Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МБДОУ «Детский сад №1 «Алсу» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан Юзаева

Эльмира

Рашитовна
Урок

Тема. «Тукай безнең күңелләрдә”.

Максат: Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту. Бөек шагыйребез Г.Тукай язган шигырьләрне, табышмакларны өйрәнү. Аның турында балаларның белемнәрен ныгыту,татар авыз иҗатын, фольклорын өйрәнүне дәвам итү. Татар теленә ихтирам хисләре тәрбияләү.

Дәрескә кирәкле әсваплар: Г.Тукай портреты, әкиятләргә сүрәтләр, персонажларга костюмнар( Шүрәле, Су анасы, Кәҗә, Сарык), «Туган тел» җырына фонограмма.

Дәрес барышы:

Тәрбияче: Балалар,татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга багышланган дәресебезне башлыйбыз. Хәзер безгә Алия Лилия Вахитова язган «И туган тел “ шигырен укып китәр.

Алия: И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле.

Бишек җырын җырлап үткән

Әниләрнең һәр төне.

И туган тел, и матур тел

Дигәнсең, бөек Тукай.

Без сакларбыз телебезне

Ничек өйрәттең, шулай.

И туган тел, и матур тел, дип

Бишек җыры көйләрбез.

Тукай бабаң теле бу, дип

Балаларга сөйләрбез.

Тәрбияче: Менә балалар, бу шигырьдә әйтелгән кебек, Г.Тукай өйрәткәнчә, без үз телебезне сакларга , онытмаска тиеш. Ә сез,балалар Г.Тукайның кайсы шигырьләрен беләсез?

Балалар: “Карлыгач”, “Безнең гаилә”, “Гали белән кәҗә”, “Бәхетле бала”.

Тәрбияче: Афәрин балалар, ә кем яттан сөйләп күрсәтә?

(балалар сөйлиләр. Ишек шакыйлар, ишектән Шүрәле, Су анасы, Сарык керәләр)

Шүрәле: Исәнмесез балалар, без адашып әллә балалар бакчасына килеп чыктык инде. Ә сез балалар безне таныйсызмы?

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бу кунаклар бик таныш күренәләр, кайсы әкиятләрдән соң болар?

Балалар: “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык”.

Тәрбияче: Ә кем язган соң бу әкиятләрне?

Балалар: Габдулла Тукай язган.

Тәрбияче: Дөрес әйттегез балалар. Кунаклар, балалар сезне таныйлар. Карале, ә сез ни йомыш белән килеп чыктыгыз соң?

Сарык: Без, Кәҗә дусны югалттык, сез аны күрмәдегезме?

Балалар: Юк шул, күрмәдек.

Тәрбияче: Бик кайгырмагыз инде, табылыр Кәҗәкәй. Балалар, әйдәгез кунаклар белән берәр уен уйнап алабыз, аларның да күңелләре күтәрелеп китәр. Уен өчен безгә бер кеше кирәк, кем санамыш әйтә?

Бала: Әке, бәке, кыек сәке, эремчек

Син калып тор, ә син чык!

(“Яулыкны ал, кесәңә сал” уены уйнала.)

Сарык: Рәхмәт, уен безгә бик ошады, без китик инде, кәҗәне күрсәгез хәбәр итәрсез.

Тәрбияче: Ярый , сау булыгыз(чыгып китәләр)

Ә хәзер балалар менә бу рәсемнәргә, күз салыгыз әле. Кайсы әкиятләрдән болар?

(“Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”)

Дөрес балалар. Әйдәгез уйнап алабыз.Уен “Кайсы артык?” дип атала.

(Бу рәсемнәр арасына икенче әкияттән рәсем эленә, бу вакытта балалар күзләрен йомып торалар)

Я, кем әйтә,кайсы артык? Ни өчен?

Балалар: Чөнки бу рәсем Г.Тукай әкиятеннән түгел. (А.Алиш “Сертотмас үрдәк”)

Тәрбияче: Дөрес, афәрин балалар.

(Ишек шакыйлар) Кем бар? Керегез, рәхим итегез түрдән!

( Кәҗә керә)

Кәҗә: Исәнмесез, балалар!

Тәрбияче: Ә-ә, кәҗә дус икән. Түрдән уз! Балалар, кем килгән безгә?

Балалар: Кәҗә килгән.

Тәрбияче: Кәҗә тыңла әле, балалар синең турында такмаклар беләләр?

Ансель: Кәҗә кергән бакчага,

Кәбестәне ашарга

Таяк тотып чыксалар

Хәзер тора качарга

Эльза: Кәҗә кергән бакчага,

Ачы суган ашарга

Ачы суган кикертә

Түтәл аша сикертә

Тимур: Кәҗә, кәҗә, микәкә

Кермә безнең бакчага

Эләгерсең киртәгә

Кундырырлар җилкәңә

Тәрбияче: И, Кәҗә дус, үпкәләмә инде, алар бит шаяртып кына әйтәләр. Син нишләп дусларыңнан калып йөрисең? Сине эзләп монда кергәннәр иде.Балалар кемнәр бар иде әле анда?

Балалар: Шүрәле, Су анасы, Сарык.

Кәҗә: Әйе шул, адашып калдым, бакчага кәбестәгә кергән идем,анда әле бер нәрсә дә юк икән.

Тәрбияче: И-и, кәҗәкәй,бу вакытта бакчада кәбестә була мыни, белмәгәч безнең балалардан сорарга идең. Безнең балалар акыллылар, кәҗәләнеп торучылар да юк.

Кәҗә: Шулаймы,хәзер сынап карыйм әле, мәкальләр беләләрме? Мин башын әйтәм, ә сез азагын, ризамы?

1. Күз өчен яз яхшы,(авыз өчен көз яхшы).

2. Кышкы кар-(көзге икмәк).

3. Агачны яфрак бизәсә,(кешене хезмәт бизи).

4. Эш беткәч,(уйнарга ярый).

5. Калган эшкә,(кар ява).

6. Ашаганда колагың селкенсен,(эшләгәндә йөрәгең җилкенсен).

Әфәрин балалар, күпме мәкаль беләсез!

Тәрбияче: Ә син үзең табышмаклар беләсеңме? Безнең балалар табышмаклар да беләләр. Әйдәгез балалар, Кәҗәгә табышмаклар әйтәбез. Безнең табышмаклар ел фасыллары турында булыр, тыңла әле рәхим итеп.

Алия: Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде.

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт, я әйтеп кара.(яз)

Айгизә: Ашлыклар үсте, башаклар пеште

Кояш пешерә, тиргә төшерә.

Халык ашыга, китә басуга,

Урагын ура, бу кайчак була?(җәй)

Альбина. Кырлар буш кала

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана

Бу кайчак була?(көз)

Илькам: Һәр җир карланган

Сулар бозланган

Уйный җил-буран

Бу кайчак туган?(кыш)

(кәҗә белми,балалар ярдәм итәләр)

Тәрбияче: Бу табышмакларны кем язган соң балалар?

Балалар: Г.Тукай язган.

Кәҗә: Һай, рәхмәт балалар, табышмакларга җавап табарга да ярдәм иттегез, саф татар телендә сөйли дә беләсез.Мин китим инде,сау булыгыз.

Тәрбияче: Исән-сау бул, дусларыңны эзләп тап, яңадан бергә килегез! Ә без балалар искә төшереп китик әле, дәрестә нәрсәләр эшләдек?

(Шигырьләр сөйләдек, рәсемнәр карадык, мәкальләр әйтештек, табышмакларга җавап таптык, уен уйнадык)

Афәрин, балалар! Сез миңа бүген барыгызда ошадыгыз! Әйдәгез, бергәләп Г.Тукайның “Туган тел” җырын җырлыйк.

Юзаева Э. Р.

Баулы шәһәре

1 санлы “Алсу” балалар бакчасы тәрбиячесе.