Энҗе Мөэминова "Туган илем минем"
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
«Энҗе Мөэминова « Туган илем минем »
9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе


татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәйхетдинова Дилә Шамил кызы әзерләде






Максат:1.Шигырь белән танышу,аңлап уку күнекмәләре булдыру.Эчтәлек
буенча мөстәкыйль фикер йөртү.
2.Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

3.Туган илгә,туган җиргә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: шагыйрә портреты;аның тормышына һәм иҗатына багышланган
китаплар;мәкальләр китабы;татар теленең аңлатмалы сүзлеге;
җирле язучыларыбызның “Җырлыйбыз, илебез гөлбакча булганга
дигән китабы;слайдлар;биремнәр язылган карточкалар.

Дәрес барышы
I.Оештыру өлеше.
-Исәнмесез,укучылар!Хәерле көннәр сезгә!Кәефләрегез ничек?
-Яхшы.
-Кәефләрегез яхшы булса,дәресебезне башлыйбыз.
II.Алдагы дәрестә алган белемнәрне активлаштыру.
-Хәзер укучылар бирелгән сорауларга нигезләнеп Энҗе Мөэминованың тормыш юлы һәм ижаты турында сөйләрбез.
-Кайда һәм кайчан туган?(1924нче елның 18нче маенда Татарстанның Әлмәт
районы Яңа Кәшер авылында туа)
-Нинди уку йортларында укыган?(1941нче елда Әлмәт урта мәктәбен тәмам-
лый,1944нче елда Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика
факультетына читтән торып укырга керә,1948нче елда Ташкент педагогия
институтының көндезге бүлеген тәмамлый)

-Кем булып эшләгән?(Укытучы булып эшләгән)
-Ничәнче елда ижат эше белән шөгыльләнә башлаган?(1957нче елда )
-Беренче шигырь жыентыклары?(“Шигырьләр”,Чәчәкләр китердем”,”Исем-
дә”,”Әйтер сүзем бар”)
-Үзе турында нәрсә дип яза?(Мин – авыл кызы.Авылда яшәп ижат итәм.
Дөньяга шигырь китапларым чыгар дигән уй башыма килгәне булмады)
-Иҗаты туган илебез тарафыннан ничек бәяләнә?(Татарстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә)
-Укытучы-шагыйрә буларак,сезгә аның нинди сыйфатлары ошый?(Нечкә кү-
ңелле булуы,балаларны яратуы)
(укучыларның җаваплары тыңлана,бәяләнә)
III.Төп өлеш.
1.-Хәзер укучылар Энҗе Мөэминованың шигырьләрен яттан сөйлибез.Рәхим
итегез!(Укучылар шагыйрәнең “Укытучыма”,”Икмәк”,”Туган телем”,”Туган
ягым минем”дигән шигырьләрен яттан сөйлиләр)
2.-Укучылар әйтегез әле,шигырьләрдә нинди темалар чагылыш таба.
-Туган тел, туган як, игенче хезмәте темалары.
3.-Укучылар,Энҗе Мөэминова иҗатында Туган ил темасы зур урын алып
тора. Бүген без сезнең белән шагыйрәнең шушы темага язылган тагын бер
шигыре белән танышырбыз.Ул – “Туган илем минем”дип атала.
4.-Хәзер, әйдәгез әле, Туган ил сүзенә синоним эзлибез.
(татар теленең аңлатмалы сүзлеге белән эшлиләр,җаваплар тыңлана)
5.-Хәзер укучылар сүзлек өстендә эшләп алабыз.Минем арттан кабатлыйбыз.
егәрлек – көч-куәт
газиз – кадерле
шыта – тишелеп чыга
(Үзем укыйм,укучылар укыйлар(берәнләп,хор белән),сүзлекләргә язалар)
6.-Укучылар игътибар белән тыңлап торабыз шигырьне яттан сөйлим.
7. Берничә укучы шигырьне сәнгатьле итеп укый.
8.-Укучылар хәзер шигырь буенча түбәндәге сорауларга җавап бирәбез:
-шигырьнең төп темасы нинди?(Туган ил темасы)
-шагыйрә нинди фикер әйтергә тели?(Туган илнең һәр кеше өчен кадерле,
анда яшәү һәркем өчен зур бәхет икәнен әйтергә тели)
-ул бәхетлеме?(Әйе,бәхетле)
-ни өчен бәхетле?(Чөнки ул туган илендә яши,эшли һәм иҗат итә)
(укучыларның җаваплары тыңлана)
9.-Туган илнең иң кадерле,иң изге булуын укучыга җиткерү өчен шагыйрә
нинди тел сурәтләү чаралары кулланган?(эпитетлар,метафоралар)
10.-Укучылар хәзер шигырь буенча нәтиҗә ясыйбыз.Кеше үзенең туган илен-
дә торып хезмәт иткәндә генә бәхетле була ала.Җирдә тырышып эшләсә,
мул уңыш ала.Туган җирнең туфрагына басса,көче арта;күккә караса,иркен
сулыш ала. Болар барысы да туган илдә генә!
11.-Хәзер укучылар З.Туфайлованың”Туган ил”шигырен яттан сөйлибез.
(Бер укучы яттан сөйли)
12.-Туган ил,туган җир турындагы мәкаль-әйтемнәрне искә төшерәбез.
Слайд.Экранда мәкаль-әйтемнәрнең беренче яртысы язылган,икенче
яртысын әйтергә.
Туган илем - ...(туган анам)
Иленнән аерылган,...(канаты каерылган)
Бердә түгел,...(илдә көч)
Туган илем - ...(туган өем)
13.-Туган ил,Туган җир турында укыган әсәрләрне искә төшерәбез.
(Гомәр Бәширов”Туган ягым – яшел бишек”повесте; Н.Исәнбәт ”Туган ил”
шигыре;Илгизәр Солтан ”Туган якта кунакта”;Шәүкәт Галиев ”Саумысыз,
арышларым”)
14.-Туган җир турындагы җырларны искә төшерәбез.
(“Туган як кичләре”,”Үз ягыма кайтсам”,”Туган ил”,”Туган җирем – Татар-
стан”,”Туган ягым”)
15.-Ризван Хәким көе,Рамил Чурагулов сүзләренә язылган “Моңнар кайт-
сын авылга” җырын җырлыйбыз.
16.- Хәзер укучылар карточкалар белән эшлибез.Карточкаларда туган ягы-
бызга кагылышлы биремнәр язылган.Бирелгән биремнәрне укып,Әгер-
җе,аның табигате,кешеләре турында кечкенә хикәя язарга.
Биремнәр:1.Туган якның табигатен тасвирла.
2.Әгерҗебез – зур тимер юл узелы.
3.Әгерҗе елгалары турында 6-7 җөмлә яз.
4.Кешеләре белән дә матур Әгерҗе.
5.Әгерҗенең киләчәген ничек күз алдыңа китерәсең?
17. Укучыларның җаваплары укыла.
18.Җавапларга нәтиҗә ясау һәм билгеләр кую.
IV. Йомгаклау.
-Укучылар без бүген дәрестә нинди шигырь укыдык?
-Шигырьне кем язган?
-Бу шигырь белән шагыйрә укучыга нәрсә әйтергә теләгән?
(Туган илнең кеше өчен иң кадерле,иң изге булуын әйтергә теләгән)

У вас нет прав для создания комментариев.