Минем әти – иң яхшы әти.
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Шаймарданова Айгуль Айзатовна 4 класс МБОУ «Новокурмашевская ООШ» Шаймухаметова Эльмира Газизяновна Сочинение к празднику

Минем әти – иң яхшы әти.

Әтием - Шәймәрданов Айзат Фәвәдис улы 1972 нче елның 18 ноябрендә Актаныш районы Яңа Кормаш авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Барлык башка балалар шикелле үк мәктәптә укый. Мәктәптә яхшы укый. Район спорт ярышларында катнаша, призлы урыннар яулый. Рәсем ясарга ярата. Рәсем конкурсларында катнашып дипломнар белән бүләкләнә. Яңа Кормаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап диплом алганнан соң, туган авылы Яңа Кормашта “Уңыш” күмәк хуҗалыгында агроном буларак тәүге хезмәт юлын башлап җибәрә.

Көз көне армия сафларына алына. Тула шәһәрендә десантчы булып хезмәт итә. Десантчыга теләсә кемне алмыйлар шул, моңа әтиемнең спорт белән дус булуы, хезмәт сөюе аша чыныгу алуы да роль уйнагандыр. Хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, хуҗалыкта башлаган эшен дәвам итә.

“Уңыш” хуҗалыгы районда алдынгы хуҗалыклардан санала. Эшнең уңышлы баруы җитәкче коллективның бердәм булуы һәм күпчелек халыкның ышанычын яулавыннан да тора. Белгечләр үзара аңлашып, бер-берсен ихтирам итеп эшлиләр. “Уңыш” хуҗалыгы “Әнәк” агрофирмасына кушылгач, әтием агрофирманың Яңа Кормаш һәм Иске Кормаш бүлекчәләрендә агроном булып эшли башлый. Ул эшен намус белән башкара.

Әтием күп тапкырлар Татар Суыксу авыл җирлегенә депутат булып сайлана. Авылдагы мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша.

2005 елда Тат.Ямалы авылы кызы Гөлфия белән гаилә коралар. Һәм бер-бер артлы миңа, ике энемә гомер бирәләр.

Әтием спорт белән дә шөгыльләнә. Районда үткәрелгән гер күтәрү, кул көрәше, аркан тарту ярышларында катнаша. Өйдә ял иткәндә гармун уйнарга ярата. Рәсемнәр ясый. Ашарга әзерләргә дә ярата. Ул әзерләгән ризыклар бик тәмле була. Әни эштә вакытта безне тәрбияли.

Безнең әти бик сабыр, ипле кеше. Эше күп булса да, вакыт табып, Актаныштагы истәлекле урыннарда йөртеп кайта. Безне бик ярата. Без дә әтине бик яратабыз.Ел саен әтинең туган көненә энем белән бүләкләр әзерлибез.

Ватанны саклаучылар көненә санаулы көннәр генә калды. Әтием без сине бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Безне сөендереп озак яшә әтием, сәламәт бул. Син – дөньядагы иң яхшы әти!

Шәймәрдәнова Айгөл,

Яңа Кормаш төп гомуми

белем бирү мәктәбенең

4 класс укучысы

У вас нет прав для создания комментариев.