Печать
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
МБДОУ №3 «Лейсан» с.Сарманово Фасхутдинова

Гульфина

Алмасовна,

Калимуллина

Флюза

Рифовна"Фасхутдинова

Гульфина

Алмасовна,

Калимуллина

Флюза

Рифовна"

урок

Исәнмесез ,хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә бәйрәм-олы тантана!

Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел”җыры яңгырый.

Алып баручы:Балалар,бу җырның сузләрен кем язган?

Балалар: Г.Тукай.

Алып баручы:Әйе,балалар,дөрес әйтәсез.Бу җырны белмәгән кеше бик сирәктер.Г.Тукай –Бөек татар шагыйре.Тукай абыебыз 26 апрельдә –матур яз көнендә,кошлар җылы яктан әйләнеп кайткач,умырзая чәчәкләре башларын калкыткач дөньяга килгән.кызганыч ки ,ул бик яшьли үлә,әмма әсәрләре озын гомерле.Бугенге кичәдә аның кайбер әсәрләрен сәхнәләштереп тә күрсәтербез.Шулай итеп без яраткан шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәрбез.

“Иртә”дигән җыр.

Ишек алды күренеше,өй,киртә,капка,Бер кырыйда эт оясы.Эт өрә башлый ,бабай йокысыннан уянып чыга.

Бабай: -Хәерле иртә,туганнарым! Акбай. Ник өрәсен?Үзенә генә күнелсезме әллә? Ашыйсын да киләме әллә? Хәзер, бар да булыр.Азрак сабыр ит инде.-Әби,чык әле! Акбайны ашатырга кирәк.

Әби: Әйе,әйе анладым.Хәзер ашатам мин аны.Менә бит рәхмәт төшкере, якын дустым турында оныта язганмын.

Ана: -Адилә- шигырь

«Шаян песи»

Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ләмига: Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү Курчагына. "Күлмәгем кайчан бетәр?" — дип, Курчагы яткан, көтә; Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк — бәйрәм җитә. Ә песи яшьрен генә яткан, кәтүкне күзлидер; «Тукта селкенмәсме?» — ди ул; бер дә җаны түзмидер. Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар;

Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар. Кайгысы юк ул песинең, тик һаман уйнау уе; Бик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе! Бабай: Әйе көне буе уйнап йөри,бер дә тычкан тотмый.

Арина “Сөткә төшкән Тычкан»

Ничектер, белмимен, бер көн идән асты кошы — тычкан Егылган да келәттә бер табак сөткә килеп төшкән.

Йөзеп карый табакта арлы-бирле — һич чыгып булмый! Сыек сөт бит, бата, һич тә табактан ычкынып булмый.

Йөри тычкан, йөзәдер, тик торып булмый, йөрәк түзми, Йөзәдер аркылы, буйга — котылмактан өмид өзми.

Тырышмак бушка китми бит, бераздан соң була уңгай: Бу тычкан шулкадәр йөзгән, куерган сөт тә — булган май.

Хәзер бит батмый — тычкан киерелеп майга аяк баскан; Сикергән дә табактан ул, чыгып, үз урнына качкан

Ата: Мунча ягарга утын кисеп кайтыйм әле.

Шигырь «Безнең гаилэ»(Ильсаф-Гали)

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи — Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең белән бергә йоклый ул, Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

Әби: Улым, кәжәне ашатырсын инде,яме? Без бәрәңге чүбен утарга киттек.

Гали кәжә ашата: Кәжә, әйдәле мин сине улән белән сыйлыйм, мә,аша (Рузаль шигырь сөйли).

“Гали белән Кәҗә”

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Әнә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны кунак итә чирәм белән,

Кәҗә аңа рәхмәт әйтә,сакалын селкетә.

Ишекалдына Акбай(Тимур) йөгереп керә, өрә, аның артыннан Рамиль керә:

Кая йөгерәсең? Куып тотып булмый.Тукта! Тукта дим ич.

Акбай: Тагын өйрәтә башлыйсын инде.

Рамиль: Тыңла эле әйткән сузләремне,ярдәме тими калмас

шигырь

Кызыклы шәкерт

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор; Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

- Әйдә, малайларны чакырабыз да, урманга барабыз ( Ильсаф,Искәндәр, Рузиль,Тимур, Рамиль, Рамазан)

- Исәнмесез, саумысыз! Нигә кәжә саумыйсыз?Әтәчегез кукәй салган, нигә чыгып алмыйсыз? Нигә чакырдыгыз?

Рамиль: Әйдэ урманга киттек! Су коенырбыз.Бик эссе бит.

Рузиль: Әйдэ соң, нәрсәләр бар икән урманда? Кызык!

(Чәчәкләр биюе, шигырь «Бала белән Кубәләк»), кошлар сайрый…

Ильсаф: Урманда кошлар бигрәк тә куп инде.

Рузиль: Әйе шул, әйдә чакырыйк узләрен.Кошкайлар, безнең яныбызга килегез әле! Сезнең җырлавыгызны бик тә тыңлыйсыбыз килә( кошлар малайларны куреп качалар).

Рамиль: Туктагыз инде, курыкмагыз. Без сезгэ тимибез!

Искәндәр шигырь «Кошларга»

Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын; Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.

Җырлагыз сез күңлегезгә тәңре нәрсә салганын; Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.

Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим; Әллә иркендә торуның кадрене белмимме мин?!

Курыкмагыз— яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам; Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.

Учак яна…(Кәҗә- Эльвина, Сарык- Шамиль).

Кәҗә: Әй кызык иттек бит бу буреләрне!

Сарык:Куркыттык шул, куркыттык!

Кәҗэ: Боткасы тәмле булган!

Сарык: Бик тәтәмле!

Кәҗә: Аша әле, сарык, аша!

Сарык: Син дә аша, кәҗә дус!

Кәҗә: Тукта, анда кемдер бар.

Сарык: Кем булыр икән ул?

Малайлар керә.- Исәнмесез, кәҗә белән сарык!

Кәҗә:- Исәнмесез, малайлар!

Сарык:-Рәхим итеп утырышыгыз.Ботка белән сыйланыгыз. Урманда нишләп йөрисез?

Рамазан: Су коенырга дип килгән идек тэ, кулне таба алмыйбыз.Сез анын кайда икәнен белмисезме соң?

Кәҗә: Беләбез, ул кулгэ буреләр дә суга дип киткән иде әле.

- Безгә кулне курсәтмәссез микән?

-Курсәтәбез, ләкин бер шартыбыз бар.Моның өчен сез әкият сойлэп бирегез.

Искәндәр: Ярый, ярый, килештек! Хәзер, сез мине тыңлагыз. « Борын-борын заманда яшәгән ди бер кәҗә. Аларның өе булган ди таштан, этләре каештан….сөйлимме яңабаштан?

Кәҗә: Әй шаяртасын ла син!

Сарык: Әйдәгез, киттек, сезгә кулне курсәтәбез!

Рамазан: Бу кул гади кул генә тугел, бик тылсымлы да ахрысы: бакалар да бакылдаша, төнбоеклар усеп утыра.Әйдэгез әле кузәтик, тагы ниләр бар икән бу кулдә?

Бакалар биюе

Шурәле: Инде бармакларым төзәлде, шуңа уйныйсы килә башлады. Ә урманда ник берәдәм затыкуренми. Кети-кетиуйнар идем.И монда су анасы бар икән.Хээээзер мин аның белән!

Су анасы: Тукта,Шурәле! Без бит синең турында җыр беләбез һәм сина аны җырлап та курсәтербез.

« Шурәле»җыры.

Шурәле: Әйбәт җыр бу.Бик хуш килде куңелемә,кәефем дә кутәрелеп китте.Хәзер сезне кытыкларга да була

Су анасы: Ә мин синееее суга чумдырам.

Шурәле:Юк,юк мин судан куркам, кирәкми.Куркам,куркам,кермим. ( су анасы узе генэ кала, чәчен тарый, таракны калдырып чума).

Бер бала йөгереп чыгып таракны алып йөгерә. Малайлар йөгереп чыгалар.Акбай өрә

Искәндәр: Алма,алма таракны, ул синеке тугел бит.

Айзат- Минем тарак, мин таптым, тарак минеке!

Малайлар: Алма, алма, карак булырсың, карак.

Алып баручы:Килегез әле ,дусларым!Тытлагыз әле сүземне.Айзат,алма ул таракны.Тукай абыебыз да бит ул таракны алмаска кушкан.чөни,балалар,рөхсәтсез кеше әйберсенә тияргә ярамый!сезгә “карак”дигән начар кушамат тагарлар.Г.Тукай да үзенең әсәрләре аша безгә гел акыллы,зирәк киңәшләр бирә.Серле әкиятләре,кызыклы шигырләре өчен без аңа бик тә рәхмәтле.Шулай бит балалар?

Балалар Г.Тукай портретына чәчәкләр куялар.

Алия

Апрель җитсә исемеңне

Җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы син -

И моңлы, нурлы Тукай!