Экологик чара эшкәртмәсе "Урман хуҗасында кунакта"
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Экологик чара эшкәртмәсе

“Урман хуҗасында кунакта”

Төзүче:1 категорияле башлангыч класс укытучысы
Шамсутдинова Инзилә Файзелхановна.

Сәмәкәй.
2013 ел.

Алан тирәсендә матур чәчәкләр үсеп утыра. Аннан ерак түгел елга ага. Иртә. Кояш чыгып килә.Чәчәкләр йоклый. Кошлар сайравы ишетелә. Әкрен генә матур, салмак көй яңгырый.Агачлар арасыннан Урман хуҗасы күренә.Өстендә күлмәк, аягында чабата, кулында озын таяк. Ул куакларны рәтләп куя, чәчәкләрне торгызып сыйпап үтә.
Урман хуҗасы. Кадерле балалар! Минем урманыма рәхим итегез! Мин урман хуҗасы булам. Ә урман ул – минем туган йортым. Биредә- минем балаларым. Мин аларның юатучысы да, саклаучысы да. Кирәк вакытта аларны явыз куллардан саклыйм, тәмле телем белән юатам, кәефсез чакларында күңелләрен күтәрәм. Урмандагы һәрбер бөҗәк, җәнлек, үсеп утырган һәрбер чәчәк минем өчен бик кадерле һәм якын.
Мин һәр көнне бик иртә, кояш белән бергә торам, һәм бөтен урманымны күзәтеп йөреп чыгам. Күрегез әле бу гүзәллекне! Сокланып туеп бетәрлек түгел. Урманыма кунакка килгән һәр кешене аллы- гөлле чәчәкләрем белән каршы алам, татлы- татлы җиләкләрем белән сыйлыйм, гөмбәләр үстереп бирәм һәм саф һава белән савыктырам.Урмандагы бөтен байлык – минем кулымда. Ә бу байлыкны булдырыр өчен табигатьне бик нык яратырга кирәк. Хәзер , нәни дусларым, без әкият дөньясына керербез һәм әкият геройлары булып уйнарбыз.
В.Агаповның “нәни дусларым” дигән җыры көенә аланга өч кыз- нәкыя, гөлнур, гөлгенә – йөгереп керә һәм кызлар биюен башкара.
Нәкыя. Бу табигать бай да соң!
Гөлнур Чәчәкләре кайда соң?
Гөлгенә Әнә алар аланда,
Бөтен чәчәк бар анда
Кызылы да, алы да,
Зәңгәре дә, бары да.
Тәмле исләр аңкытып,
Төрле исләр аңкытып,
Матур булып үсәләр.
Ә күбәләкләре исә куыша- куыша уйныйлар, очалар. Белмим, уйнап ничек туймыйлар икән алар?
Нәкыя. Күрәсезме, күбәләкләр дә елмаялар, көләләр!
Гөлнур. Әнә, үзләре дә монда таба очалар!
Гөлгенә. Кем ул анда, кайсыгыз?
Әйдә, тизрәк качыгыз!
(Кызлар качалар. Аланда күбәләкләр һәм бал корты биюе башкарыла.)
Урман хуҗасы(чыга) Әйе, күбәләкләремнең уйнаклап, очып йөргәннәрен күреп, күҗелләрем шатлана. Чынлап та, күбәләкләрем дә, чәчәкләрем дә – урманымның асыл бизәкләре. Күптән түгел әле бу алан ак кар белән капланган иде. Язлар җитеп, карлар эри башлагач, бу аланымны язның беренче хәбәрчеләре – умырзая чәчәкләре бизәгән иде.(“Умырзая” дигән җыр башкарыла.) .
Гөлнур. (йөгереп керә) Нәкыя дим, Нәкыя!
Үрәбезме тәкыя?
Әллә бәйләм ясыйкмы?
Әллә җыя башлыйкмы?
(Йөгереп барып, тузганак чәчәген эләктереп ала)
Тузганак. Тукта әле, нигә син
Тик торганда тиясең?
Килсен әле бал корты,
Аңа нәрсә диярсең?
Гөлнур. Такыямны киярмен.
Матурмы соң диярмен.
Тузганак. Ул сиңа безз-з-з дияр,
Чаксам да түз-з-з дияр.
Бал корты(очып килә) Килеп җиттем без-з-з менә.
Тагын берсен өз-з-з генә
Чагып алсам тиз-з-з генә
Аннан инде түз генә!
(Кая барырга белми торганда, Гөлнурны бал корты тешли)
Гөлнур. Чү, нечкәбил, нишлисең?
Бигрәк каты тешлисең.
Тузганак бит чүп чәчәк,
Өзсәң тагын үсәчәк.
Тузганак. Белмәсәң, бел, кызыкай,
Бик файдалы үлән мин.
Нечкәбилгә һәр көнне
Никадәр бал бирәм мин.
Яратам мин таң нурын
Дару минем тамырым.
Шикәре дә җитәрлек.
Чәй ясасаң кыздырып.
Тәме исең китәрлек.
Гөлнур Ярый инде алайса
Такыясыз йөрермен.
Сары күзле, ак керфекле
Ромашкадан үрермен.
Болында ул җитәрлек.
Күрсәң исең китәрлек.
Бал корты. Тиеп кара, клыңа тагын укол салырмын. Беззз
Гөлгенә. Әй, ак чәчәк, ак чәчәк,
Бер сүз әйтәм, кил әле,
Чәчәгең дә күп икән.
Берсен миңа бир әле.
Ак чәчәк. Чәчәкләрем ак кына.
Ак кына, сары гына.
Сары төсем бал кебек
Ак чукларым кар кебек,
Әллә ничә авыруга
Файдалы мин- эч белеп.
Менә шулай, гөлгенә.
Тиеп кара бер генә.
Гөлгенә. Миңа мәтрүшкә чәчәге дә ярый.(Мәтрүшкә чәчәге янына йөгерә).
Мәтрүшкә.Кара, кара, нәрсә ди бит.
Җәберләве җитмәгән.
Гөлгенә. Такыяләр үрергә дә ярамагач, нигә син?
Мәтрүшкә. Салкын тиюдән, баш авыртканнан минем ярдәмем бик зур.Әлегә кадәр ничек шуны да белмәдең икән син? Гаҗәп!
Бал корты. Ник өзмисең өз инде.
Менә хәзер түз инде!
(гөлегнә чыгып йөгерә, Нәкыя керә)
Нәкыя. Монда чәчәк күп икән,
Учлап чәчкән күк икән.
Үрим әле такыя.
Йөрим дисәм тыныч кына
Анда агын кем кычкыра?
(Гөлҗимеш чәчәге Нәкыяне “эләктереп ала)
Нәкыя. Нишлисең син, кит әле,
Сиңа тимим бит әле.
Гөлҗимеш. Тиеп кара, бу энәне күрәсеңме?
Чәнчеп алса, нишләтәчәк, беләсеңме?
Нәкыя. Беләм, беләм, шундый каты авырттыра
Ул тигән җир ут шикелле янып тора!
Гөлҗимеш. Конфетка да яхшы мин,
Компотка да яхшы мин
Беләсеңме ни өчен?
Витаминнар хәзинәсе
Минем һәрбер җимешем.
(Бал корты очып керә)
Бал корты. Күптән эзләп йөри идем үзеңне.
Менә хәзер түз инде.(чага)
Нәкыя. Абау,абау, нишлисең?
Бигрәк каты тешлисең.
Бал корты. Мин – бал корты, Усал булсам да, мине барысы да ярата. Нечкәбилләр тырыш була бит. Мин көне буе очам, төрле чәчәккә кунам. Чәчәк саен бал җыеп, кешегә хезмәт итәм. Кешеләрне дәвалыйм.Чәчәк балы, юкә балы бар нәрсәдән файдалы. (кызларга карап)
Кирәксезгә чәчәк өзеп
Йөрмәссезме моннан соң?
Берсен генә өзсәгез дә
Үпкәләштән булмасын.
(Рок музыка ишетелә. Аланда ике тәртипсез малай күренә. Аркаларында –рюкзак, кулларында – озын чыбыклар һәм лимонад шешәсе.)
1 нче малай: У-У кара әле, күпме чәчәк монда, җитмәсә кычытканы тора юл өстендә. ( тибеп җибәрә. Кычыткан аягын чага.) әллә-лә аягымны чакты. ( ыңгыраша)
2 нче малай. Әйдә, чәчәкләр очыртып уйныйбыз. Кем ераграк очыртыр икән? ( чәчәкләрне очыртып уйныйлар)
1 нче малай. Әйдә суга ботаклар, ташлар атабыз. ( суга ташлар ыргыталар. Аннан соң утырып ашыйлар, шунда кырмыска оеме күрәләр. Кырмыскалар биюе башкарыла).
(ммалайлар кырмыска өеме өстенә менеп уйныйлар, көлешә- көлешә аланнан китеп барганда, агач башыннан саескан очып төшә. Малайлар аңа рогаткадан аталар)
Аланга урман хуҗасы керә.
Урман хуҗасы. Бу аланга тәртипсез малайлар килделәр, дип миңа саесканым килеп хәбәр итте.
Су кызы. Уф- уф үләм бугай.
Урман хуҗасы. Ник уфылдыйсы, Су кызы? Ни булды? Сөйлә тизрәк.
Су кызы. Минме сезгә хезмәт итмәдем?
Мин сулыш бирдем, сусауны бастым.
Юдым сезне, тазарттым, иркәләдем,
Назладым, хушландырдым,
Инде хәзер сукранып яшим,
Сулкылдап елыйм, сусадым чисталыкка!
Ничек чистарыныйм, мин – Су кызы, тончыгам,
Сулышым кысыла, сукыр булмасагыз, коткарыгыз мине!
Урман хуҗасы: Я, тынычлан, Су кызым, сабыр ит. Без сине хәзер чистартырбыз, тазартырбыз. (Чәчәкләргә карап) Ә сез, урманымның нурлары, ник башыгызны идегез?
Ак чәчәк. Менә шулай, матур гына утырганда аланда,
Шук малайлар килделәр дә безне таптап киттеләр,
Ә кайбер дусларыбызны җәлләмичә өзделәр.
Ничек без шат булыйк? Ник без уйныйк, көлик?
Урман хуҗасы: Ай- һай Бигрәк начар малайлар килгән икән шул минем урманыма! Бәлки әле үзләре үк шушы аланга килеп чыгар. әнә узләре үк килә түгелме соң? Килегез әле, килегез ишетелә)
1 нче малай. Ай, аягым авырта. Аягыма әллә нәрсә керде. Булышыгыз миңа!
Урман хуҗасы. Үзең ваткан лимонад шешәсенең пыяласы ул. Сиңа нәрсә булышыр икән?
2 нче малай. Бака яфрагы!
Урман хуҗасы. Син аны таптап киттең бит, ул сиңа ничек булышсын.
1 нче малай. Алайса, аягымны юарга кирәк.
Су кызы. Син миңа ташлар, ботаклар аттың. Мин сиңа суымны бирмим.
Урман хуҗасы. Күрдегезме инде, алар сезгә ничек үпкәләгән? Табигатькә зыян китереп, үзегезгә начарлык эшләдегез. Инде хәзер хаталарыгызны төзәтер өчен сезгә ншрсә эшләргә кирәк? Яле, уйлап карагыз.
Малайлар. Гафу итегез безне, зинһар! Без сезгә бүтән начарлык эшләмәбез! Хәзер суны чистартырбыз, чүпләребезне җыярбыз. (малайлар эшкә керешә)
Урман хуҗасы. Я, дусларым, без бу малайларны гафу итәрбезме? Алар үз ялгышларын анладылар, дип уйлыйм, һәм киләчәктә беркайчан да табигатькә зыян китермәсләр, дип ышанып калам. ( Кызларга карап) Ә сез, нәни кызларым, урманымда ниләр күрдегез? Сөйләгез!
1 нче кыз. Уздык калын урманны,
Болынны, үзәннәрне.
Очраттык без һәр җирдә
Дарулы үләннәрне.
2 нче кыз. Юлда бака яфрагы,
Тузганак, ромашкалар.
Җый күп итеп, ташлама.
3 нче кыз. Ышанмагыз , дусларым,
Әрем начар, дисәләр,
Бабам әйтә әремнән
Дару ясап эчәләр.
Урман хуҗасы. Шулай, дусларым! Табигатьтә бар нәрсә дә кирәк. Әгәр дә без аңа карата рәхим- шәфкатьле булмасак, ул да безне иркәләмәс, саф һавасы белән савыктырмас, матурлыгы белән җанландырмас. Шуңа күрә безгә суны. ҖИРНЕ ПЫЧРАТМАСКА. Үсемлекләрне өзмәскә, кош- кортларны рәнҗетмәскә, аларның һәммәсенең кадерен белергә кирәк. Табигатьне кадерләп тормасаң, ул ямен югалта, авырый башлый, ә авырса, урманнар корыр, елгалар, чишмәләр кибәр. Ул чагында, җир йөзендә кеше дә яши алмас. Шуңа күрә, балалар, табигатьнең бар байлыгын саклап калырга һәм кадерен белергә кирәк.
“Мин яратам сине, Татарстан” дигән җыр башкарыла.
Кулланылган әдәбият:
1. “Мәгариф” журналы 2009 ел №7
2. “Мәгариф” журналы 2011 ел №4

У вас нет прав для создания комментариев.