктагач, Су анасы таракны берәр бала артына куя да «Тарак кемдә?», – дип сорый. Тарак кем артына туры килә, шул балага җәза бирелә.

Балалар Тукай шигырьләрен сөйлиләр: «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк», «Шаян песи»)

1 бала «кәҗә» булып кычкыра. (Шул вакыт Гали килеп керә).

Гали:

– Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, тәрбияче апа! Исәнме, Су анасы!

Су анасы:

– Исәнме, Гали дус! Син нишләп безнең белән түгел? Нигә шулай күңелсез? Нигә балалар белән уйнамыйсың, шаярмыйсың? Нәрсә булды сиңа?

Гали:

– Бик уйнар идем дә бит, кәҗәм югалды. Кәҗә тавышы ишеттем дә монда килдем. Дуслар, сез күрмәдегезме соң минем кәҗәмне?

Су анасы:

– Мин тарагымны эзләп авылга барганда синең кәҗә су буендагы яшел аланда, хуш исле яшел үлән ашап йөри иде. Куркма, анда бүреләр юк!

Тәрбияче:

– Борчылма, Гали! Безнең балалар кәҗә турында шигырь беләләр, әйдә тыңла, бәлки кәҗәң дә табылыр.

Шигырь: «Гали белән кәҗә» (Г.Тукай)

(Кәҗә кебек кычкыра – кычкыра, башына кәҗә маскасы киеп бер бала керә. Муенында кыңгырау. Кәҗәнең күреп Гали бик сөенә, балаларга рәхмәт әйтә. Кәҗәнең җилкәсендә бик матур бер капчык күреп ала)

Гали:

– Кәҗә дустым, бу нинди капчык синдә. Әллә бүре башы таптыңмы? Әллә капчыкка салып балаларга күчтәнәч алып килдеңме?

Кәҗә:

– Юк, юк! Бүре башы түгел анда. (Куркып ян – якка карана)

Беләсеңме, Гали дустым, син дөрес уйлыйсың. Әйе, әйе, дустым. Син бит өйдә кыңгырауларны калдырып киткәнсең. Менә мин сиңа аларны алып килдем.

Гали:

– И, рәхмәт, кәҗә дустым. (Балаларга карап:

– Чынлап та, дусларым, мин бит сезгә җырлар өчен кыңгыраулар әзерләгән идем. Язның шундый матур көннәрендә сөекле язучыбыз Габдулла Тукайны зурлап, яз турында җыр беләсез дип ишеттем. Шуңа сезгә кыңгыраулар әзерләдем. Әйдәгез әле, җырлап җибәрегез!

Җыр: «Яз килә» (Кулларына кыңграулар тотып җырлыйлар)

1. Җил җылы һәм иркә, кояш та елмая.

Бар дөнья уяна, бар дөнья уяна.

Кушымта: Яз килә, яз килә, Чәчәкләр уяна. Йөрәккә яз килә

Бар дөнья куана, яз килә! (Кыңгыраулар шалтыраталар)

2. Канатлы җырчылар, моңлана талларда

Бар дөнья уяна, бар дөнья уяна.

Кушымта: Яз килә, яз килә, Чәчәкләр уяна. Йөрәккә яз килә

Бар дөнья куана, яз килә! (Кыңгыраулар шалтыраталар)

Гали:

– Рәхмәт, дуслар. Бик матур җырладыгыз. Җырчы кошлар турында да җырланды бу җырда.

– Балалар, ә сез беләсезме, яз көне җылы яклардан нинди кошлар очып кайталар? (Балалар җавабы: кара каргалар, сыерчыклар, тургайлар, сандугачлар, карлыгачлар)

Тәрбияче:

– Безнең Айзат карлыгач турында Габдулла Тукай язган «Карлыгач» шигырен укып күсәтә.

«Карлыгач» җыры музыкасына «Карлыгач» шигыре укыла.

Гали:

– Рәхмәт балалар. Кәҗә дустым, бу капчык нигә шундый зур?

Кәҗә:

– Әйе, балалар, капчык бик зур. Чөнки аның эчендә тагын бер капчык бар. Минем дә сезнең белән бер кызык уен уйныйсым килә.

Хәрәкәтле уен: «Капчык киеп йөгерү» (Балалар ике командага бүленеп басалар Гали командасы һәм Кәҗә командасы. Капчыкларны киеп йөгерәләр)

Тәрбияче:

– Балалар, сез Г.Тукайның бик күп әкиятләрен беләсез. Менә сезгә бер табышмак. Дөрес җавап бирсәгез, әкият герое үзе дә монда килер:

Табышмак:

Нәкъ кеше кебек үзе, ә шулай да шаккатыра.

Былтыр кысты! – дип кычкыра, балаларны чакыра. (Шул вакыт, Шүрәлене эзләп, биленә балтасын асып Былтыр килеп керә)

Былтыр:

– Исәнмесез балалар, сез Шүрәлене күрмәдегезме? Ул миңа урманда бер кемгә дә тимим дип сүз бирде. Мин аны бирегә бәйрәмгә чакырган идем. Сезнең янга киләм дип сезгә урман күчтәнәчләре дә әзерләгән иде. Нәрсә булды икән безнең Шүрәле дус белән?

Тәрбияче:

– Әллә безнең 7 нче «Миләшкәй» балалар бакчасын тапмый микән? Югыйсә урманнан ерак та тормыйбыз.

Былтыр:

– Мин аны эзләп килим әле. (Былтыр Шүрәлене эзләп бер ишектән чыгып китә, ә икенче ишектән Шүрәле килеп керә)

Шүрәле:

– Хәерле көн дуслар! Сез минем Былтыр дустымны күрмәдегезме?

Тәрбияче:

– Нәрсәгә кирәк булды инде ул сиңа? Син бит аны кыерсытасың. Былтыр сине бик озак көтеп торды, түзә алмагач, сине эзләп урманга китте.

Шүрәле:

– Кызганыч. Ул мине Тукай бәйрәменә, балалар белән уйнарга, күңел ачарга чакырган иде. Ә сез мине таныйсызмы соң, балалар?

Балалар:

– Әйе, син Тукайның «Шүрәле» әкиятеннән. Без синең турыда табышмак әйткән идек, шул вакыт Былтыр килеп керде, сине күрмәгәч, сине эзләп урманга китте.

Тәрбияче:

– Әйе, Шүрәле дус, без сине таныдык. Былтыр сине эзләп урманга китте, хәзер без аңа синең килүең турында хәбәр бирербез. Ә син, Шүрәле, әйдә, уз! Балалар, Шүрәле керсенме?

Балалар:

– Керсен, керсен! Син безгә тимисеңме?

Шүрәле:

– Юк, дусларым, мин Былтыр дустыма урманга килгән бер кемгә дә тимәскә дип сүз бирдем. Тик дусларым, сез дә урманны пычратмагыз!

Балалар: Синең алда Шүрәле дус, сүз бирәбез: Ураманны пычратмаска! Кош ояларын туздырмаска! Агачларны сындырмаска! Чәчәкләрне эзмәскә! Учак якмаска!

Шүрәле:

– Рәхмәт, дусларым.

1 бала:

– Шүрәле, синең турыда бик күп җырлар, уеннар бар. Без дә беләбез. Ишетәсең киләме? Әйдә бергәләп уйныйбыз!

Җырлы – биюле уен: «Әй, Шүрәле, Шүрәле»

Балалар Шүрәлене уртага алып җырлыйлар:

Ачуланган, турсайган, күр син бу Шүрәлене,

Нигә һаман онытмый ул, былтыргы үпкәләрне.

Әй, Шүрәле, дускаем, безнең янга кил әле

Син яхшы бит, син әйбәт бит, уйнап шаярыйк әле.

Балаларга җавап итеп Шүрәле җырлый:

Бармакларым бик озын, күзләрем йөреп тора.

Мине күргән һәр кешенең көләсе килеп тора.

Мин Шүрәле, Шүрәле, дустым Былтыр чакыргач,

Онытым мин үпкәләрне, көлдереп алам сезне.(Уртада балаларга төрле кызыклы хәрәкәтләр күрсәтеп көлдереп йөри. Балалар аның артыннан кабатлыйлар.)

Шүрәле:

– Күңелләрем тулып китте, балалар, рәхмәт сезгә. Минем дә сезгә бер бүләгем бар. Мин күп уеннар беләм. Сезгә дә бер кызык уеным бар. Уйныйсыгыз киләме? Килегез бергәләп уйныйбыз. Уенның исеме «Йөзек яшереш» дип атала.

«Йөзек яшереш» уены (Балалар түгәрәккә басалар, яисә утыралар. Кулларын учлап куялар. Шүрәле түбәндәге сүзләрне әйтеп түгәрәк буенча йөри:

«Кулымдагы йөзегемнең ташлары чын гәрәбә,

Кемгә салып киттем икән, кайсыгыз әйтеп бирә». Шулай сөйләнә – сөйләнә йөзекне кемгә дә булса салып китә һәм «Кемдә йөзек сикереп чык» – , ди. Учында йөзек булган бала урыныннан сикереп чыга «Йөзек миндә», ди. Әгәр шул бала янында утыручы, бу баланы тотып кала алмаса, ул йөзек салучы була. Әгәр инде бу баланы тотып калсалар, аңа нинди дә булса җәза бирелә)

Җырлы – биюле уен «Йөзек яшереш» (Татар балалар фольклоры, 224 бит)

Былтыр: (Борчулы Былтыр керә, тик Шүрәлене күрүгә бик шатлана) – Шүрәле, үзең мине чакырдың, ә үзең юк. Мин сине эзләп урманда йөрим, син инде монда, балалар белән күңел ачып утырасың икәнсең.

Шүрәле:

– Гафу ит инде мине, Былтыр дус. Бик зур рәхмәт сиңа, мине чакырган өчен. Миңа балалар белән бик күңелле булды. Күп уеннар уйнадык. Балалар минем турыда да уеннар беләләр икән.

– Балалар, мин дә сезнең янга буш кул белән килмәдем. Сезгә урман күчтәнәчләре алып килдем. Бу бәйрәм күчтәнәче булыр, бергәләшеп сыйланыгыз! (Кәрҗин белән балаларга җиләк, чикләвек формасында пешкән ризыклар бирә).

– Сезнең белән бик күңелле булды, рәхмәт сезгә. Миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз, дуслар! Сау булыгыз, кунаклар! Сау бул, Былтыр дус! (Шүрәле китә)

Былтыр:

– Балалар, минем дә сезнең белән уйныйсым килә. Тик китәргә вакыт җитте. Галине өйдә әнисе көтә. Киткәнче сезгә бер үтенечем бар. Минем кудымда серле тартма. Тартмада Г.Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәр. Тик алар кисәкләрдән тора. Аларны дөрес итеп җыярга кирәк. Сез миңа булышырсызмы? (Балаларга пазлалар бирә. Балалар пазлалардан «Сөткә төшкән тычкан», «Кызыклы шәкерт», «Шаян песи» ... әкиятләренә рәсемнәрне җыялар)

– Рәхмәт, дуслар, булдырдыгыз. Бу рәсемнәр сезгә миннән бүләк. Башка балалар белән дә уйнагыз! Безгә дә китәргә вакыт, балалар. Әйдә Гали дус, ал кәҗәңне, киттек авылга! Сау булыгыз, балалар!

Балалар:

– Рәхмәт сезгә. Тагын килегез! Сау булыгыз!

Тәрбияче: Балалар, безгә дә хушлашыр вакыт җитте. Таралышканчы әйдәгез бергәләшеп Г.Тукайның «Туган теле»н җырлыйбыз.(Басып барысы да җырлыйлар).

Тәрбияче:

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне,

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең «Туган тел» еңне.

Тормыш юлың синең кыска булды.

Иҗат юлың аннан күп кыска.

Ә җырларың тулы хокук белән

Мәңгелеккә керде тормышка

Бала:

Туган телем – татар теле, Син минем газиз телем.

Син моңлы да, син нурлы да,

И минем гүзәл телем!

Туган телем – татар теле, Татар теле – әнкәм теле.

Әнкәм теле – Тукай теле –

Мәңге сүнмәс газиз телем!

Тәрбияче:

– Сау булыгыз дуслар, сау булыгыз кунаклар! Киләсе очрашуларга кадәр.

У вас нет прав для создания комментариев.