Г.Тукай шигырьләре буенча викторина – уен
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
МАДОУ «Детский сад № 184» Московского района г.Казани Шайхутдинова Гульназ Габдулловна Урок

Г.Тукай шигырьләре буенча

викторина – уен

Максат: Балаларның Г.Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту, уен барышында үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәтә белергә өйрәтү; таныш шигырьләрне төрле юллар аша таный белү; сәнгатьле сөйләүне ныгыту.

Кирәкле материал: Габдулла Тукай портреты, Г.Тукай шигырьләренә багышланган рәсемнәр; уенчыклар һ.б.

Балалар Г.Тукайның “Туган тел” җыры астында 2 төркем булып. тезелеп кереп утыралар.

Бала: (көй астында Г.Тукайның “Бәйрәм бүген” шигыреннән өзек сөйли).

“Бәйрәм бүген” Габдулла Тукай

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бер мөкаддәс(изге) хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын:

“Ул киенгәндер!” – дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! (Слайдлар күрсәтелеп барыла).

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Әйе, бүген – без бәйрәмгә җыелдык. Ә кем белә? Без нинди бәйрәмгә җыелдык? Чөнки иртәгә, ягъни, 26-апрель – яраткан, хөрмәт иткән шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Ул – табигатьнең иң матур чагында, язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда бөреләр уянган вакытта туган. Бәйрәмгә җыелуыбызның да сәбәбе – сөекле шагыйребезне сагынып искә алу, аның иҗаты белән хозурлану, аңа булган ихтирамыбызны тагын бер тапкыр күрсәтү.

Без бергәләшеп шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләргә тырышабыз, әкиятләрен тыңлап, өйрәнеп сихри дөньяга чумабыз, ә инде аның “Туган тел” ен нәни чакта ук көйли башлыйбыз. Рәхмәт, балалар! Елдан-ел Тукай турында белемнәрегез арта. Күп белергә омтыласыз. Мондый эшләрдә актив булуыгыз безне бик сөендерә. Бүген исә, Г.Тукай әсәрләреннән чыгып төзелгән уен-викторинадан торган бәйрәмгә җыелдык. Без сезнең белән Г.Тукайның күп кенә шигырьләре белән таныш. Яле, әйтеп карагыз, кемнең исендә калды икән? Сез аның нинди әсәрләрен(әкиятләрен, шигырьләрен, җырларын) беләсез?

(Балалар искә төшерәләр).

Ә хәзер бәйрәмне башлап җибәрәбез. Бүгенге уен-викторинаның төп уенчылары – мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары. Чөнки алар, Г.Тукай турында, аның иҗат байлыгын иң күп белүчеләр дип уйлыйм. Аның шулай булуын балалар уен барышында акларлар дигән ышаныч белән биремнәр белән таныша башлыйк. Ә сездән, балалар, тапкырлык, зирәклек, осталык, җитезлек сорала. (жюри әгъзалары сайланыла).

Тәрбияче: Балалар, иң 1бирем сезгә – командага исем сайлау һәм девиз әйтү.

1-төркемнең капитаны:

Безнең төркем: “Күбәләк” (бергәләп)

Безнең девиз – “Күбәләктәй матур һәм җитезләр” (бергәләп)

Алып баручы: Балалар, ни өчен командагызга әлеге исемне сайладыгыз? (балалар аңлаталар)

Шушы тәртиптә икенче төркем исем(“Сандугач”), девиз (“Сандугачтай моңлы һәм зирәкләр”) сайлый.

Тәрбияче: Хәзер командаларның исемнәрен һәм фикерләрен раслап әлеге шигырьләрне безгә залдагы балалар башкарырлар.

(“Бала белән күбәләк”, “Фатыйма белән сандугач” шигырьләре башкарыла).

(Һәр биремне жюри бәяләп, таныштырып бара).

2бирем:

Тәрбияче: Балалар, Г.Тукайның тормыш юлыннан һәм иҗатыннан чыгып сезгә хәзер берничә сорау бирелә.

Г.Тукай елның кайсы фасылында туган? (яз көне, 26.04.1886)

Тукайның туган авылын әйтегез. (Кушлавыч)

Г.Тукайның әнисенең исеме ничек? (Мәмдүдә)

Әтисең исеме ничек? (Мөхәммәтгариф)

Кечкенә Тукайга кем дип дәшәләр? (Апуш)

Әтисе үлгәч, нәни Тукайны асрамага дип Кушлавыч авылында кем исемле әбигә бирәләр? (Шәрифә карчык)

Кырлай дигән авылдан кем исемле абзый нәни Тукайны үз өенә сыйдыра?(Сәгъди абзый)

Г.Тукай елның кайсы фасылында безнең арадан китә?(яз көне,15.04.1913.)

“Кәҗә белән сарык” әкиятендә төп геройлар ничә бүре башы табалар?(бер) “Карлыгач” шигырендәге кошчык нәрсәдән оя ясый?(балчыктан)

Кайсы әкияттә йорт хайваннары сөйләшә? (“Кызыклы шәкерт”)

Кайсы әсәрендә бөҗәкләр сөйләшә? (“Бала белән күбәләк”)

Урлашмаска кайсы әкият, ягъни кем өйрәтә? (“Су анасы”)

Кайсы әкият хәйләгә корылган? (“Шүрәле”)

3бирем:

Тәрбияче: Балалар, сез инде зурлар, шуңа күрә, алдагы биремебез катлаулырак. Мин сездән яраткан шигырегезне сөйләгез дип сорамыйм, сорау түбәндәгечә булыр. Без берничә ел бергәләп Г.Тукайның ике әкиятен бергә тиңдәш куеп, яратып, мәгънәсенә төшенеп өйрәндек. Нинди әкиятләр алар? (Балалар искә төшерәләр).

(Һәр командага) Әлеге әкиятләр ничек башлана?

Шүрәле

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – “Кырлай” диләр;

Җырлаганда, көй өчен, “тавыклары җырлай” диләр.

Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем;

Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем...

Тәрбияче: Әкияттә урманга кем исемле егет һәм ни өчен килә?(Былтыр исемле батыр егет утын кисәргә дип килә).

Су анасы

Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,

Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,..

Тәрбияче: Әкияттә малай нишли, ул дөрес эшлиме?(Малай Су анасының алтын тарагын урлый. Кеше әйберенә рөхсәтсез кагылырга ярамый).

4 бирем: Алып баручы: (Һәр командага әзер Г.Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәр бирелә һәм бирем аңлатыла). Балалар әзерләнгән арада балалар “Тукай абый” җырын башкаралар.

Балалар алга чыгып җавап бирәләр.

1-төркем:

“Гали белән Кәҗә” рәсеме. Җавапны тикшерү масатыннан залдагы балалар шигырьне сөйләп күрсәтәләр.

Гали белән кәҗә

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән...

2-команда:

“Кызыклы шәкерт” рәсеме. Җавапны тикшерү масатыннан залдагы балалар шигырьне сөйләп күрсәтәләр. (Кызыклы шәкерт)

5 бирем:Тәрбияче: Тукай абый нәни чакта ук бик сәләтле, акыллы һәм эшчән бала булган. Ул кечкенәдән өлкәннәргә булышып үскән. Иҗат җимешләре ярдәмендә балаларны да үзе кебек тырыш, акыллы, белемле булырга өйрәтә. Шуңа күрә без Г. Тукай турында күбрәк белергә, өйрәнергә һәм онытмаска тиешбез. Шулай ук Г.Тукай һәр ел фасылларының да барчасын да яраткан, һәрберсенең үзенә хас матурлыгын күрә, тоя белгән һәм ел фасыллары турында табышмаклар иҗат иткән. Хәзер шул табышмакларны башка төркем балалары сезгә тәкъдим итәрләр.

Залдагы балалар һәр командага икешәр табышмак әйтәләр.

Боз һәм кар эрде,

Сулар йөгерде;

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт? —

Иә, әйтеп кара. (Яз көне)

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,—

Бу кайчак була? (Җәй көне)

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана,—

Бу кайчак була? (Көз көне)

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран,—

Бу кайчак, туган? (Кыш көне)

6 бирем: Тәрбияче: Балалар, без бүген бергәләп җырлар да җырладык, шигырьләр дә сөйлибез, әкияттән өзекләрне дә искә төшердек. Ә нәрсә турында сөйләшмәдек соң әле без? Г.Тукай бик мәгънәле, тирән эчтәлеккә ия булган тагын нәрсәләр иҗат иткән? (мәсәлләр) Әйе, мәсәлләртурында сөйләшербез хәзер. Хәзер мин сезгә бер мәсәлдән өзек укып күрсәтәм. Сез бу мәсәлнең исемен атарсыз һәм нәрсәләр турында баруын аңлатырсыз.

Һәр төркем чиратлап җавап бирә.

1-төркем:

“Көзге һәм маймыл” дан өзек:

“... – Кара әле, иптәш! Көзгедә нинди кыяфәтсез, нинди ямьсез бер хайван күренә. Кара әле, аяклары нинди кәкре, кара әле, йөзе нинди килешсез!..”

2-төркем:

“Умарта корты вә чебеннәр”дән өзек:

“...Миңа туган-үскән җирем кадерле. Мин үземнең кәрәзле балым белән алпавытларны, байларны, хәтта авыл кешеләрен үземә гашыйк иттем...”

Көй астында бәйрәмгә бии-бии Шүрәле керә. (Исәнләшә, балалар белән аралаша).

Шүрәле:Хәзер без сезнең белән “Әйтәм табышмак – җавабын табып бак” уенын уйныйбыз. (Һәр төркемгә чиратлап әйтә).

Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып. (Күбәләк. “Бала белән Күбәләк”)

Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә,

Тоягы була ярык,

Исеме аның ... (Сарык. “Кәҗә белән Сарык”)

Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт.

Ә исеме ничек? (Эт. “Кызыклы шәкерт”)

Кулы юк, балчык ташый.

Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач. “Карлыгач”)

Иң иртә ул күренә,

Менеп китә үренә,

Сокланамын эшенә –

Нур сибә бар кешегә. (Кояш. “Эш беткәч уйнарга ярый”)

Чәчен тарап алтын тарак белән

И бизәнә, ясана.

Һәм шуннан соң суга чума –

Нәрсә кала басмада? (Тарак. “Су анасы”)

Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә. “Гали белән кәҗә”, “Кәҗә белән сарык”)

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозау, сарык эзли. (Бүре. “Кәҗә белән сарык”)

7-бирем: “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре буенча рәсем ясау һәм сөйләү. (Балалар әзерләнгәндә Шүрәле караучыларга сорау бирә.Г.Тукайның кайсы шигырендә җидәү дус, тату яшиләр? Кем искә төшерә?

Безнең гаилә

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —

Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

(Балалар рәсем ясап өлгермәсәләр, әзер бутап ясалган рәсемнәр буенча залдагылар белән әңгәмә уздырыла, “Бала белән Күбәләк”, “Кәҗә белән Сарык”).

Балаларның рәсеме буенча шигырь кыскача анализлана.

Тәрбияче: Хөрмәтле жюри әгъзалары, бүгенге бәйрәм дәвамында белемнәрен сынап караган балаларга гомуми бәя бирер минутлар да якынлаша. Без мультфильм караган арада сез фикерләрегез белән уртаклашып алыгыз. балаларның ясаган рәсемнәрен ачыклау максатыннан, игътибарыгызны экранга да юнәлтеп алыгыз. Шүрәле, дус, синең дә мультфильм карыйсың киләме?(Шүрәле үзенең теләген белдерә).Бергәләп Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыренә нигезләнгән мультфильм карала.

Тәрбияче:

Бәйгебез бүген тәмам,

Көч тә куелган хәйран.

Тагын бераз гына түз,

Жюрига бирәбез сүз.

Сүз жюрига бирелә:

Тәрбияче: Менә безнең дә хәзер нәкъ Тукай шигырендәгечә, эшебез бетте, димәк бергәләп уйнап алсак та була. Шүрәле белән уйнарга зурлар төркеме балалары һәм уйнарга теләүчеләр чыга.

“Шүрәле” җырлы-уен башкарыла. Кирам Сатиев көе, Нәҗибә Сафина сүз.

Шүрәле белемнәрен сынаучы балаларны мактап бүләк, рәсемнәр буенча конкурстан чыгып җиңүчеләргә грамота тапшыра.

Тәрбияче: (“Туган тел” көе астында):

Буын арты буын алмашыныр,

Гасыр арты узар гасырлар, -

Шигъриятең өчен рәхмәт әйтеп,

Язлар сиңа гөлләр ташырлар.

Халык моңы сиинең моңың булды,

Халык күңеле – синең күңелең.

Ил гомере, халык гомере кебек

Озын булсын, Тукай гомерең!

Бәйрәм ахырында бергәләп Г.Тукайның “Туган тел” җыры башкарыла

У вас нет прав для создания комментариев.