Тема: “Г.Тукай иҗаты аша зат алмашлыкларын өйрәнү”
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МБОУ «Сабинского муниципального района Шеморданский лицей РТ» Галимзянова

Диляра

Ильгизовна
Урок

Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее

Тема: “Г.Тукай иҗаты аша зат алмашлыкларын өйрәнү”

(6 сыйныф рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен дәрес эшкәртмәсе)

Дәресне үткәрде: Саба муниципаль районы

Шәмәрдән лицееның I категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы Галимҗанова Диләрә Илгиз кызы.

Тема: Г.Тукай иҗаты аша зат алмашлыкларын өйрәнү.

Максат:Укучыларны лексик һәм грамматик билгеләренә карап зат алмашлыкларын танырга өйрәтү.Мисалларны морфологик яктан тикшерергә өйрәтү

Бәйләнешле сөйләмне үстерү.Зат алмашлыкларының сөйләмне җыйнакландыруы,бер үк сүзне кабатлаудан коткаруы турында әйтеп, аны сөйләмдә куллана белү күнекмүләрен булдыру.

Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксыну хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү һәм камилләштерү дәресе (катнаш дәрес)

Методлар:Укытучы сүзе,әңгәмә,аңлатулы-күрсәтүле,дәреслек белән эш.

Ярдәмлекләр: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек(татар балалары өчен) Н.В.Максимов,М.З.Хамидуллина.Казан”Мәгариф”нәшрияты,2005.Г.Тукай шигырьләре.

Өстәмә материал: слайдлар,мультимедиа.

Дәрес барышы.

Оештыру.Актуальләштерү .

Укытучы.Исәнмесез.Утырыгыз.Әйдәгез әле тавышны бетерик.Яхшы.Барлап алыйк.

Укучы: Бүген сыйныфта барыбызда бар.

Укытучы: Әйбәт.Хәзер өй эшен тикшереп алырбыз.Нәрсә бирелгән иде.

Укучы:Өй эше 35 нче парагаф,алмашлык төркемчәләрен өйрәнергә һәм 247 нче күнегү бирелгән иде.

Укытучы: Гөлназ,247 нче күнегүнең биреме белән таныштыр әле.

Укучы: Укыгыз. Өзекләрдә алмашлыкларның нинди төркемчәләре кулланылган?

Укытучы: Яхшы.Әйдәгез тикшереп чыгыйк. Нинди алмашлык төркемчәләрен таптыгыз.

У. Зат алмашлыклары: без,аны,анда,аларның

Күрсәтү алмашлыклары:бу,монда

Сорау алмашлыклары: кем,нинди,нәрсә,

Билгеләү алмашлыклары: үзе,үзләренең,һәркем.

У-чы. Яхшы.Өстәмә юкмы? Өй эше буенча сораулар юкмы?Ә хәзер әйдәгез искә төшереп китик әле.Нинди сүз төркеме ул алмашлык?

У. Исемне,сыйфатны,сан һәм рәвешне алмаштырып килә торган мөстәкыйль сүз төркеме алмашлык дип атала.М-н.мин кемдер һ.б.

У-чы.Нәрсәгә карап без аларны төркемчәләргә бүләбез?

У.Мәгънәләре буенча алмашлыклар 7 төркемчәгә бүленәләр.

У-чы. Нинди төркемчәләр соң алар?

У. Зат алмашлыклары: мин,син

Күрсәтү алмашлыклары:бу.теге

Билгеләү алмашлыклары:үзе.бөтен

Сорау алмашлыклары:ничә,нинди

Билгесезлек алмашлыклары:ниндидер,әллә нәрсә

Юклык алмашлыклары:һичкем,беркем

Тартым алмашлыклары:минеке,аныкы

У-чы.Укучылар, әйдәгез шигъри юллар белән танышып китик әле.

Алия безне шигъри юллар белән таныштырып китәр.(шигырь юллары укыла)

1. Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән

Һәйкәлеңнең ташы, тимере,

— Тик син үзең халык йөрәгеннән.

Халык мәхәббәте — синең исемең,

Халык гомере — синең гомерең. (Ә. Фәйзи)

2. Тынмый сазың, моңлы сазың,

Кем тыя алсын аны?

Син яшәрсең, мең яшәрсең,

Син — шагыйрьләр солтаны. (М. Ногман)

У-чы.Укучылар бу шигъри юллар кемгә багышланган икән?

У.Бу шигъри юллар сөекле шагыйребез Г.Тукайга багышланган.

У-чы Әйе, укучылар апрель ае безгә сөекле шагыйребез Г.Тукайны биргән.Аның шигырьләрен без бала чактан ук тыңлап үсәбез.Һәм инде апрель аен да Тукаебыз айлыгы буларак билгеләп үтәбез.Укучылар әйтегез әле ни өчен без апрель аен Тукаебыз айлыгы итеп билгеләп үтәбез икән.

У. Чөнки 26 нчы апрельдә яраткан шагыйребез Г.Тукай туган.Ел саен без аның туган көнен бәйрәм буларак билгеләп үтәбез.Аның шигырьләрен сөйлибез,җырларын җырлыйбыз,әкиятләрен сәхнәләштерәбез

У-чы.Ярый укучылар, әйдәгез күнегүгә әйләнеп кайтыйк әле. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр нинди сүз төркеменә карый?

Укучы. Зат алмашлыклары

Укытучы.Хәзер зат алмашлыкларының кайсы затта,нинди санда килүен әйтик

Альбина әйтеп карасын әле.

У..син II з.б.с.,синең-II з.б.с.,аны-III з.б.с.,

У-чы.Молодец .Альбина белән килешәсезме?

У-чы Альбина аны алмашлыгын дөрес билгеләдеме?

У.. Дөрес,ул алмашлыгы Т.к.бирелгән

У-чы.бик дөрес әйтте Гөлназ,зат алмашлыклары берлек һәм күплек санда була һәм килеш белән төрләнә ала.

Укытучы.Димәк без нинди теманы өйрәнәчәкбез.

Укучы. Зат алмашлыкларын

Укытучы.Без Г.Тукай иҗаты белән бәйләп бүген зат алмашлыкларын искә төшереп китәрбез, аңа мәгълүматлар алырбыз.

У-чы.Ә хәзер әйдәгез килешләрне сораулары белән искә төшереп китик әле.

У.(бер укучы сөйли)

У-чы.Тактага (слайдка) игътибар итик әле Рәсем чыга.

Менә бу рәсемгә карап без нәрсәләр әйтә алырбыз икән.

Мин-без- сөйләүчеләр,син-сез-тыңлаучылар,ул-алар-аның турында сүз барган зат яки предметлар

Укучылар шулай ук шигъри юлларга да игътибар итик әле

“Сез” дигән-ыспай сүз

“Син”дигән- якын сүз

Сүзлек өстендә эш.Сүзлек дәфтәрләренә язып куярбыз.

Ыспай-

Укучылар ни өчен Сез ыспай сүз икән?

У...Олылап,хөрмәтләп,рәсми рәвештә мөрәҗәгать иткәндә,таныш булмаган кешегә эндәшкәндә без Сез алмашлыгын кулланабыз

У-чы .Бу очракта нәрсә?соравын бирү дөрес булырмы?

У....Кем соравын куярга кирәк,чөнки исеме үк затка (кешене)атый.Мисалларда китереп китик әле.

У...Сез кайсы авылда яшисез?Кадерле укытучым Сезне туган көнегез белән котлыйм.

У-чы..Дөрес,өстәмәләр юкмы?

Ә хәзер әйдәгез зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндереп карыйк әле.Син алмашлыгын төрләндерергә кем тели (укучылар телдән төрләндерәләр,слайдта килешне әйткән саен җавап чыга бара).Берлек һәм күплек санда килеш белән төрләндерәләр.

У-чы.Кайсы зат алмашлыгын төрләндерү кыен булды

У-...ул алмашлыгын бутарга мөмкин

У-чы. Әйе, ул алмашлыгы зат алмашлыгы да һәм күрсәтү алмашлыгы да.Яхшы.Хәзер мин алмашлыгы белән болын сүзенең килешләрдә төрләнешен карап китик әле.Мин алмашлыгын тактада Алия,ә болын сүзен Гөлназ төрләндерер.Урындагылар да дәфтәрләрдә эшләрләр. Зат алмашлыклары.Килешләрне,гадәттәгечә,кыскартып язарбыз.Эшкә керештек.

У-чы.Яхшы ,төрләндереп бетердегезме.Илнур тактадагы эшләрне тикшереп чык әле,ялгышлары калмаганмы?

У...Барысы да дөрес

У-чы.Яхшы.Алмаз безгә хәзер,бу ике сүзнең төрләнешендәге охшаш һәм аермалы якларны күрсәтер

У...Охшаш яклары Аермалы яклары

Б.к.икесе дә үзгәрми И.к-ем,-ның

Ч.к –нан,-нән Ю.к.-а,-га

У.в.к. –да,-дә Т.к.-е,-ны кушымчалары

У-чы..Барыбызда.Алмаз белән килешәбезме?

У....килешәбез

У-чы Димәк,берлек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше исемнәр төрләнешеннән аерыла.Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше буенча сораулар юкмы? Сораулар булмаса,алдагы җөмләләрбуенча эшләрбез(слайдта җөмләләр)

Мәгънә аермасын билгеләрбез.

Минем китабым анда(урын)калды Минем китабым аңарда(кеше)калды

Анда(урын)бик салкын вә бик эссе Башкалардан да тидермәм,ул минем

түгел,урта һава.(“Шүрәле”) дустым диеп, Аңар(зат) урмандайөрергә мин үзем куштым диеп(“Шүрәле”)

Бабай кайсы мулладандыр тол калган

бер хатынны аңа(зат)ияреп килгән

алты баласы илә алган

булган.(“Исемдә калганнар”)

Нәтиҗә (слайд)

килеш төп форма өстәмә вариант

Ю.к аңа (затка яки предметка) аңар,аңарга(затка,кешегә)

Ч.к аннан(урын,вакыт) аңардан(заттан,кешедән)

У.в.к. анда(урында,вакытта) аңарда(кешедә)

(Слайдта җөмлә) Ә хәзер әйдәгез стилистик хаталарны табыйк әле.

Шунда аңа (аңар)бик матурлап елмаеп көлде Кояш,

Шунда аңа (аңар) кып-кызыл ,зур алма бирде Алмагач;(“Эш беткәч уйнарга ярый”)

Аңардан(аннан)соң кайчакларда әнинең я кушкан йомышын тыңламасам,я җиренә җиткереп эшләмәсәм,шул сүзне әйткәли торган иде.

Чәйдән соң өйдән чыгып,аңарга(аңа)каршырак салынган ак өйгә кердек.

Алар,үзләренең үләчәкләреннән куркып: “Без үлсәк,бу бала кем кулына кала,ичмасам,авылына кайтарыйк”,-дип теге мине Казанга китергән ямәикны табып,мине янәдән аңа(аңарга)утыртып, Өчиле авылына җибәргәннәр .(“Исемдә калганнар”)

У-чы..Димәк,без җөмләләр дөрес,матур яңгырашлы булсын өчен, ул алмашлыгының Ю.к,Ч.к,У.в.к.илешендә төрләнешен дөрес кулланырга тиешбез.

Физ.мин

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; (төрле хәрәкәтләр ясала)

Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

У-чы..Хәзер без дәреслектәге 253 нче күнегүне эшләрбез.Биремне безгә Әхәт укыр

У....Зат алмашлыкларының нинди санда һәм нинди килештә килгәнлеген күрсәтегез.

У-чы.Укучылар без бу күнегүнең 3 нче җөмләсе буенча биремне башкарырбыз,ә аннан соң тактада булган җөмләләр буенча биремне үтүне дәвам итәрбез.

Курыкмагыз,кошлар,күреп сез яныгызда мин барын.

Мин тимәм сезгә,фәкать сайравыгызны тыңларым.

Бик тынычлап сайрагыз сез,мин тимим сезгә тимим.

Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин? (Г.Тукай “Кошларга”)

У-чы...укучылар барлык сүзләрдә аңлашыламы?

Сүзлек өстендә эш.Фәкать-лишь

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән Карлыгачым. “Карлыгач”

Һәм мине анда тагын дустым көтә,

Сагына ул,саргая ул,ут йота “Фатима белән Сандугач”

У-чы..укучылар бирелгән шигырь юллары кайсы язучы иҗатыннан алынган.Һәм шигырьдә нәрсә турында сүз бара.

У.....Бу шигырь юллары Г.Тукай иҗатыннан алынган.Шигырь юллары белән автор кошларны рәнҗетмәскә.аларга карата мәрхәмәтле булырга куша.Без үзебез дә кыш җитсә, кошларга җимлекләр ясап эләбез,ашарларына салабыз,ә сайрар кош сыерчыкларыбызга оялар ясыйбыз,ояларын чистартабыз.

У-чы.Бик яхшы.Нияз бүгенге дәрестә бердә җавап бирмәдең,әйдәле эшең белән таныштыр.

У....сез-зат алмашлыгы,II з. к.с,Б.к

мин зат алмашлыгы I з.б.с.,Б.к.

сезгә зат алмашлыгы II з.к.с.Ю.к.

безнең зат алмашлыгы II з.к.с.И.к.

минем зат алмашлыгы I з.б.с.И.к.

мине зат алмашлыгы I з.б.с.Т.к

анда зат алмашлыгы III з.б.с.У.в.к.

ул зат алмашлыгы III з.б.с.Б.к.

У-чы..Өстәмәләр юкмы?Барыбызда эшләп бетердеме?Бетергән булсак, карточка буенча эшләп алырбыз.

I вариант Күп нокталар урынына тиешле алмашлыклар куеп язар.

II вариант Җәяләр эченә куелган зат алмашлыкларын тиешле килешкә куеп язар.

I вариант эше

Юк,кирәкми........өйрәнмим,

....... уйныйсым килә. “Кызыклы шәкерт”

Һәр тараф тын.Уй......тик әллә ни җырлый ,укый. “Пар ат”

Тау башына салынгандыр....... авыл.

Бер чишмә бар, якын...... авылга .......; “Туган авыл”

(мин,минем,миңа,безнең,ул)

У-чы. I вариантта эшләп бетерүче бармы? Әйдәгез тикшереп чыгабыз.

У-чы..Бик яхшы II вариантлардан әзер җаваплар бармы?Бөтен җөмләне Илнур укыр ялгышлары булса төзәтербез.

Айрылып китсәм дә(син......) гомремнең таңында (мин...)

И Казан арты! (син.....) кайттым сөеп тагын да (мин....)

Кысса да (син....) фәкыйрьлекләр,ятимлекләр (мин......)

Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимчелекләр(мин......) “Туган җиремә”

У-чы .укучылар нинди сүз аңлашылмый.?

фәкыйрьлекләр- бедный

Сүзлек дәфтәренә язып куярбыз.

У-чы.Илнур җавабы белән килешәбезме?Яхшы Илнур.

Шулай итеп,укучылар без бүген нинди теманы өйрәндек?

У....Зат алмашлыкларын

У-чы.Зат алмашлыклары нәрсә белән төрләнә?(Тартмада исем,сан,рәвеш,алмашлык категорияләре язып салына,укучылар берәмләп чыгып алмашлык категорияләрен әйтеп,магнит белән тактага куеп баралар,ахырда чәчәк килеп чыга)

У...Берлек һәм күплек санда килә,килеш белән төрләнә

У-чы.Зат алмашлыклары нинди вазифаны башкара?

У...Сөйләмне җыйнакландыра,бер сүзне кабатлаудан коткара,сөйләмне матур яңгырашлы итә.(укучылар әйтеп чәчәк таҗына куялар.)

У-чы..Зат алмашлыклары нинди мәгънә белдерәләр

У....I з-сөйләүчеләр

II з-тыңлаучылар

IIIз-аның турында сүз барган зат яки предмет

У-чы ..Укучылар карагыз әле нинди матур чәчәк килеп чыкты.Безнең белемебез арткан саен чәчәк таҗларыбыз да күбәер.Алдагы дәресләрдә без алмашлыкларның башка төркемчәләрен дә өйрәнербез.Шулай ук без бүген дәрестә Г.Тукай иҗатында искә төшереп киттек.

Тукай абыебыз яз ае-апрель аенда туган Яз аенда табигать уяна,тиздән язның беренче чәчәкләре-умырзаялар күренер.Шушы матур табигать күренешен тасвирлап алмашлыклар кулланып сез өйдә кечкенә генә хикәя язып килерсез,ә кемгә хикәя язу авыррак аерым –аерым җөмләләр язсалар да була.

Билгеләр кую.

У вас нет прав для создания комментариев.