Печать
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
МБДОУ №6
П.г.т.Б.Сабы
Курбанова Айсылу Раисовна

Ике пәрдәле пьеса

Катнашалар:

Хәлил бабай

Бибинур әби

Онык(Марат)

Авыл малайлары 6-7 яшьлек балалар. Җәйгечә киенгәннәр.

Авыл кызлары Сабантуй күренешендә милли киемнәрдән.

Вәли, Зөбәрҗәт

Беренче пәрдә.

Ишегалды күренеше. Әтәч кычкырган, тавыклар кеткелтәгән, сыер мөгрәгән, чебеннәр безелдәгән тавыш ишетелә. Өйдән, сөйләшә-сөйләшә әби-бабай,онык чыгып киләләр.

Әби: И, улым, җәйге ялларда бездә калуың бик яхшы булды бит әле. Сагынып та беттек үзеңне. Шәһәр тормышы, шәһәрчә инде ул,балам. Менә, безнең авылча яшәп карарсың бераз.

Бабай: Әйе, улым.Әбиең дөрес әйтә. Рәхәтләнеп авыл һавасын суларсың, безгә дә булышырсың, яңа дуслар табырсың.

Онык: Дуслар? Вот зачем миңа деревенский дуслар? Минем шәһәрдә үземнең пацаннарым бар. Они такие крутые, бабайка.

Әби: И,улым, алай кеше аера күрмә балам. Авылда яшәсәләр дә, менә дигән итеп яши халык. Барысы да тырышлар. Бик матур итеп ана телебездә аралашырга өйрәнерсең.

Онык: Вот зачем миңа әбика ана теле? Шәһәрдә рус теле кирәк. Это модно.

Бабай: Әй,балам,балам. Әле телнең газизлеген белеп бетермисең шул син. Телен белмәгән-илен белмәгән, - ди халык мәкале. Әти-әниең дә менә, читкә китсәләр дә туган нигезне, татар телен онытмыйлар. Әйдәле әбисе, оныгыбызга, мәтрүшкә, юкә чәчәге, бөтнекләр салып чәй ясап әчерт әле. Сусатты. (Ишегалдындагы түгәрәк өстәлгә утыралар. Әби самовардан чәй ясап бирә. Мичтә пешкән ак күмәч кисә)

Әби: Менә улым, бик файдалы чәй бу. Салкын тидерми, сәламәтлек өчен бик кирәк. Үзебезнең болыннардан җыйдык бабаң белән. (Онык кабып карый,да этеп куя)

Онык: Фу,нәрсә бу әбикам? Бу бит тәмле түгел. Мин моны эчкәнче үземнең коламны эчәм. (өйгә кереп китә)

Әби: (бабайга) Кара әле,нәрсә ди? Бозып бетергәннәр бу баланы. Кола эчеп,эче авырта бит аның. (шулчак кармаклар тоткан малайлар сызгыра. )

Вәли: Исәнмесез, Хәлил бабай, Бибинур әби. Сезгә кунак егете кайткан ди ишеттек. ( Марат тавышлар ишетеп өйдән чыга.)

Әби: Әйдүк,рәхим итегез балар. Кунак булырсыз.

1 малай: Юк, без кереп тормыйбыз.Балык тотарга барабыз. Әйдә, Марат безнең белән. Бергә күңелле бит.

Онык: Балык тотарга? Нәрсәсе кызык инде аның? Мин лучше телефонда уйныйм. Вот это круто. (малайларны әтеп чыгып эскәмиягә утыра. Кесәсеннән телефон чыгарып уйный башлый. Малайлар үз юлларын дәвам итә.)

Бабай: Син улым,болай кыланып бер дә дөрес эшләмисең. Телефон күзләр өчен дә зарарлы.(Малай бабайның сүзләренә колак салмый. Уенын дәвам итә)

Шулчак бирнәчеләр тавышы ишетә. Өйдән әби йөгереп чыга.

Әби: И, Ходаем, бирнәчеләр килә икән бит. Ә мин бирнәмне дә әзерләмәдем. Арлы-бирле йөренә.

Марат: (шулчак онык уеныннан бүленеп) Ну и бирмә әбика, бүләкне. Нигә кирәк ул?

Әби: Юк, улым. Бирнә бирү- татар халкының борынгыдан килгән йоласы. Кая әле, сандыгымны ачып карыйк әле, балам. Анда минем күңел биреп чиккән, әниемнән калган бик матур сөлгем бар иде бит. Әнием аны миңа аманәт итеп калдырды. Бик кадерле, бик изге сөлге ул миңа. Шулай булса да, мин аны яшь буынга тапшырам. Сабантуйда җиңүчегә бирерсез дип, теләк теләп бирермен. (Сандыктан сөлгене ала. Музыка астында җырлап яшьләр керә. Әби колгага сөлге бәйли. Бирнәчеләр шау-гөр килеп башка урамга китәләр. Марат шаккатып карап кала)

Икенче пәрдә.

Бабай: Әйдә улым, башыңа шушы түбәтәйне ки әле. Сине дә сабантуй бәйрәмен карарга алып барыйк. (Башына түбәтәй киертә.Шулчак авыл балаларының җырлаган тавышлары ишетелә. Капка төбенә килеп, тезелеп утыралар. )

Әйдәгез әле, дуслар, шәһәрдән кайткан кунагыбызга милли уныбызны уйнап күрсәтик. Марат, бергәләп, “Йөзек салыш”ы уенын уйнап ял итеп алыйк. (Марат та килеп кушыла) “Кемдә йөзек, йөгереп, чык!”. (Зөбәрҗәтне тотып калалар.)Зөбәрҗәтне нишләтәбез? Әйдәгез, шигырь сөйләтәбез.

Зөбәрҗәт шигырь сөйли:

Бүген бездә зур бәйрәм

Вакыт үтмәсен әрәм.

Әйлән-бәйлән җырлый-җырлый

Сабантуйга мин барам.

Әйдә дустым, минем арттан, (Маратка эндәшә)

Күңел ачарга ашык.

Милли уенда катнашып

Җиңү яулап,алга чык.

-Ой,молодец син. Булдырдың. (Мактыйлар .Әйдәгез, бергәләп чишмә буйларын әйләнеп кайтыйк. Сабантуй башланганчы, саф чишмә суыннан авыз итеп,хәл җыярбыз. ) Марат, син безнең белән барасыңмы?

Марат: эскәмиядәге коласын алып куеп, бабаем, кирәкми миңа кибет коласы. Минем сәламәт буласым килә. Мине дә үзегез белән алыгыз,дусларым.

Бабай: Бик, яхшы фикер, балар. Барыгыз, авыл табигатеннән дә гүзәл җир юк. Без дә әбиегез белән Сабантуй мәйданына юл тотырбыз. Улым, дусларың янында үзеңне дорфа тотма. Кунак булсаң – тыйнак бул , ди халык мәкале.

Марат: Ярар, бабам. Рәхмәт киңәшеңә. (Китәләр. Татар бию көе кушыла. Татар егете белән кызлар чәк-чәк чыгара, икенче пар – икмәк, өченче пар- чиккән сөлгеләр. Сабантуй ачылу күренешен күрсәтәләр.)

Авыл балалары көч сынаша. Алар арасында Марат та бар. Ат чабышы, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык сугышы, көрәш күренешләрен күрсәтәләр музыка астында. Шунда бил алырга Марат та чыга. Көрәштә ул

беренчелекне яулый. Аңа әбисе бирнәгә биргән сөлгене бүләк итәләр. Бу күренештән өлкәннәрнең күңеле тула.Марат сөлгене әбисенең иңенә сала.

Марат: Менә әбием, синең кадерле бүләгең үзеңә кайтты. Мин бүген күп нәрсәне аңладым: татар теленнән дә матур тел юк икән бит ул. Шәһәрдә кеше дә башка. Монда дусларым шундый акыллы, ярдәмчел. Мине гафу итегез сез. Бүтән алай кыланмам. Минем дә сезнең белән яшисем килә. Чын авыл егете буласым килә. Телефоннан да күңеллерәк мавыгулар барын яңа аңладым мин. Бабаем, әбием минем! Өйрәтегез миңа үз телегезне. Мин сезне бик-бик яратам. Минем тәптипсез шәһәр малае буласым килми. Әдәпле татар малае- чын татар баласы бит мин! Кочаклашалар. Музыка. Шау-шу дәвам итә. Әби белән бабай оныкны кочаклап калалар.

Пәрдә төшә.