“ Әтием-киңәшчем”
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Бобылева

Вилена

Артуровна
6 класс МБОУ «Школа №9» г.Казань Каримова Фания Ильдусовна Сочинение “Мой папа самый,самый”

1.Бобылева Вилена Артуровна

2.6класс

3.МБОУ”СОШ№9 с углубленным изучением английскогоязыка”

Ново-Савиновского района г.Казани

4.Каримова Фания Ильдусовна, учитель татарского языка и литературы

Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.

Сочинение на тему “ Әтием-киңәшчем”

Горурланам,әти, синең белән,

Кечкенәдән сиңа сокланам.

Гомрем буе мин көч алып яшим

Синең биргән хәер-догаңнан.

Г.Сәгыйров.

Әниләребез белән бергә , безне тормыш сукмагына,алып чыгучы әтиләребез дә бар әле бу дөньяда. Әти! Нинди матур бу сүз! Бу сүзләрне көнгә ничә тапкыр әйтәбез.

Әтием –Бобылев Артур. Бүгенге көндә яраткан һөнәрен сайлап, тормышта үз юлын тапкан. Ул Казан шәһәрендә ,гаиләдә икенче бала булып туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач, Казан авиация институтына укырга керә. Институтта инженерлык һәм тәрҗемәче факультетларын тәмамлый. Берничә ел тәрҗемәче булып эшли. Конференцияләрдә чыгыш ясый, чит илләргә йөри. Шуңа күрә дә әтием миңа чит телләрне өйрәнергә ярдәм итә. Икенче һөнәре буенча әтием- инженер. Бүгенге көндә әтием заводта машинист булып эшли.

Сабырлыгы,тыйнаклыгы, төпле фикерле кеше булуы аңа киләчәк һөнәрен сайларга ярдәм иткәндер инде. Әтием үз эшен яратып эшли. Хезмәт нәтиҗәләре дә куанырлык. Ул төрле мактаулы бүләкләргә лаек кеше.

Әтиемнең эше бик тә авыр дияр идем. Аның туйганчы ял иткәне дә, бәйрәм иткәне дә юк. Шулай булса да минем көнемнең ничек үтүе, укуымда нинди уңышлар, нинди күңелсезлекләр булуы белән кызыксынырга, үзенең бәя биреп бетергесез, киңәшләрен бирергә вакыт таба ул. Башкаларны намуслы,гадел, тырыш яшәргә чакыручы әтиемнең минем өчен күңеле тыныч булуын телим. Шуның өчен үземне яхшы яктан гына күрсәтергә тырышам.

Әтиебез-безнең өчен терәк. Ул бөтен авырлыкларны җиңәргә булыша. Әтием эштән арып кайтса да, безне иркәләргә, безнең белән аралашырга вакыт таба. Аның акыллы киңәшләре безне һәрвакыт канатландыра, безгә дәрт өсти.

Киләчәктә минем дә әтием кебек кешеләргә игелек кыласым килә. Янымда ышанычлы кешем-әтием булганда максатыма ирешермен,әлбәттә. Мин үземнең әтием белән горурланам. Аның батырлыгына, гадел һәм акыллы киңәшче булуына сөенәм. Мең рәхмәт аңа! Авыр хезмәтендә уңышлар юлдаш булсын!

У вас нет прав для создания комментариев.