Әтием солдат булган.
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Салахова

Лилия

Ленаровна
5 класс МБОУ «СОШ №1 п.г.т.Актюбинский» Загитова Зинфера Ильясовна Сочинение к празднику

Әтием солдат булган.

Минем әтием 1985 нче елда Совет Армиясенә хезмәт итәргә киткән. Ул башта Ульяновский шәһәрендә укыту курсларында булган. Шунда хәрби хезмәт осталыгына өйрәнгән , нинди генә авырлыклар килсә дә, Туган илне сакларга ант биргән. Аннары Польшага җибәргәннәр. Сержант булып хезмәт иткән. Әтием анда бик күп дуслар тапкан. Якташларын очраткан. Польшада хезмәт иткән дәвердә ике ай башта учениядә булган. Аннан өч ай спорт ротада, девизиянең данын яклаганнар. Алты ай поляклар белән эшләгән. Аннары поляклар, немецлар , совет солдатлары катнашында уздырылган “Дружба-87” учениясында катнашкан. Туган җирдән читтә яшәү авыр булса да, түзәргә кирәк. Ике арада йөргән,кайнар сәлам хатлары, очрашу көннәрен тагын да якынайта. 1987 нче елның көзендә әтием туган авылына әйләнеп кайта. Әти-әнисе, туганнары аны сагынып каршы алалар.

Әтием әйтүенчә, элек армиягә бармый калу егет өчен хурлык саналган. Армиядә хезмәт итеп кайткан егетне генә чын ир дип санаганнар, ул шуның белән горурлана. Мин,Салахова Лилия, 5 нче сыйныфта укыйм.Мин әтием турында шигырь яздым.Аны сезгә дә укытам:

Минем әти.

Минем әтием Ленар

Ул бит Әлкәйдә туган.

Бабайлардан үрнәк алып,

Эшкәдә тырыш булган.

Әлкәй мәктәбен бетергән,

Армиядә ул булган.

Армиядән соң әтием

Техникумда укыган.

Әтием хәзер фермер

Сөрә, чәчә һәм суга

Ул чәчкән икмәкләре белән

Амбарлары да тула.

Кырыннан печән,саламны

Фермаларына ташый.

Фермасында маллары күп

Алар бит шуны ашый

Без әтине яратабыз

Яхшы хуҗа ул өйдә

Укыгыз, уку кирәк дип

Киңәшләр бирә безгә

Әтидән үрнәк алабыз

Ул эшчән булгач, рәхәт

Шундый ул үстергән өчен,

Әби-бабайга рәхмәт!

У вас нет прав для создания комментариев.