Татарстан буйлап сәяхәт
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МАДОУ №127 Советского района г.Казани Комарова Гульнур Харисовна, Ярулина Гузель Шавкатовна Образовательная деятельность

Казан шәһәре Совет районы мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү муниципаль учреждениясе “127-нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә милли-төбәк компонентын гамәлгә ашыру шөгыленең конспекты

Әзерләде: Ярулина Г.Ш.Комарова Г.Х.Казан - 2019

Татарстан буйлап сәяхәт

Бурыч: Балаларда Туган илгә карата патриотик хисләр тәрбияләү, хөрмәт уяту, горурлык хисләре тудыру, аның белән кызыксыну теләген арттыру.

Максат:

1. Балаларның туган ил турындагы күзаллауларын киңәйтү.

2. Татарстан картасы белән таныштыру.

3. Татарстан шәһәрләренең үзенә генә хас булган үзенчәлекләрен күрә һәм соклана белү хисе тәрбияләү.

4. Туган як турында балаларның белемнәрен системалаштыру, сорауларга тулы итеп җавап бирүләренә ирешү.

5. Балаларның сөйләм телен , иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

6. Татар милли киемнәрдәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү. Үсемлек мотивларыннан бизәк төзергә өйрәтү.

7. Балаларда халкыбызның туган җиренә, теленә, тарихына, мәдәниятына кызыксыну үстерү.

Әзерлек эше: Татарстан республикасы һәм аның шәһәрләре, районнары турында әңгәмә үткәрү; Татарстан республикасының геграфик картасы, гербы, флагы белән танышу, гимнын тыңлау, истәлекле урыннар төшерелгән рәсемнәр карау; Г.Тукай әкиятләрен уку, туган ил турында шигырьләр өйрәнү; татар халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышу; татар халкының милли киемнәре, милли бизәкләре турында әңгәмә үткәрү.

Интегральләштерү:танып белү, аралашу, нәфасәти үсеш, сөйләм телен үстерү, социальләштерү, матур әдәбият, музыка тәрбиясе.

Җиһазлау:Татарстанреспубликасы картасы, магнитлар, слайдлар, аудиоязмалар, туп, киез итекләр, дидактик уеннар “Ак чәчәк”, “Читек бизим”, уен: “Серле тартма”

Кереш.

Аудиоязмада җыр куела: “Туган җирем - Татарстан” Г.Зәйнәшева сүзләре, А.Ключарев көе

Тәрбияче.Балалар мин сезгә бүген сәяхәткә барырга тәкъдим ясыйм, барабызмы? Сәяхәтебез кызыклы һәм мавыктыргыч булачак, әгәрдә табышмагыма җавап тапсагыз:

- Юлы бар –йөреп булмый

Җире бар - чәчеп булмый

Кыры бар – чабып булмый

Елгасы,күле бар – суын алып булмый, нәрсә ул?

Балалар. Карта.

Слайдны кабызу.

Тәрбияче.Әйе дөрес, бу карта. Картабыз кайсы республиканыкы икәнен шигьри юлларны тыңлагач белерсез(И.Юзеев шигырен уку)

Көмеш суларың,зәңгәр урманың

Якын күңелгә, Татарстаным!

Син- туган ягым,

Син – минем таңым, Татарстаным!

Төп өлеш.

Тәрбияче.Балалар , сезгә шигырь ошадымы? Бу шигырдә нинди республика турында сүз бара?

Балалар.Татарстан Республикасы

Тәрбияче.Без сезнен белән бүген Татарстан картасы буенча бик кызыклы мавыктыргыч мәгълумәт алырбыз.

РТ картасы янына килү

Тәрбияче.Балалар сезнең каршыгызда республика картасы. Татарстан республикабызның башкаласы нинди шәһәр?

Балалар.Казан шәһәре.

Тәрбияче. Эйе дөрес, Казан шәһәре.Ә нинди соң безнең Казаныбыз?Әйдәгез, аның турында матур сүзләр әйтеп китик.

“Тупны тот”сүзле уен.

Тәрбияче.Казан нинди?

Балалар. Күркәм, матур, зур, чиста, борынгы, нурлы, ямьле,гүзәл, горур, данлы.

Тәрбияче. Ә Казаныбыз турында без әле шигырьдә беләбез:

Кремль, Казансу, Кабан...

Күкләргә ашкан Казан!

Төбәлгән карашыбыз

Гузәл Казанга табан.

Тәрбияче.Балалар, ә республикабызның тагын нинди шәһәрләрен беләсез?

Балалар. Яшел Үзән, Алабуга, Түбән Кама, Арча, Бөгелмә, Чистай, Зәй, Әлмәт, Кукмара, Яр Чаллы.

Тәрбияче. Балалар, игътибар итегез әле, картада зур шәһәрләр кызыл белән язылган. Хәзер без сезнең белән бу шәһәрләрнең нәрсә белән дан казанганнарын сөйләп китәрбез.Кайсыгыз Яр Чаллы шәһәре турында сөйләр?

Бала.Яр Чаллы яшь,зур, матур шәһәр. Ул үзенең Камазлары белән дан тота.

Тәрбияче:Бик яхшы.Ә син безне нинди шәһәр белән таныштырырсын?

Бала. Кукмара белән.Анда төрле-төрле чүен савыт сабалар эшли торган завод бар.Кукмара да әле кышын кия торган матур , җылы киез итекләр дә бастыралар.

Тәрбияче:Әйе.Бик дөрес.Ә,хәзер шул матур итекләрне киеп, әйдәгез, биеп алыйк.

Киез итекләр белән бию.

Тәрбияче:Әйдэгез,балалар,карта янына барыйк.Бу нинди шәһәр икән,Б-хәрефеннән башлана?

Балалар:Буа шәһәре.

Тәрбияче:Кем сөйләр икән анын турында?

Бала:Буа шәһәрендә шикәр комы ясый торган завод бар.

Тәрбияче:Рәхмәт....,димәк,Буа шәһәре бик баллы шәһәр.Ә шикәр комын без нинди милли ризыкларыбызга кушканын без уен ярдәмендә әйтеп китәрбез.

Дидактие уен: “Ак чәчәк”

Тәрбияче.Әнинди шәһәр Камаелгасы буенда урнашкан?

Бала. Лаеш.

Тәрбияче. Кама елгасын, балалар, татар телендә Чулман диеп атыйлар. Ә нәрсәләр бар соң ул шәһәрдә?

Бала:Бу яшь, яңа , кечкенә шәһәр .Чулман буенда урнашканга күрә, аны балыкчылар шәһәре дип атасак та була.

Т: Рәхмәт..... Балалар, безнең Татарстаныбызда бик күп елгалар, күлләр. Әйдәгез , елгаларның исемен искә төшереп җырлап , уйнап алыйк.

Җырлы –сүзле уен: “Татарстаннын-елга-күлләре”

( Балалар кара- каршы басып торалар.Бер команда икенче командага елга исеиен әйтеп җырлый-җырлый килә һәм бер баланы алып үз урынына баса. Икенче команда аталмаган елга исемен җырлап командага каршы килеп бер баланы алып китә. Елга исемен әйтә алмаган команда җиңелә)

Агыйделнен суларында

Ак чиләгем күмелде

Әйдә,дустым, безнен якка,

Безнен яклар күнелле.

Зәнгәр чәчәк җыя- җыя,

Зәнгәрләттем кулымны.

Бергә-бергә уйныйк әле,

Бир,дускаем,кулынны.

Казансу суларында

Ак чиләгем күмелде

Әйдә,дустым, безнен якка,

Безнен яклар күнелле.

Тәрбияче.Рәхмәт балалар, бик күп төрле елгалар беләсез икән. Татарстан картасы буенча сәяхәтебезне дәвам итик. Иң борынгы шәһәрләрнең берсе нинди шәһәр икән, кем белә?

Балалар. Болгар шәһәре.

Тәрбияче. Болгар җире нәрсә белән таныклы?

Бала. Болгар бик изге җир. Анда бик матур Ак мәчет бар.

Тәрбияче. Әйе, бик дөрес.... Борынгы Болгар шәһәре урынында яңарышларны башлап җибәрүче Минтимер Шәрипович Шәймиев.

Бала.Болгарга төрле илләрдән бик күп кунаклар киләләр.

Тәрбияче. Ә безнең Түбән Кама шәһәре нәрсәләр белән дан тота?

Бала. Тубән Камада “Нефтихим”, “Шин”, “Тубән Кама нефть эшкәртү завод”лары бар. Нефтихим заводы – республикабызның горурлыгы. Ул иң зур химия заводларының берсе. Анда каучук, этилен. Ә аннан резин итекләр , бензин, полиэтилен пакетлар ясыйлар. Безнең заводларда җитештерелгән әйберләр чит илләргә дә җибәрелә.

Тәрбияче.Әйе, заводның даны еракларга танылган. Бик яхшы мәгьлүмәт бирелде безгә, балалар. Ә хэзер , әйдәгез “Серле тартма” уены ярдәмендә, каучук белән этиленнан нәрсәләр ясалганын тартмадан табып карыйк.

Уен: “Серле тартма”

Тәрбияче. Балалар, ә тагын кайсы шәһәрләребездә нефть фонтаннарын күреп була?

Бала. Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмәдә республикабызның горурлыгы булган нефть чыга. Минем сезгә Әдхәт Синегуловның“ Татарстан җирләре” шигырен укып китәсем килә.

Самолетта очып барам

Якынлашкандай Айга.

Тәрәзәдән җиргә карыйм:

Әй кызык икән анда!

Әнә Бөгелмәм, Казаным-

Күренә минем Ватаным!

Факелларнурланыпяна,

Күрәм нефть фонтанын.

Кама заводларыартта,

Идел дәрьясыуңда.

ӘнәЗәйдә су керәләр,

Мин һаманюлда, юлда.

Тагын нефть вышкалары

Әлмәттә, Азнакайда.

Кырлардаигенөлгергән-

Шатлыккынаһәркайда!

Тәрбияче. Рәхмәт ..., бик матур шигырь укылды безгә , әйе ме балалар?

Тәрбияче.Ә, Чистай шәһәре нәрсәсе белән данлыклы?

Балалар. Анда төрле - төрле сәгатләр ясыйлар.

Тәрбияче.Әйе, дөрес.

Тәрбияче.Ә менә безнең кайсы районыбызда матур читекләр тегәләр икән?

Балалар. Арчада.

Тәрбияче. Читекләргә милли татар халкының бизәкләре төшерелә. Әйдәгез, бездә читек бизәп алыйк.

Фланеграфта дидактик уен: “Читек бизим”

Тәрбияче. Балалар , ә Арча районыныннан нинди балалар язучылары туган һәм яшәгән? Кем белә?

Бала. Арча районының Кушлавыч авылында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай яшәгән. Ул балалар өчен матур шигырьләр, әкиятләр язган.

Тәрбияче. Ә Тукаебызның нинди әкиятләрен без беләбез?

Балалар. “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”

Тәрбияче. Ә хәзер, әйдәгез , без Тукайнын кечкенә вакытта яратып уйнаган уенын уйнап алыйк.

Хәрәкәтле уен: “Йозак”

Тәрбияче. Балалар, ә сезнең балалар язучысы Мәрзия Фәйзуллина турында ишеткәнегез бармы? Ул да Арча районының Шушмабаш авылында туган.

Бала. Ә мин аның шигырен беләм. “Бер дә ял итми калам” М.Фәйзуллина.

Төшке ашны ашагач

Ял итәргә ятабыз

“Тәннәрегез, күзләрегез

Ял алсын”, - ди апабыз.

Ял итәргә дип ятам да

Мин ялгыш йоклап алам.

Шулай итеп, әз генә дә

Ял итә алмый калам.

Тәрбияче. Рәхмәт ....Менә нинди шаян шигырь язган безгә Мәрзия Фәйзуллина.

Йомгаклау.

Тәрбияче. Балалар, без бүген сезнең белән бик мавыктыргычлы сәяхәткә бардык. Менә нинди бай икән бит безнең Татарстаныбыз.Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз.Сезгә сәяхәтебез ошадымы? Балалар, өйгә кайткач безнең сәяхәтебез турында әти- әниләрегезгә дә сөйләрсез, бәлким алар сезгә тагын да башка шәһәрләр турында мәгьлүмат бирерләр. Сез алар белән мине дә таныштырырсыз. Бүгенге сәяхетебезне җыр белән тәмамлыйсы килә.

Җыр “Мин яратам сине , Татарстан” ( Р. Байтимеров сүзләре, Р.Яхин көе)

У вас нет прав для создания комментариев.