Габдулла Тукай- табигать сакчысы
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Татарстан республикасы Яр Чаллы шәһәренең

«АЕРЫМ ФӘННӘР ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНЕЛӘ ТОРГАН 45 НЧЕ

УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ»

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

 

 

 

 

 

 

Габдулла Тукай- табигать сакчысы

 

 

 

                                                     Эшне башкарды:

                                                               7 нче сыйныф укучысы 

Минкина Камилла Илнар кызы

                                                                 Җитәкче:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кәримова Гөлназ Рәис кызы

Яр Чаллы

2018

 

Эчтәлек.

I.Кереш

II. Төп өлеш

  1. Экология һәм табигать
  2. Габдулла Тукай- табигать сакчысы
  3. III. Йомгаклау

IV.Кулланылган әдәбият

Кереш.

     Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә. Кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала. Шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк. Табигатьне саклау- һәр кешенең изге бурычы.

     Экологик белем һәм тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте зур. Язучыларыбыз, беренчеләрдән булып, табигатьне саклау турында чаң сукты. Әйләнә-тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау аларны иң борчыган һәм дулкынландырган проблемага әйләнде. Нәфис сүз, сәнгать чаралары ярдәмендә кешедә югалып бара торган иң изге әхлакый-рухи кыйммәтләрне торгызу, Җир-анага игелек, хөрмәт хисләрен уяту, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуында искәртергә кирәк иде.

Төп өлеш

  1. Экология һәм табигать.

      Экология (грек сүзе) эйкое – йорт, тереклек ияләре һәм үсемлекләрнең яшәү урыны; логос – закон, канун дигәнне аңлата. Кояш, су, ком, таш, хайван һәм үсемлекләр – барысы бергә табигать дип атала. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә менә ничек язылган: «Табигать – билгеле бер урынның җир сулары, үсемлек, хайваннар дөньясы кеше эшчәнлегеннән башка барлыкка килә торган һәммә нәрсә». Кеше табигатьтән башка яши алмый. Табигатькә чыгып, без ял итәбез, кошлар җырын тыңлыйбыз, хуш исле үләннәр, чәчәкләр иснибез, күңелләребезне сафландырабыз. Мәрхәмәтлелек тамыры табигатьтән башлана. Ә мәрхәмәтлелек ул – мәхәббәт, ярату. Мәхәббәт – җәнлекләрне, кошларны, бар табигатьне ярату, саклау.

       Татар халкының ел фасылларының иң үзенчәлекле көннәренә багышланган бәйрәм-йолалары күп. Мәсәлән, кышкы һәм җәйге Нардуган бәйрәмнәре, Сөмбелә, Карга боткасы һ.б. Без бу бәйрәмнәрне табигатьтә, урманда уздырырга тырышабыз. Мондый бәйрәмнәр белән танышу ерак бабаларыбызның табигать белән бер бөтен булып яшәгәннәрен күзалларга ярдәм итә.

     Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый, аңлый белергә дә кирәк.

Габдулла Тукай - табигать сакчысы.

   Табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле. Г. Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. Табигатьне саклау – милләтебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләрне, рухи һәм тарихи байлыкларны саклау белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки туган тел, әдәби һәм тарихи мирас газиз җиребездә барлыкка килгән. Шуңа күрә балаларны татар халкының рухи тамырлары, ерак бабаларыбызның яшәү рәвеше, һөнәрләре белән таныштыру, аларда милли горурлык тәрбияләү мөһим. Табигатьнең матурлыгын, серлелеген Тукаебыз үзенең җаны, саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән укучы җанына, аның күңеленә салучы, ныгытучы, мәңгеләштерүче.

     Г. Тукай үзенең шигырьләрендә туган җиребез матурлыгына, гүзәл табигатенә дан җырлаган шагыйрь. Табигать темасын һәр язучы үзенчә күрә, тасвирлый, укучыга төрле тел бизәкләре, сурәтләү чаралары, әдәби алымнар аша ачып бирә. Шагыйрьнең пейзажы туган туфрактан, балачагы үткән Кырлай якларыннан аерылгысыз. Пейзаж күп очракта сабыйлык хатирәләре аша үтеп тасвирлана. Тукайның туган як табигатенә балаларча мәхәббәте сизелеп тора. Шигырьләренең исемен дә күңелгә якын, үз итеп «Туган җиремә», «Туган авыл», «Җәйге таң хатирәсе» һ. б. дип атый.

5


Тау башында салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, су тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

(Г.Тукай “Туган авыл”)

- дип яза шагыйрь туган авылының матурлыгына сокланып.

«Елның дүрт фасылы», «Җәй көнендә», «Көз», «Чыршы» һ. б. күп шигырьләрендә татар авылының табигатенә мәдхия җырлый. Яңгыр, чык, кырау, буран, җил, кояш, ай, яз, көз, җәй, кышның — һәрберсенең үзенчәлекле билгеләре турында шигъри ачышлар ясап, укучы күңеленә җиткерә. “Чыршы” шигырендә автор көзнең бер билгесен- агач һәм үләннәрнең саргаюын, чыршының исә “үз төсен үзгәртми” калуын контраст кую рәвешендә ача:

Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;

Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары.

...Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:

Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.

6

     “Көз”, “Мәктәптә” шигырьләрендә исә әлеге тема инде киңрәк планда һәм тулырак бирелә, фикер катлаулана төшә: “саргаю” билгесенә кошлар китүе, игеннәр җыелу, кояшның җылысы кимү һ.б. сыйфатлар өстәлә.

Кояш та яктысын киметте шактый;

Тәәссеф!Басты золмәт,китте якты.

Колакны шаулата инде инде суык җил,

Тулып эчкә, өрә, мисле куык, җил.

Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез;

Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез.

   “Яратырга ярый” шигырендә исә табигатьнең күп вакытта кешегә дә бәйле булуы искәртелә. Кеше еш кына табигый матурлыкка тап төшерә.

Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар;

Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар! –

                                                                                               (“Яратырга ярый”)

     Шагыйребез иҗатында әйберләрне җанландыру, сынландыру, хайваннарны кешеләргә хас аерым билгеләр белән сурәтләү алымы киң файдаланыла. Бу аеруча йорт хайваннарын һәм кош-кортларны бирүдә күзгә ташлана. Ул шигырьләрендә һәрбер җан иясенең индивидуаль портретларын таба, аларны билгеле бер характерда, җанлы тормыш эчендә ача: “Мияубикә”, “Бичара куян”, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Фатыйма белән сандугач”, “Шаян песи”, “Күгәрчен”, “Карлыгач” ,”Карга”, “Кошларга”, “Кошчык”һ.б. шундыйлардан. Г. Тукай үз шигырьләре аша балаларны кечкенәдән үк кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга өнди, аларны гөнаһсыз фәрештәләр белән тиңли. Кошларның табигатькә бик күп файда китерүенә басым ясый, аларның иркендә генә матур итеп сайрый алуын әйтә.

      Шагыйрь хайваннарны дуслары, ярдәмчеләре дип саный, һәркемгә билгеле булган “Гали белән Кәҗә” шигыре үзе генә чын дуслыкның, мәхәббәтнең үрнәге булып тора. Табигатьтәге көчсез хайваннарны кызгана шагыйрь, кешеләрне бәгырьсезлектә гаепли. “Бичара куян” әсәрендә бүре куянның балаларын ашап китә, соңыннан әнкә куянны аучы ата. Ата куян ялгыз кала һәм аның өчен дөньяның яме, яшәүнең мәгънәсе бетә. Автор фикеренчә, явызлык, ерткычлык, бәхетсезлек китерә.

     Мифологик сурәтләргә бай “Шүрәле”, “Су анасы” әсәрләре халык әкиятләре стилендә язылган, тирән халыкчанлык белән сугарылган. Биредә табигатьнең бөтен матурлыгы һәм серлелеге сыйдырылган. Шагыйрь үзенә генә хас алым һәм зур осталык белән укучыларны табигать дөньясына алып керә, матурлыкны тоя һәм күрә белергә өйрәтә. Тукай борынгылыкны саклаган, халкының гореф-гадәтләренә нигезләнгән мифларны яхшы белә.

     Шүрәле — әсәрдә төп образ. Ул табигать иркәсе, урман хуҗасы, шагыйрь аны әкияттәгечә куркыныч кыяфәтле, адәмнәрне кытыкларга яратылган озын бармаклы «урман пәрие» итеп сурәтли.
Былтыр белән Шүрәле очрашуы укучыны сагайтса, Былтырның акыл зирәклеге, тапкыр хәйләсе ярдәмендә җиңүе сөендерә.

     Урман татар халкының тормышында да зур урын алып тора. Шул сәбәпле, әдәби әсәрләрдә урманны сурәтләү еш очрый. Тукай урманыбызның гүзәллегенә соклана. Борын-борын заманнардан бирле ул кешене туйдырган, һәртөрле куркыныч хәлләрдән саклаган. Урман — дәва ул, сәламәтлек чыганагы.

       Бу әсәрләрендә укучыны гаҗәеп табигать дөньясына алып керә. Матурлык дөньясын тою гүзәллеккә омтылу хисе уята. Бу әсәрләр аша кешегә, аның акылына, зирәклегенә, хәйлә катнаш тапкырлыгына, кыюлыгына, батырлыгына соклану хисе уяна. Ә хисләр, хыяллар дөньяны танып белүнең башлангычы ул.

   Йомгаклау.

     Г. Тукай иҗатында табигать образы шундый әһәмиятле урын тота. Башка шагыйрьләр белән чагыштырганда аның үзенчәлеге, яңалыгы нәрсәдә соң?

   Язучының, туган табигатькә, табигый матурлыкка мөнәсәбәте бала чактан тәрбияләнә. Яшьлек хатирәләре аның өчен илһам чыганагы, алдагы тормышында маяк булып тора. Мәгълүм булганча, шагыйрьнең балачагы мәһабәт урман-тугайлар, хәтфә болыннар, чылтырап аккан чишмә-елгалар кочагында үтә. Авыл малайлар белән су буенда, балыкта. Печән җитсә - ул печәндә. Аунасаң- чәчәге ияреп кайта. Урагы җитсә - ул да урак өстендә җир сөреп, сука сукалап үсә ул. Нәкъ менә Туган якның яме булачак шагыйрьнең дөньяга карашын, зәвыгын тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә.

         Бөек шагыйребез “Экология” фәнен өйрәнмәсә дә, Җир һәм анда яшәүчеләрнең тормышлары өчен борчылган. Ул табигатьнең кешегә яшәү өчен матди мөмкинлекләр дә, иҗат өчен илһам да бирүен дөрес аңлаган. Экологиянең чикләре бик киң. Тукай бу мәсьәләгә дә төрле яктан якын килә.

Әйтелгән фикерләр шагыйрьнең бик күп әсәрләрендә чагылыш тапканын күрдек.

     Кыскасы, Г.Тукай фикеренчә, кеше табигатьне яратырга, сакларга, аның белән хозурланырга, аның кочагына омтылырга тиеш.     Г. Тукай иҗатында туган як образы зур урын алып тора. Туган ягына булган мәхәббәтен иҗат җимешләре аша укучыларына җиткерә шагыйрь. Һәм шушы әсәрләре белән ул кешеләргә: “Табигатьне саклагыз!” – дип әйтә кебек.

   Бүгенге көндә кешеләр табигатьне сакламыйлар. Елгалар пычратыла, хайваннар үлә, күп кенә үләннәр, чәчәкләр, агачлар юкка чыга. Габдулла Тукай табигатьне сакларга тырышкан. Безне дә шуңа чакыра!

Кулланылган әдәбият.

  1. Шакирова Т, .Хайдарова Г. Тукай иленә сәяхәт. .-Казан,Тат.кит.нәшр.,2013
  2. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.- Казан: Татарстан Республикасы ”Хәтер нәшрияты” (ТаРИХ), 2002.
  3. Халит Г. Тукай иҗаты.-Казан,Тат.кит.нәшр.,1956
  4. Яхин А.Г. 9 нчы сыйныфта татар әдәбиятын укыту. Укытучылар өчен кулланма. -       Казан,“Мәгариф”,1994.

 

У вас нет прав для создания комментариев.